Тальян гармун моңнар таратыр,
Сабантуйлар чоры җиттеләр…
Сабантуйдан сабантуйга кәдәр,
Тагын көннәр үтеп киттеләр.
Еллар үтә сабантуйлар көтеп,
Бәйрәм көтеп, көтеп күрешү.
Сәләмләшеп, бергә җыелып,
Бер береңнең хәлен белешү.
Җыен иде, аның исемнәре,
Без үскәндә, йөгереп урамда.
Шулай бергә халык җыела ала,
Авылларда җыен булганда.
Кичектереп бераз кайтуларны,
Көтеп тора җыен чорларын.
Күз алдында тота өмет белән,
Ишетәсен тальян моңнарын.
Быел тагы шулай көтәбездә,
Булыр микән диеп җыеннар.
Сабантуйлар булмый кала алмый,
Халык яши, халык җыелган!
Бер анадан туган, малай, кызлар,
Газиз балалары ананың.
Бертуганнар яши алган өчен,
Зур хөрмәткә хакы бар аның.
Апамы ул, абый, энеме,
Сеңлесеме – барысы туганнар.
Җан җылысы барсы бер кешенең,
Бер карында алар булганнар.
Җан иңдергән ходай бер урында,
Бер үк булган ана җылысы.
Ана өчен барысы тигез була,
Кечкенәсе, урта, зурысы…
Кабатланган бишек җырларыда,
Берсе артыннан берсе үскәннәр.
Бер өстәлдә утырып тезелешеп,
Җыелышып чәйләр эчкәннәр.
Иң зур бәхет шуны тоеп яшәү,
Тормышыңда булу туганың.
Истә тотып туган булуларны,
Хәлләреңне белә торганың.
Юллар, юллар hаман чакыралар,
Ул юлладан ничек туясың.
Озын микән үткән юллар диеп,
Кайвакытта уйлап куясың…
Артта калды, үргә менгән чаклар,
Югарыда күреп өметләр.
Агай булып таудан төшеп килә,
Үргә менеп киткән егетләр…
Яшәр өчен түгел гомер тавы,
Күрер өчен генә биектән.
Томыш юлы җир өстеннән үтә,
Бар яшәеш җиргә береккән.
Ярты юлда туктап калмый гына,
Ярыйда ул әле баралсаң.
Адашмыйча, каты давылында,
Егылмыйча әгәр калалсаң.
Кешедә бит, бары җан иясе,
Җир йөзендә килә яшәсе.
Кычкырасы килә кайвакытта,
«Без кеше бит» диеп дәшәсе…
Бер мәлне үзгәрде барысы,
Яктылык кимеде шикелле…
Бер илдән бер илгә вируслар,
Чикерткә шикелле сикерде.
Даруын табалмый, давалый табиблар,
Югалып калгандай бар халык.
Сугыш юк, ачлык юк шикелле,
Тукталып калгандай бик арып.
Озакка җитәрме бу хәләт…
Без шулай күпмеләр яшәрбез.
Билгесез иртәгә – буласы…
Ярдәмгә Аллаhка дәшәбез.
Ул гына белүче алда ни буласын,
Әфәтнең бетәсе көннәрен…
Самолет- танклар файдасыз,
Шаhидтер белгәнең, күргәнең.
Тынгандай бар дөнья, бөтен җир,
Тукталган шикелле хәрәкәт…
Ни булып бетәсен белмәгәч,
Яшәүдә беткәндәй бәрәкәт.
Бер сынау мизгеле бары тик,
Ә күпме халыкка кагыла.
Кайлардан көтәргә ярдәмне…
Битараф Аллаhның барына.
Вируслар күренми, беленми,
Кешенең йөзендә, кулында.
Галимнәр бер нидә белмәгән,
Бүгенгә ул вирус турында…
Дәлиллек барыбыз өчендә,
Галәмнең хуҗасы бер генә.
Сәбәпче булырмы аңларга,
Җаваплар бирәсе көн генә.
Онытма язларның килүен,
Урамда кояшның көлүен…
Арыныйк күңелсез хисләрдән,
Онытып вируслар йөрүен.
Вируслар китәрләр, бетәрләр,
Бездәге курыкуны көчәйтеп.
Аңларбыз без кайбер әйберне,
Ишетми йөргәнне ничә әйтеп.
Кешенең дөньяда урыны,
Билгеле – язылып куелган…
Күрәсе булганны күрәсең,
Үзгәрми ул синең, уеңнан.
Гaрәсәт, давыллар булалар..
Кай вакыт кагыла күпләргә.
Вакытлар аңлата, күрсәтә…
Кем хуҗа гaләмдә, күкләрдә.
Кемдер сүгә көндә хөкүмәтне,
Кем гаепле саный дәүләтен…
Үзе hаман кыргыйлана бара,
Каплап тормый хәттә гәүрәтен.
Күренмәгән вирус килеп кинәт,
Андыйларны бераз «юата».
Кая керер урын тапмаганда,
Коры җирен кинәт чылата.
Бәргәләнә бераз кеше күңеле,
Ярдәм белми каян көтәргә.
Билгесезлек юлда олы киртә…
Ничек аны урап үтәргә.
Гaдәтләнгән тормыш туктагандай,
Кемгә тыныч кемгә куркыныч…
Уйлаганда, бараз аңлыйсыңда,
Түләнмәгән кебек зур бурыч.
Калган эшкә, инде карлар яуган,
Бүгенгесен кирәк уйларга…
Тормыш көзе ишек каккан чакта,
Өмет итеп йөрмә туйларга.
Бурычларың сине озатмасын,
Олы юлга чыгып киткәндә.
Каршыласын иде матур җәйләр,
Язлар үтеп җирләр кипкәндә.
Читать дальше