Кырган кебек җирдә олы эшләр,
Кеше сизә үзен хуҗадай…
Күпме аның җирдә өлеше бар,
Ул турыда, hичтә уйламай.
Тырышсада үзе оча алмый,
Ул балыктай суда йөзә алмый.
Артык теләк аны бозып куя,
Нәфесенә кеше түзә алмый.
Җирдә нигъмәт иксез-чиксез кебек,
Булдырам дип күпме алсаңда.
Туймас кебек, аңа җитмәс кебек,
Җир йөзендә үзе калсада.
Кеше өчен шундый язмышлардыр,
Бу дөньяда безне сынарга.
Вакыт бармы күпме җирдә яшәп,
Шөкер итеп дога кыларга…
Күп кешенең сөйгән шөгеле була,
Кәсеп түгел, күңел теләге.
Аннан башка яшәү яме җитми,
Булмасада яшәү терәге.
Хобби диләр бугай чит илләрдә,
Безнеңчә ул шөгел, мавыгу.
Бирелеп китеп оныту барысын,
Күңелләргә әйбәт дару ул.
Кем балыкка йөри онытылып,
Кем үстерә матур чәчәкләр.
Кайберәүләр бал кортлары кебек,
Балын эзли hәрбер чәчәктән.
Тәбигатьне кемдер якын итә,
Кемнәр җырлый, кемнәр җыр яза.
Теләкләрең булса күңелеңдә,
Мөмкинлекләр бар бит дөньяда.
Күрә белсәк якын тирә якны,
Күңел күзе булса көчлерәк.
Кабатланмас гомер берәү генә,
Матур яшәү өчен көч кирәк.
Күп бәйрәмнәр, берәү санын белми,
Көннәр калмый инде бәйрәмсез.
Чорлар үтә карантинда кебек,
Еллар үткән кебек җәйләрсез.
Нинди бәйрәм була ала икән,
Безгә бармы анда мәгәнә.
Биеп яшәп, яп ят бәйрәмнәрдә,
Үз бәйрәмен белми, тәгәнә…
Бәйрәм бит ул, көтеп алган шатлык,
Ул көннәрдә кәеф сафлана.
Вакыт үтә, бәйрәм ераклаша,
Ә күңелдә озак саклана.
Арзан бәйрәм, буш күңелләр өчен,
Бәйрәм ямен аңлый белмәгән.
Уйлап табып яңа бәйрәмнәрне,
Гомерендә бәйрәм күрмәгән.
Кошлар көне, ак аюлар көне,
Дуслар көне, дошман бәйрәме…
Күңелеңдә үз бәйрәмең бармы,
Шул турыда уйлыйк әйдәле…
Болыннары, чәчү басулары,
Тагын ниләр калган хәтердә.
Күңелләрдә ниләр уелып калып,
Күз алдында тора хәзердә.
Сакланганмы якты кичерешләр,
Онытканнарыда шактыйдыр.
Якты эзләр, әгәр калган булса,
Онытсамда, күңел саклыйдыр.
Китапларны ачып карап була,
Үткән язмыш күпкә катлаулы.
Безгә биргән, тормыш мизгелләрен,
Хәтер дәфтәрендә саклауны.
Язып бару барысын мөмкин түгел,
Истә кала якты юллары…
Уйлар белән ул юлларга кайтып,
Сизә алса күңел кыллары.
Тормыш яме төрле hәркем өчен,
Һәр күңелгә кирәк юаныч.
Үткәннәрне уйлап җылы тойсаң,
Шул буладыр, тормыш куаныч…
Рамаданда ике шатлык,
Уразада булганда.
Беренчесе Аллаh өчен,
hәм Ифтарлар булганга.
Ифтарларның мөhимлеге,
Китапларда җавабы.
Ифтарлар үткәрүчегә,
Уразадай савабы.
Уразаның ифтарлары,
Күңелләрне нечкәртә.
Тарвихлар бәйрәм төсле,
Ифтардан соң кичләрдә.
Ифтар әле вәгәздә ул,
Коран уку hәм дога.
Мәрхүм булган кaрдәшләрне,
Искә алуда була.
Изге айда, изге гaмәл,
Савапларга мөмкинлек.
Сафландыру күңелләрне
Җиңел генә мөмкин бит.
Билгесезлек бүген хөкүм сөрә,
Чирләр көтеп чирләп ятабыз.
Өйдән чыгар өчен рөхсәт кирәк,
Кемнәр ничек, гайбәт сатабыз.
Замананын яңа геройлары.
Яңа юллар әллә сызамы.
Акыл сатыр өчен халыкка,
Озын киңәшмәләр узамы.
Авызына карап яши яши,
Хөкүмәттән барсын көтәбез.
Коллык хисен якын итә итә,
Кешелектән чыгып бетәбез.
Башлылар күп, бөтен ил тулы,
Акыл бирүчеләр туктады.
Вакыт үткәч, белгеч күбәер,
Ә хәзергә бердә юк әле.
Алдан белүчеләр эндәшмиләр,
Шарлатаннар нидер уйлана.
Йокы түгел, җиhан үзгәрә,
Төшләр генә диеп уйлама.
Тыныч үткән олы давыл кебек,
Җир өстендә тормыш үзгәрә.
Сәбәпләре әле ачыкланыр,
Барып җитәр әле безгәдә.
Дөньялар киң, юллар такыр,
Бүген тормыш шулай бармыш.
Харам белән хәләл бергә,
Кичә айнык, бүген салмыш.
Телдә иман, күңелләр буш,
Ниятләр бар гaмәлләр юк…
Җиткән кебек барысыда,
Өсләр бөтен, тамаклар тук.
Элеккеләр онытыла…
Яңаларны таба алмыйбыз.
Урында да тора алмыйбыз,
Алгада без бара алмыйбыз.
Салкын хәзер карашларда,
Елмайганнар, җүләр кебек.
Бүген халык дөнья диеп,
Читать дальше