Таңнар атмаулары мөмкин икән,
Озак итмә йоклап ятуны…
Ышанычың булсын Раббыңа,
Каршыларга таңнар атуны…
Без бәйрәмнәр сөябез шул,
Яратабыз маскарад…
Күрмәгәннең күрәсе килә,
Барда йөри маскадан.
Җәвидләр hәм яшкалар.
Телләр елы, туган телләр,
Шулай атала бу ел…
Бетә башлауга охшаган,
Башкача аңлау кыен.
Үткән ел булган уен.
Маскарадка охшаган шул,
Тел турында бәйрәмнәр.
Туган телдәге язулар.
«Бердәм» телгә әйләнгән.
Кушылган… өйрәнгәннәр.
Туган телне онытмагыз,
Бар бит сезнең мәчетләр.
Дәүләткә файда юк ди,
(Мәктәп ясыйк мәчеттән.)
Белем дигән, кәсептән.
Мондый хәлләр булды инде,
Вакытлар күп үтмәде…
Ахыры сабак булмады.
Тарихларның үткәне.
Башка сугып киткәне.
Әрвахларны кайчак без үз ара,
Очрашканда сөйләп алабыз.
Елына бер җыелып дога кылу,
Ул гадәтне онытып барабыз…
Сагынып искә алулар, ул була,
Сагынулар бит дога түгелләр…
Алар бездән дога көтәр дигән,
Тынычланыр өчен күңелләр…
Елга бер кат, бары бер кат кына,
Авыр мени искә алулар…
Ерак түгел җирдә… берәүгә дә,
Шундый вакытларда калулар.
Кая китә хөрмәт, әдәп хисе,
Туганлыкның кая хисләре…
Кылган зшләр кая, алар өчен,
Иман дигән әйбер ни эшләде…
Яшибезме ике дөнья өчен,
Бу дөньяда әллә калмакчы…
Кадерләми җирдә язмышларны,
Исраф итеп аны бармакчы…
Вакыт тапмый якын әрвахларга,
Ничек инде алай була ала…
Безнең өчен, җиткәч вакытлары,
Догаларны кемнәр кыла ала.
Мәчет төзеп авыл уртасына,
Нинди ният, шулай үтәлде.
Үстерергә теләк түгел икән,
Нигә ясау кирәк, түтәлне…
Манаралы мәчет бизәк түгел,
Намазлары тиеш бит инде…
Тора мәчет авыл уртасында,
Иман юкка hәйкәл шикелле.
Кемнәр өчен икән ул төзелгән,
Гыйбәдәткә кемнәр омтылган.
Төзегәндә әллә иман килеп…
Бик тиз генә кинәт онтылган.
Коры теләк азык була алмый,
Язын чәчеп, көзен урмасаң…
Белгән сүзләр, иман түгел әле,
Гамәлләрен әгәр кылмасаң.
Җиңел юллар була иман юлы,
Аллаhыдан тойсаң ярдәмне…
Күрә алсаң, үзе бәхетеңне,
Барыр юлларыңа җәйгәнне.
Адашулар, ялгышулар булла,
Тарткан чакта тормыш арбасын.
Ләкин язмыш, азагына кадәр,
Саташуда гына калмасын…
Кабатлама иске ялгышларны,
Алда булыр әле җитәрлек.
Ялгышларга вакыт исраф булып,
Калмаслар бит гомер итәрлек.
Гомер бит ул бары алга бара,
Тукталулар артка калудыр…
Иң дөресе артка калмый гына,
Вакыт белән бергә барудыр.
Кичәге көн бүген ярдәм итә,
Сабаклары булса алырга.
Артка калмыйк тормыш агымыннан,
Агымында кирәк агырга.
Үзгәрәдәй вакыт агымнары,
Әллә шулай гына тоела…
Тотып булмый, тоеп кына була,
Бергә юлда… гомер буена…
Нинди сүз ул, ни аңлата…
Ничек була ул гыйбәдәт.
Гамәлләре кылыр өчен,
Ниләр микән соң гыйбәрәт…
Гыйбәдәттер – савап эшләр,
Тик иманлы булганнарга…
Ярдәм итә белә алу,
Үзеңә аз булганда да…
Гыйбәдәтнең иң олысы,
Шөкер итү Раббыңа…
Бөтен кирәк булганнарны,
Аннан гына сорап була…
Гыйбәдәт ул, тәнең белән,
Вакытың hәм җаның белән…
Ихлас итеп бүлешүең,
Хәләл булган малың белән.
Аңлый алып бар булганы,
Раббыңнан икәнлеген…
Белә алып син чамасын,
Үзең өчен җитәрлеген…
Ул коткара исрафлардан,
Бушка киткән көчләреңнән.
Булыр… калыр бәрәкәте,
Синең кылган эшләреңнән.
Ниләр бирә ислам дине,
Дин тотудан кемгә файда…
Иманлы булып яшәүнең,
Асыллары нинди, кайда.
Ислам сүзе – буйсынучы…
Бер генә зат – Аллаhыга.
Ихлас булып ышануың…
Ярдәменнән калмасыңа.
Камиллекнең чиге кебек,
Нигезләре – биш баганa.
Иман өчен юллар ачык,
Теләгәннәр бара ала…
Намаз уку, ышануга…
Гыйбәдәттә була белү.
Зәкәт биреп, ураза тотып,
Изге җирне барып күрү…
Тәртипләрен аның белү
Хәләл, харам сүзен аңлау.
Әдәп асылын үзләштереп,
Кыек юлдан hичтә бармау.
Читать дальше