Билгеле булганча, төрки телләр классификациясендә борынгылыкны күбрәк саклаган һәм тарихи үзгәрешкә ныграк дучар булган «яңа» телләр аерып карала.
3. Чагыштырмалы-тарихи ысул тел төзелешенең төрле ярусларында тарихи үзгәрешләрнең бердәй булмавына, шулай ук тел төзелешенең тулаем һәм берьюлы үзгәрмәвенә нигезләнә. Бу исә телнең, коммуникатив чара буларак, үзенең бөтенлеген саклау закончалыгы белән аңлатыла. Һәр аерым телнең үз эчендә дә төрле дәрәҗәдәге үзгәрешләр булырга мөмкин. Гадәттә, тарихи үзгәреш кичергән берәмлекләр һәм бик борынгы күренешләр телдә берлектә яши. Максат – борынгылык күренешләрен билгеләү һәм тарихи үзгәрешләрне төрки нигез телгә мөнәсәбәттә ачыклау.
4. Бу ысул шулай ук аерым төркемгә караган телләрдәге структур үзенчәлекләрнең башка телләр өчен дә уртак булуы мөмкинлегенә нигезләнә (типология).
5. Чагыштырмалы-тарихи ысул, телләрнең кардәшлеген билгеләгәндә һәм кардәш телләрне чагыштырып өйрәнгәндә, иң беренче чиратта даими аваз тәңгәллекләренә нигезләнә. Чагыштырыла торган берничә телдә сүзнең төрле позицияләрендә даими рәвештә бер аваз икенче аваз белән алышынса, бу күренеш ул телләрнең генетик яктан кардәш булулары турында сөйли. Тарихи аваз тәңгәллекләренең даими һәм закончалыклы булуы – бер сүздә барлыкка килгән аваз үзгәрешенең сүзнең шул ук позициясендә (сүз башы, сүз ахыры һ. б.) телдәге барлык сүзләрдә дә чагылыш табуы дигән сүз. Әгәр нинди дә булса аерым сүздә ул закончалык бозыла икән, ул сүз алынма яки аның үзенчәлекле яңгырашы башка сәбәпләргә бәйле булырга мөмкин.
Кыпчак һәм угыз төркеменә кергән төрки телләр өчен, мәсәлән, сүз башында т~д, к~г даими аваз тәңгәллеге хас.
Татар телендәге һәм аның аерым сөйләшләрендәге т~д, к~г чиратлашуын да (тары – дары, кәрәз – гәрәз, дулкын – тулкын) тикшеренүчеләр угыз телләре үзенчәлегенең татар телендә чагылышы дип билгелиләр.
Гадәти төрки телләр (шул исәптән татар теле) һәм чуаш теле өчен, мәсәлән, шундый ук закончалыклы фонетик күренеш – р~з, л~ш тәңгәллеге хас.
Телләр кардәшлеген нигезләүдә аваз тәңгәллекләренә өстенлек бирү нәрсә белән аңлатыла соң? Телдәге тарихи үзгәрешләр, билгеле, тел төзелешенең төрле берәмлекләрендә (тамыр, кушымча, сүзформа) чагылыш таба. Әмма кардәш телләрдә бу үзгәрешләр күпчелек очракта шул ук аваз тәңгәллекләренә яки авазларның төрлечә дәрәҗәдәге ассимилятив үзгәрешләренә кайтып кала. Мәсәлән, хәзерге татар телендәге тугыз саны (лексемасы) башка төрки телләрдә, асылда, фонетик яктан гына төрлечә яңгыраш ала: toğuz (рун), toğuz (казах), doğğuz (азәрбайҗан), tăхăr (чуаш), tuğyz (татар) һ. б.
Чагыштырмалы-тарихи ысулның хәзерге телдә кулланыла торган төп алымнарыннан берсе – реконструкция алымы. Ул бер уртак нигез телдән үсеп чыккан телләрнең иң борынгы чыганагын, ягъни нигез телнең төп структур элементларын ачыклауны максат итеп куя. Билгеле булганча, тарихи рәвештә язу белән теркәлмәгән бик борынгы нигез телне җанлы хәлендә реконструкцияләү мөмкин түгел. Бу очракта кардәш телләрне үзара чагыштыру юлы белән борынгы телнең аерым структур үзенчәлекләрен, мәсәлән, сузык һәм тартык авазларның санын, составын; грамматик үзенчәлекләрдән исә сүз төркемнәрен, аерым грамматик категорияләрне, мәсәлән, исемдә – килеш, фигыльдә заман формаларын һ. б. ны ачыклау күздә тотыла.
Хәзерге фәндә нигез тел ул борынгыда ук якын кардәш телләр җыелмасы булган дигән караш өстенлек итә. Төрки телләргә карата да галимнәр шул ук фикердә торалар. Ягъни иң борынгы нигез тел, прототөрки тел үзе дә аерым бер үзгәрмәс бербөтен күренеш түгел, ә төрле диалекталь төркемнәр җыелмасыннан торган дигән карашка өстенлек бирелә. Шуңа бәйле рәвештә, хәзерге төрки телләрдәге кайбер аермалыклар, мәсәлән, сүз башында б~м тәңгәллеге (бән~м ě н~мин), шулай ук ә~и күчеше борынгы диалекталь үзенчәлекләрнең саклануы булырга мөмкин икәнлеге дә инкяр ителми.
Борынгы формаларны чагыштыру юлы белән ачыклау өчен, тышкы һәм эчке реконструкция алымы кулланыла.
Тышкы реконструкция алымында үзара якын һәм чагыштырмача ерак кардәшлектә торган тел күренешләрен чагыштыру билгеле бер эзлеклелектә алып барыла. Әйтик, аерым татар теле тарихын өйрәнүгә мөнәсәбәтле рәвештә телләрне чагыштыру түбәндәге тәртиптә алып барылырга тиеш булыр иде:
Читать дальше