Көмеш керфекләрен чылатып,
Чулпан йолдыз суда коена.
Берәү уза, гармун чыңлатып, –
Үзәк өзгеч матур моңнар
Төн куенына кереп сыена.
Тибрәндереп бөдрә башларын,
Шыбырдашып куя тирәкләр.
Таң сылуы асылташларын,
Җем-җем иткән йөзек кашларын
Җиргә тезә башлый, сирәкләп.
Шыксыз давыл, җил-яңгырлар аша:
«Сөям», – дидем сиңа.
Болыт ачылып, шулчак көзге күктән
Кояш көлде миңа.
Салкын бураннарда: «Сөям, дидем,
Сине генә һаман».
Зәңгәр күзле япь-яшь умырзая
Шытып чыкты кардан.
«Җаным, – дидем, язын мин чит кызга, –
Карашларың утлы…»
Ах,
Ник әйттем? –
Аяз көнне кинәт
Гүя яшен сукты…
Зур яфраклы кычытканнан курыкмагыз сез,
Әй малайлар.
Кычытканның энҗедәй вак яфраклысы –
Зәһәре бар.
Үзе назлы, үзе чибәр, үзе чагар,
Үзе көләр…
Гомерлек яр сайлаганда ялгышмагыз,
Әй егетләр.
Айның көзгеләре кителә,
Аксыллана офык чите дә.
Палубага сарыла җил, елап,
Ерак әле, ай-һай, җир ерак.
Кояш иренеп кенә су буйлый,
Исе китеп гүя, ул уйлый:
«Каян алган диңгез, тамаша,
Түше тулы тәңкә ләбаса».
Кыш гөлләре ак чәчәген койгач,
Диңгезгә дә күз сирпеде кояш.
Һаваларда болыт каурый-каурый,
Мамыкларын көмеш нурлар тарый.
Акчарлаклар төяп ага бозлар,
Салда гүя ак күлмәкле кызлар.
Бу киң сулар, зәңгәрләнеп иртән,
Җәй җилләрен зарыгып көтә микән?..
Корабка ул кургаш ташлы
Таулар белән китереп орды.
Ә рульдә бит аңа каршы
Тик бер кеше басып торды.
Караңгы төснең юк бер чиге,
Әй, күңелсез булыр иде,
Кара бәрхет палубага,
Әрле-бирле чаба-чаба,
Җил сибеп йөрмәсә әгәр
Энҗеләр, гәрәбәләр.
Кемдер суза озын моңлы көй,
Дулкыннарның агышы тын, салмак.
Көмеш нокта булып җемелди
Тик еракта ялгыз акчарлак.
Уйнап туйгач, ахрысы, таң
Яшерергә оныткан:
Колач җитмәс зур алтын шар
Йөзеп чыкты офыктан.
Төнге давылдан соң диңгез тынган,
Киң офыкта әллә зәңгәр томан,
Әллә болыт шунда, әллә яр?..
Кораб аткан уктай тиз бара,
Якынаймый ләкин һич ара.
ВӘЛИ БАТЫР
(Кичке мәктәп тормышыннан)
Дәрес бара. Күтәреләбез дәрәҗәгә…
Баксак: менгән өч хулиган тәрәзәгә.
Өлгергәнче укытучы рөхсәт биреп,
Чыгып китте шулчак Вәли, күкрәк киереп.
Һәм керде ул әйләнеп тә, өс-башы кар,
Әйтүенчә тегеләрне иткән тар-мар.
Икенче көн (эш юкмыни безнең ансыз?)
Тәрәзәдә янә теге өч имансыз.
Вәли тагын чыгып китте, геройланып.
«Егам, диеп, берәм-берәм салып-салып».
Хулиганнар килә тора шулай һәр көн.
Вәлиханны хөрмәт итә хәзер һәркем.
«Тирләп-пешеп чаба-чаба класс өчен,
Күпме, диләр, сарыф итте хәләл көчен».
Эшләр әйбәт бара инде…
Әмма ләкин
Күреп кайткан Вәлиханны шофёр Хәким:
Әлеге өч егет белән алпан-тилпән
Рестораннан җырлап чыгып бара икән.
Тыңлыйсызмы, ягез, кем анда?..
Еллык план өзелеп һаман да,
Цехларына яңа техника
Сугышып кына кергән заманда
Бер заводның башлы ирләре
(Тынгы белмәс инженерлары),
Бик тырышып ашыга-ашыга
Уйладылар яңа машина.
Бар көчләрен шуңа бирделәр,
Тау-тау сызым сызып өйделәр.
«Кешеләрнең, әйдә, хезмәтен
Җиңеләйтик тагы да!» – диделәр.
Көн арты көн үтте, җил кебек,
Эшләделәр бар да, җилкенеп.
Эшли торгач, апрель башына
Әзер булды яңа машина.
Детальләре – аяз көн кебек,
Буяу исе тора бөркелеп.
«Могҗиза бу!» –диеп, эшчеләр
Кул чаптылар дәррәү, гөр килеп…
…Сынауларны үтте машина,
Зур эш өмет итте машина,
Күзен текәп җитәкчеләргә,
Боерыкларын көтте машина.
Җитәкчеләр бер буш сәгатьтә
(Яз айлары үткәч, әлбәттә)
Тоттылар да җыелып тиз генә
Сөйләштеләр кызып (түз генә):
– Көнлек норма сау һәм сәламәт,
Эш хакыннан эшче канәгать;
Машинаны пока цехларга
Куймый торсак, нишләр, җәмәгать? –
Диде берсе, сүзне йомгаклап.
Бүтәннәре әйтте: – Әйбәт. Хак!
Шуннан атна-ун көн узмады
(Алар тагы эшне сузмады),
Бер, ике! Һәм безнең машина
Чыгып басты цехның каршына.
Кыш үткәрде шулай, аннан җәй,
Һай, иртә чал керде башына;
Йөзкәйләре сулды, агарды,
Эчләрендә гөмбә яралды.
Һәр әгъзасы тузып, таланып,
Төшәр чиккә җиткәч таралып,
Завхоз күрде аны берчакны
Һәм, «эх!» диеп, шунда бот чапты:
Металломга илтсәк, янәсе,
Чыгачак бит тимер тау чаклы!
Машинабыз чынлап беркөнне
(Жәлләмәсләр икән мескенне!) –
Бәйләп салгач, бармый ни чара –
Металломга китте бичара.
Ай-һай ерак китте машина, –
Кешеләрдән байтак тозлы тир,
Хезмәт таләп итте машина.
Кайнап торган домна мичендә
Машинабыз эреп тиз көндә,
Әле туган кебек анадан,
Металл булып чыкты яңадан.
Тап булды ул җитез улларга,
Уйнап кына йөрде кулларда.
Кулдан-кулга… аннан ул янә
Чыгып китте ерак юлларга.
Хәзер дә, ди, юлда ул үзе,
Кабатлый, ди, һаман бер сүзне:
«Кертмәсеннәр генә тәмугка,
Бирмәсеннәр теге заводка!»
Читать дальше