Фагима Хисамова - Татар теленең тарихи грамматикасы - Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология

Здесь есть возможность читать онлайн «Фагима Хисамова - Татар теленең тарихи грамматикасы - Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казань, Год выпуска: 2017, ISBN: 2017, Жанр: Языкознание, Прочая научная литература, Детская образовательная литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Монография озак еллар дәвамында Казан дәүләт университеты студентларына татар теленең тарихи грамматикасын укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп язылды. Анда фонетика һәм морфология өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр эзлекле яктыртылды, алар башка төрки телләргә, татар теленең диалект һәм сөйләшләренә таянып аңлатылды.
Монография написана на основе многолетнего опыта преподавания исторической грамматики татарского языка студентам Казанского государственного университета. В ней последовательно освещались исторические изменения в области фонетики и морфологии, объяснялись на основе других тюркских языков, диалектов и говоров татарского языка.

Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Фагима Хисамова

Татар теленең тарихи грамматикасы: Фонетика. Морфология

Уку-укыту басмасы

Хисамова Фәһимә Миргали кызы

Фәнни мөхәррире филология фәннәре докторы Ф. Ш. Нуриева

Татарстан китап нәшрияты 2017 Хисамова Ф М 2017 Фән буларак татар - фото 1

© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Хисамова Ф. М., 2017

Фән буларак татар теленең тарихи грамматикасы

Тел тарихы һәм аны өйрәнүнең төп юнәлешләре

Лингвистикада, хәзерге телләрнең төзелешен һәрьяклап тикшерү белән бергә (хәзерге әдәби тел), тел тарихын өйрәнү дә әһәмиятле фәнни юнәлешләрнең берсен тәшкил итә. Тел тарихын өйрәнүнең хәзерге фәндә ачык билгеләнгән ике юнәлеше бар: тарихи грамматика һәм әдәби тел тарихы. Бу ике тармак өйрәнүнең максаты, ысуллары һәм өйрәнү өчен нигез булган төп чыганаклар буенча да бер-берсеннән шактый нык аерылып тора.

Тарихи грамматика татар гомумхалык теленең тарихын төзелеше буенча, ягъни структур яктан өйрәнә. Икенче төрле әйтсәк, тарихи грамматикада гомумхалык теленең фонетик, лексик һәм грамматик төзелеше тарихи яссылыкта өйрәнелә.

Мәгълүм булганча, татар теле үзенең тамырлары белән бик ерак чорларга, борынгы төрки нигез телгә барып тоташа, телебезнең тарихи грамматикасын өйрәнү дә гомуми рәвештә төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасын өйрәнү кысаларында алып барыла һәм күпмедер дәрәҗәдә аның состав өлешен тәшкил итә.

Тел белеменең «Әдәби тел тарихы» тармагы исә, борынгыдан килгән һәртөрле язма истәлекләргә нигезләнеп, теге яки бу телдә, яисә телләр төркемендә әдәби телләр формалашу тарихын, әдәби телнең чорларга бүленешен, кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнә. Тел тарихы бу очракта тарихи-иҗтимагый вазгыятькә бәйле рәвештә, ягъни функциональ юнәлештә тикшерелә.

Максаты, юнәлешләре төрле булуга карамастан, тарихи грамматика һәм әдәби тел тарихы бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора. Гасырлар дәвамында тудырылган күп санлы һәм кыйммәтле төрки-татар язма ядкярләрне өйрәнү, мәсәлән, билгеле булганча, әдәби мирас һәм әдәби тел тарихы юнәлешендә алып барыла. Шул ук вакытта төрле чорларга караган язма истәлекләр телендә теркәлеп калган борынгылык күренешләре төрки телләрнең тарихи грамматикасын өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак хезмәтен үти.

Татар филологиясе бүлекләрендә укытыла торган «Иске татар әдәби теле» курсы да татар теле тарихын өйрәнүнең бер состав өлешен, элгәресен тәшкил итә.

Татар теленең тарихи грамматикасы, аның состав өлешләре, өйрәнү өчен төп чыганаклар

Алда әйтелгәнчә, тарихи грамматика – гомумхалык теленең тарихи үсеш-үзгәрешен өйрәнә торган фән тармагы. Ул тарихи фонетика, тарихи морфология, тарихи синтаксис, тарихи лексикология бүлекләрен берләштерә һәм телнең фонетик, грамматик төзелешендә, лексик составында күп гасырлар дәвамында барлыкка килгән үзгәрешләрне өйрәнә.

Мәгълүм булганча, тел төзелешенең төрле тармакларында тарихи үзгәрешләр бердәй дәрәҗәдә булмый. Аның иң хәрәкәтчән өлеше – лексикасы, лексик составы. Татар телен алсак, узган гасыр дәвамында иҗтимагый вазгыятькә бәйле рәвештә телнең лексик составында барган үзгәрешләр генә дә моның ачык мисалы булып тора.

Телнең авазлар составы һәм грамматик төзелеше чагыштырмача тотрыклы булып санала, алар тарихи үзгәрешләргә авыррак бирелә, әмма аларда да төрле дәрәҗәдәге тарихи үзгәрешләр барлыкка килә. Идел буендагы төрки телләрдә, ягъни татар, башкорт, чуаш телләрендә, сузык авазларның системалы үзгәреше, сузыклар күчеше, мәсәлән, төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи фонетикасын өйрәнүдә үзәк мәсьәләләрнең берсен тәшкил итә.

Тарихи грамматиканы өйрәнү өчен төп чыганаклар:

1) хәзерге татар әдәби теле, диалектлар һәм сөйләшләр;

2) кардәш төрки телләр;

3) борынгы язма истәлекләр;

4) тарихи рәвештә бер төбәктә яшәгән кардәш булмаган халыкларның телләре;

5) ономастика материаллары, археологик чыганаклар һ.  б.

1. Аерым телнең тарихи грамматикасын өйрәнү иң беренче чиратта хәзерге әдәби телгә һәм аның диалектларына нигезләнә. Төрле тел берәмлекләренең тарихи үзгәрешләре, гадәттә, аның борынгы нигез телдәге төрдәшенә – архетипка мөнәсәбәттә ачыклана.

Тарихи грамматиканы өйрәнү өчен, телебезнең диалектлары һәм күп санлы сөйләшләре гаять кыйммәтле чыганак вазифасын үти. Диалект һәм сөйләшләрдә, билгеле булганча, борынгылык күренешләре күбрәк һәм тотрыклырак саклана.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология»

Обсуждение, отзывы о книге «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x