Сузык авазлар һәм аларның тарихы (Вокализм)
Төрки телләрдәге сузык авазлар системасы, аеруча Идел буендагы төрки телләрдә сузыкларның системалы үзгәреше тарихи фонетика фәнендә иң катлаулы мәсьәләләрнең берсен тәшкил итә. Чагыштырмалы-тарихи ысул таләпләре буенча, бер уртак нигез телдән үсеп чыккан кардәш телләрнең структур үзенчәлекләре борынгы нигез телгә мөнәсәбәттә өйрәнелә, шуңа бәйле рәвештә башлап борынгы төрки нигез телгә хас авазлар системасын (сузык авазлар һәм тартык авазларны) һәм аларның татар теле авазларына мөнәсәбәтен ачыклау бурычы килеп баса.
Борынгы төрки нигез телгә хас сузык авазлар,
аларның саны, составы һәм төп билгеләре
Алдагы бүлекләрдә әйтелгәнчә, борынгы нигез телнең структур үзенчәлекләрен ачыклау реконструкция алымы белән башкарыла. Төрки телләрнең чагыштырмалы грамматикасын өйрәнүгә багышланган иң соңгы хезмәтләрдә борынгы төрки нигез тел өчен хас 16 сузык аваз китерелә. Аларның составы түбәндәгечә:
а ä о ö у(ы) i u ü
а: е: о: ö : у:(ы) i: u: ü :
ягъни борынгы нигез телдә 8 озын һәм 8 кыска сузык булган [18] СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 65.
. Кайбер галимнәр тугызынчы сузык, киң әйтелешле ē сузыгы да булган дигән карашта торалар. Югарыдагы авазлар составыннан күренгәнчә, соңгы хезмәтләрдә нигез телдә кыска ä сузыгы һәм озын е: сузыгы булган дигән фикер өстенлек итә. Шул ук вакытта борынгы ä , е: сузыкларының хәзерге төрки телләрдә төрле дәрәҗәдә үзгәрешләр кичерүе дәлилләнә [19] Карагыз: Шунда ук. – 18–23 б.
. Төрки телләрнең этимологик сүзлеген төзегән галим Э. В. Севортян исә борынгы нигез телдә ä авазы булмаган, киң әйтелешле ē авазы беренчел булган дигән карашта тора һәм борынгы төрки тамыр сүзләрне ē авазы белән реконструкцияли. Бу очракта ул ä авазы кулланылган дип исәпләнгән сүзләрдә хәзерге күпчелек төрки телләрдә киң әйтелешле ē куллануга нигезләнә.
Беренчел озын сузыклар төрки тел белемендә шулай ук галимнәрнең игътибарын җәлеп иткән катлаулы мәсьәлә булып санала. Сузыкларның нигез телдәге озынлыгы-кыскалыгы, мәгълүм булганча, фонологик сыйфатка ия булган, ягъни бер үк авазның озын яки кыска әйтелеше мәгънә аеруга хезмәт иткән. Мәсәлән:
*а: tисем (имя) *аt ат (лошадь)
*o: t ут (огонь) *оt үлән (трава)
*а:č ач (голодный) *аč ач (открыть)
*qa: b кап (коробка) *qap кап (кусать) һ. б.
Әмма төрки телләрнең тарихи үсеше дәвамында күпчелек телләрдә озын сузыклар бернинди эз калдырмыйча юкка чыкканнар. Аерым алганда, галимнәр мондый телләргә кыпчак телләрен кертәләр. Хәзерге төрки телләрдән беренчел озын сузыклар саф хәлендә бары тик төрекмән һәм якут телләрендә генә сакланып калган. Аерым төрки телләрдә һәм борынгы язма истәлекләрдә шул ук вакытта озын сузыкларның эзләрен табалар [20] Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л. : Наука, 1970. – С. 47–59.
. Әйтик, чуаш телендә борынгы озын сузыклар булган, сүзләрдә сүз уртасында в протеза (эпентеза) урын алган, ә якут телендә, беренчел озын сузыклар үзләре кулланылудан тыш, аерым сүзләрдә озын сузыклар урынында күтәрелмә дифтонглар барлыкка килгән.
Чуаш телендә:
Якут телендә:
Төрек телендә борынгы озын сузыкларның билгесе саклану, сүзгә кушымчалар ялганганда, саңгырау йомык тартыкларның яңгыраулашуында чагыла: ot – odu (ут – уты), but – budu (бот – боты), s ü t – s ü d ü (сөт – сөте) һ. б.
Тува телендә борынгы озын сузыклар фарингальләшмәгән, кыска сузыклар фарингальләшкән.
Төрки телләрдәге беренчел озын сузыклар мәсьәләсен башлап өйрәнгән галимнәрдән О. Бётлингк фонологик озын сузыкларны татар теленең мишәр диалектында (Нижгар сөйләше) таба. Әмма соңгы еллардагы хезмәтләрдә бу караш инкяр ителә, әлеге сөйләштәге иренләшкән сузыкларның озын әйтелүе (йоок, боолмады рәвешендә) Идел буендагы сузыклар үзгәрешенең борынгы төрки телгә мөнәсәбәттә төгәлләнмичә калуы белән аңлатыла [21] Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 26.
.
Озын сузыкларның язма истәлекләрдә чагылышына килгәндә, түбәндәгеләрне билгеләргә мөмкин:
Читать дальше