«Җил-давыллы дәрьяларда…»
Җил-давыллы дәрьяларда
Бер ялгызың адашсаң,
Раслый күрмә күңелең шиген:
«Син ялгыз», – дип алдашса, –
Эзлиләр сине дусларың
Җилләр, давыллар аша.
Әсирлектә ялгыз калып,
Газапланган чагында
Әйтә күрмә: «Мин ялгыз», – дип,
Ватан синең яныңда.
Синең хакта якты җырлар
Туа туган ягыңда.
Туган илдә үлсәң әгәр,
«Мин ялгыз», – димә инде.
Туган илнең йомшак җиле
Көйләп йоклата сине;
Туган илнең йомшак җире
Кочып йоклата сине.
Ялгызлыктан суларсың ла,
Көярсең, янарсың ла,
Әгәр артык яфрак булсаң
Кешелек агачында,
Әгәр бер ялгызың калсаң
Кешеләр арасында.
«Төнге күктән атылып төште яшен…»
Төнге күктән атылып төште яшен,
Кылыч селтәп җәйге яңгырга.
Офыкларны иңләп тамырланды,
Теләп җиргә берегеп калырга.
Яндырды ул зифа наратларны,
Сылу каеннарны яндырды.
«Тик мин генә яшим, диде, җирдә,
Мин бит, диде, ялкын тамырлы».
Күк күкрәтеп көлде горур яшен,
Җир күкрәген телеп узганда.
Тик тапмады җирдә яшәр мәйдан,
Каберен генә тапты ул анда.
Илемә дә, утлы кылыч тотып,
Нинди генә яулар килмәде.
Бирсә бирде кабер ул аларга,
Яшәр өчен, мәйдан бирмәде.
БОЛАЙ ГЫНА КҮЗЛӘР ЙОМЫЛГАН
Карт шаһитлар булып,
Биштау белән Машук
Яшеренгәннәр әнә томанга.
…Бер ялгызы ташлык, сахра җирдә
Канга батып ята кем анда?
Нигә ялгыз,
Кайда туганнары,
Дус-ишләре аның кайда, сез?
Ник елыйсыз, җилләр?
Еламагыз,
Хәзер инде елау файдасыз.
Ярсып үпмә син дә аны, яңгыр;
Ах, ул сезгә сердәш иде шул…
Үлмәгәндер лә ул димсең яшен,
Йөзләрендә димсең якты нур.
Үлмәгән ул,
Әйе, үлмәгән ул, –
Үләме соң шундый олы җан?!
Үтерүчеләр үләр,
Ә ул… юк, юк!
Болай гына күзләр йомылган.
Хөрлек даулап типкән бунтарь йөрәк
Гүр йокысы белән йокламый.
Үлем нәрсә?!
Мең еллардан соң да
Үз баласын барыбер ил таный.
Таллар утыра оеп,
Күңелем шундый боек,
Моңсу гына гөрләп ага су.
Үзем таяк сырлыйм,
Бер үк җырны җырлыйм:
«Синнән башка көннәр ямансу…»
Тагын шау-гөр килеп,
Ак халатлар киеп,
Дус-ишләрең төште җәйләүгә.
Сыерларың сине
Юксынмыйлар инде,
Юксынмыйлар инде, Зөбәйдә.
Ә мин юксынам шул,
Кояш юк сыман ул,
Җуйсаң әгәр яшьлек дустыңны.
Аш түгел лә ашым,
Йөрим ялгыз башым,
Җаннарыма минем юк тынгы.
Моңсуланмыйм дисәм,
Нечкә таллар киссәм,
Күз алдымда гәүдәң сынлана.
Мин еламыйм, иркәм,
Яфракларга чиртәм,
Тик күзләрем генә дымлана.
«Мин саргаям, имеш, синең өчен…»
Мин саргаям, имеш, синең өчен
Елыйм, имеш, көн-төн, беткән көчем,
Коңгырт күзле кызый.
Гайбәтләргә берүк ышана күрмә,
Минем юлым илтә һаман үргә,
Коңгырт күзле кызый.
Һаман бунтарь әле минем йөрәк,
Аңа һаман биеклекләр кирәк,
Коңгырт күзле кызый.
Сөю көтми, сине көтми күңел,
Тик син булгач, үргә менү җиңел,
Коңгырт күзле кызый.
Син яшәгәч җирдә, тау күтәрәм,
Йолдыз ясыйм төнге яшеннәрдән,
Коңгырт күзле кызый.
Сөюем өчен сине өзелеп-өзелеп,
Бирдең, ахры, миңа үлемсезлек,
Коңгырт күзле кызый…
Нишләр идем эш булмаса –
Эч пошканда?
Салкын сүздән җаным туңса –
Эш коткара.
Рәнҗетелгәч бер хаксызга –
Йөрәк яна.
Әйләнми ул ләкин көлгә –
Эш коткара.
Гел сызласа күңелдәге
Әрсез яра,
Тешем кысып, эшкә ябышам,
Эш коткара.
«Аяк тавышы беткәч тирә-якта…»
Аяк тавышы беткәч тирә-якта,
Томан сарылып яткач кыяга,
Кара шәлен ябынып кача-поса,
Упкын читенә килде Хыянәт.
Карап торды озак аргы якка,
Тау сукмагы бушмы, янәсе;
Кичү уртасында каршы очрап,
Бер юньсезе китереп бирмәсме?..
Ах, чынлап та, анда бер карамчык…
Селкенеп тә куйды ул менә.
Тауда чагылып, шулай үз шәүләсе
Күренә иде Хыянәт күзенә.
Хыянәт, шүрләп: «Тугрылык бу, диде,
Шул рәхимсез килә каршыма!..»
Итәк-җиңен җыйнады да ашыгып
Качып китте таулар артына.
Куркам, дисең, синең күзләрдән,
Үзгәргән син, дисең, үзгәргән.
Күңелләрең мине ник сөйде? –
Миңа, дисең, фәкать унҗиде.
Урау юллар, еллар үтсәм дә,
Сине эзләп зарыгып бетсәм дә, –
Хисләремнең иң-иң сафларын
Унҗидедә килеш сакладым.
Читать дальше