Фагима Хисамова - Татар теленең тарихи грамматикасы - Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология

Здесь есть возможность читать онлайн «Фагима Хисамова - Татар теленең тарихи грамматикасы - Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казань, Год выпуска: 2017, ISBN: 2017, Жанр: Языкознание, Прочая научная литература, Детская образовательная литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Монография озак еллар дәвамында Казан дәүләт университеты студентларына татар теленең тарихи грамматикасын укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп язылды. Анда фонетика һәм морфология өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр эзлекле яктыртылды, алар башка төрки телләргә, татар теленең диалект һәм сөйләшләренә таянып аңлатылды.
Монография написана на основе многолетнего опыта преподавания исторической грамматики татарского языка студентам Казанского государственного университета. В ней последовательно освещались исторические изменения в области фонетики и морфологии, объяснялись на основе других тюркских языков, диалектов и говоров татарского языка.

Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Татар теленең тарихи грамматикасын өйрәнүгә нигез салган икенче бер әһәмиятле хезмәт – В. А. Богородицкийның «Введение в татарское языкознание» дигән хезмәте [4] Богородицкий В. А. Введение в татарское языкознание. – Казань: Татгосиздат, 1953. .

В. А. Богородицкий – Казан лингвистика мәктәбенең күренекле вәкиле, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Казан дәүләт университеты профессоры, русист галим. Аның татар телен өйрәнүгә багышланган әлеге хезмәте XX гасырның 30 нчы елларында ук дөнья күрә. Әмма хәзерге фәнни җәмәгатьчелеккә аның күбрәк икенче, 1953 елда кирилл әлифбасында басылган нөсхәсе билгеле. Бу басманың редакторы – зур тюрколог галим Н. К. Дмитриев. Редактор үзенең кереш мәкаләсендә В. А. Богородицкий хезмәтенә югары бәя бирә, ул аны төрки телләрне өйрәнүдә башлап чагыштырмалы-тарихи ысулны уңышлы кулланган галим буларак билгели. Тарихи грамматиканы өйрәнү җәһәтеннән бу хезмәттә «Фонетика» бүлеге аеруча әһәмиятле. Татар теленең вокализмын (сузыкларны) һәм консонантизмын (тартыклар системасын) чагыштырмалы ысул белән тикшерүгә багышланган бу бүлектә авазлар башта сыйфатлары, ягъни ясалыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре буенча рус теле авазлары белән чагыштырыла, һәр ике телдәге авазларның типологик юнәлештә уртак һәм үзенчәлекле яклары ачыклана. Галим, мәсәлән, рус һәм татар телендә бары тик ике сузык аваз у һәм и авазларының гына төп билгеләр буенча охшаш булуларын, шулай ук татар телендә а сузыгының, иренләшү төсмереннән тыш, арттарак ясалуын («…имеет более глубокую артикуляцию»), о, ө авазларының бик кыска әйтелешен һәм күтәрелеш буенча рус телендәге ō авазыннан таррак булуын һ.  б. ны билгели. Шунысы әһәмиятле: галим бу нәтиҗәләрен эксперименталь фонетика ысуллары белән дә дәлилли. В. А. Богородицкий хезмәтенең икенче өлеше исә турыдан-туры татар теле авазларын тарихи яссылыкта өйрәнүгә багышланган. Бу юнәлештә татар теле авазлары төрки телләр – төрек, алтай, казах телләре һәм шулай ук чуаш, монгол телләре белән чагыштырыла. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: В. А. Богородицкийның бу хезмәте, татар теленең тарихи грамматикасы буенча беренче гаять җитди хезмәт булу белән бергә, гомумән, төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасын өйрәнүгә дә зур өлеш кертә, анда, мәсәлән, төрки телләрнең тартыклар һәм сузыклар системасын чагыштырып өйрәнү, Идел буендагы сузыклар күчеше, төрки телләрдәге монгол телләре белән фонетик уртаклыклар һ.  б. мәсьәләләр фәнни югарылыкта анализлана [5] В. А. Богородицкий хезмәтендә татар авазлары тарихына караган мөһим фикерләр алдагы бүлекләрдә тәфсиллерәк шәрехләнәчәк. .

Татар теле белемендә XX гасырның 50 нче елларында шулай ук тарихи фонетика мәсьәләләренә багышланган махсус тикшеренүләрдән тел галиме Л.  И.  Яфаров хезмәтләрен билгеләп үтәргә кирәк [6] Яфаров Л. И. Некоторые тенденции в фонетике татарского языка: Автореф. дисс… канд. филол. наук. – Казань, 1955. .

Узган гасырның 70 нче елларыннан башлап университетта татар теленең тарихи грамматикасы, гомуми тел тарихы фәненнән аерылып, «Татар теленең тарихи грамматикасы» һәм «Татар әдәби теле тарихы» буларак укытыла башлады. Шул уңайдан һәр ике фән буенча уку-укыту программалары, методик әсбаплар төзелде. Мәсәлән, 1975 елда А.  Х.  Нуриеваның «Татар теле тарихыннан материаллар» дигән дәреслек-кулланмасы [7] Нуриева А. Х. Татар теле тарихыннан материаллар. – Казан: КДУ нәшр., 1975. һәм күнегүләр җыентыгы басылып чыкты.

Тел тарихын өйрәнү, гомумән, шул телнең хуҗасы булган халык тарихын өйрәнү өчен дә, әһәмиятле алшарт булып тора. Татар халкы, аның этногенезы, «болгар» мәсьәләсенә бәйле рәвештә, күренекле галим, тел тарихчысы Р.  Г.  Әхмәтьяновның татар һәм чуаш телләрен чагыштырып өйрәнүгә багышланган монографик хезмәтләре чыгу тарихи грамматиканы өйрәнүгә җитди этәргеч булды [8] Ахметьянов Р. Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. – М.: Наука, 1978. . Бу уңайдан шулай ук галимнең әле соңгы елларда чыккан этимологик сүзлеген [9] Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. 4 томда. 1  т. (А – Й). – Бирск, 2005. һәм татар терминологиясе тарихына багышланган хезмәтен [10] Әхмәтьянов Р. Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. дә искә алырга кирәк.

2. Төрки телләрнең тарихын, шул исәптән чагыштырмалы -тарихи грамматикасын өйрәнү, алдагы бүлекләрдә әйтелгәнчә, XIX йөз урталарыннан ук башлана. Бу өлкәдәге беренче җитди тикшеренүләр чит ил тюркологлары О.  Н.  Бётлингк, В.  Л.  Томсен һәм Россия галиме В.  В.  Радлов исемнәре белән бәйле. Соңгырак чорда исә төрки телләрне чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнүгә В.  Грёнбек, В.  Банг, Х.  Педерсен, Ф.  Е.  Корш, К.  Фой, П.  М.  Мелиоранский, Г.  Й.  Рамстедт, Ю.  Немет, А.  М.  О.  Рясянен, К.  Г.  Менгес һ.  б. галимнәр җитди өлеш кертәләр.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология»

Обсуждение, отзывы о книге «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x