а) борынгы рун язмаларында озын сузыклар махсус график билге белән бирелгән, ә шул ук позициядә кыска сузыклар аерым хәреф белән күрсәтелмәгән;
ә) гарәп язулы истәлекләрдә аерым сүзләрдә озын сузыклар икешәр хәреф белән күрсәтелү очраклары бар: تاا ат (исем); چاا ач (голодный) һ. б.
А. Рона-Таш, мәсәлән, М. Кашгари сүзлегендә озын сузыкларның махсус хәреф белән, ә кыска сузыкларның фәтхә яки кәсрә билгесе белән бирелүен искәртә [22] Рона-Таш А. Лекции по исторической фонетике тюркских языков (рукопись). – Сегед, 1980.
.
Татар телендә борынгы озын сузыклар бернинди эз калдырмыйча юкка чыкканнар. Шулай да, алда күрсәтелгәнчә, озын сузыкларның кайбер эзләрен аерым омоним сүзләрдә күрергә мөмкин: *а: t исем, at ат, *o: t ут, ot ут (үлән) һ. б.
Шул рәвешле, галимнәр беренчел озын сузыкларның төрки нигез телгә үк хас бик борынгы күренеш булуын һәм хәзерге көндә аларның күбрәк угыз төркеме телләрендә сакланып калуын билгелиләр. Аерым төрки телләрдә озын сузыкларның сакланмавын аңлатканда, беренчел озынлыкның борынгы нигез телдә үк региональ, ягъни диалекталь күренеш булу мөмкинлеген дә инкяр итмиләр.
Беренчел озын сузыклардан тыш, хәзерге аерым төрки телләрдә икенчел озын сузыклар да барлыкка килгән. Алтай, тува, якут, кыргыз, хакас телләрендәге бу үзенчәлек комбинатор сәбәпләргә бәйле, ягъни алар, кагыйдә буларак, сузык-тартык авазларның үзара берегүе нәтиҗәсендә ясалганнар. Мәсәлән, тува телендә *büjük > bü:k бөек, *čаğуr > čа: r чагыр, *oğul > о: l ул (сын) һ. б.
Сузык авазлар, билгеле булганча, үзләренең сыйфаты, ягъни әйтелеш үзенчәлеге буенча, озынлык-кыскалыктан тыш, рәт, күтәрелеш, иренләшү-иренләшмәү кебек дифференциаль билгеләр буенча характерланалар. Төрки нигез телдәге сузыкларның әйтелеше бу җәһәттән түбәндәгечә:
*а – арткы рәт, түбән күтәрелешле (киң әйтелешле), иренләшмәгән аваз, ул, хәзерге татар теле белән чагыштырганда, иренләшү төсмереннән тыш, ачык әйтелгән. Күпчелек төрки телләрдә бу аваз шул хәлендә сакланган;
*ä – алгы рәт, түбән күтәрелешле (киң әйтелешле) аваз, хәзерге вакытта азәрбайҗан, татар, уйгур һәм өлешчә төрекмән һәм татар телләрендә сакланган;
*ē; Э. В. Севортян киң әйтелешле ē авазын * ä авазына мөнәсәбәттә беренчел дип саный, хәзерге төрки телләрнең күбесендә ä авазы урынында кулланыла;
*u (у) – арткы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән, күпчелек төрки телләрдә үзгәрешсез;
* ü (ү) – алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән, күпчелек төрки телләрдә үзгәрешсез саклана;
*о – арткы рәт, түбән күтәрелешле (киң әйтелешле), иренләшкән сузык аваз, төрки телләрдә үзгәрешсез саклана, Идел буендагы төрки телләрдә үзгәреш кичергән [23] Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л. : Наука, 1970. – С. 143–158.
;
*ö – алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшкән сузык аваз (күпчелек), төрки телләрдә үзгәрешсез саклана;
*i – алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшмәгән, үзгәрешсез саклана, Идел буендагы төрки телләрдә үзгәреш кичергән;
*у (ы) – арткы рәт, югары күтәрелешле, иренләшмәгән, әйтелеше буенча рус телендәге авазына охшаш, күпчелек төрки телләрдә үзгәрешсез саклана, татар, башкорт телләрендә сыйфат үзгәреше кичергән.
Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше
Татар телендәге сузык авазлар, ягъни вокализм системасы, саны, составы ягыннан борынгы нигез телгә барып тоташа һәм аның үзенчәлекле дәвамы булып тора. Хәзерге татар телендәге сузык авазлар төп дифференциаль билгеләре буенча да нигез телгә якын торалар, ягъни алар шулай ук рәт, күтәрелеш, иренләшү-иренләшмәү белән характерланалар. Татар телендә сузык авазларның дүртенче билгесе – озынлык, кыскалык – соңрак, авазларның тарихи яктан системалы үзгәрешенә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Шул ук вакытта татар телендәге сузыклар үзләренең әйтелеш үзенчәлекләре һәм яңгырашы (ягъни сыйфаты) буенча төрки нигез телдәге сузыклардан гына түгел, хәзерге күпчелек төрки телләрдән дә шактый аерылып торалар. Бу күренеш фәндә Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше дип атала.
Төрки телләрдә авазларның тарихи үзгәрешләре чагыштырмалы грамматика буенча соңгы елларда чыккан тикшеренүләрдән, җентекле итеп, А. М. Щербак хезмәтләрендә яктыртыла [24] Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 143–158.
.
Сузыклар тарихын тикшергәндә, кагыйдә буларак, бер иҗекле тамыр сүзләр яки күп иҗекле сүзләрнең беренче иҗеге китерелә. Моның сәбәбе: төрки телләр кебек агглютинатив телләрдә сүзнең икенче, өченче иҗегендәге авазларның үзгәреше сингармонизм законына яисә башка төрле ассимилятив үзгәрешләргә бәйле булуы исәпкә алына.
Читать дальше