1 ...7 8 9 11 12 13 ...25
Хәзерге татар телендә сузык авазларгатарихи-лингвистик характеристика
а авазы һәм аның тарихы. Татар әдәби телендәге, шулай ук диалект һәм сөйләшләрдәге бу аваз үзенең килеп чыгышы һәм төп билгеләре буенча борынгы нигез телдәге *а авазына барып тоташа. Төп дифференциаль билгеләре буенча а авазы – арткы рәт, түбән күтәрелешле, чагыштырмача озын әйтелешле сузык, татар әдәби телендә һәм урта диалектның күпчелек сөйләшләрендә ул шактый көчле иренләшү төсмере белән әйтелә. Иренләшү, беренче, икенче иҗекләрдә аеруча көчле булып, сүз ахырына таба кими бара. Күп иҗекле сүзләрдә, гадәттә, сүз ахырында ачык а әйтелә: а°лма°л ā р, ба°рга°нн ā р, ба°ла°л ā р. а авазының о-лашуы, – сузыклар күчеше кебек үк, региональ күренеш. Татар теленнән тыш, башкорт теле һәм аның диалектларына хас, чуаш телендә иренләшкән а – о авазына, ә чуаш теленең икенче («низовой») диалектында у авазына үзгәргән. Мәсәлән, татар теленә мөнәсәбәттә бу аваз чуаш телендә түбәндәгечә чагыла: а°й – уйх, а°лма – улм ă , а° қ тар – ухтар һ. б.
Әлеге үзгәрешнең сәбәпләренә килгәндә, галимнәрнең фикере, нигездә, уртак дияргә мөмкин. Бу очракта субстрат тәэсире, ягъни мари теле йогынтысы һәм эчке сәбәпләрдән сузык авазларның гомуми тараю тенденциясе китерелә. Аерым галимнәр (мәсәлән, В. А. Богородицкий, Л. Җәләй) а авазының иренләшүен тирән тел арты тартыклары қ, ғ янәшәсендә килүгә бәйләп аңлаталар.
Идел буендагы төрки телләрдән тыш, а авазының иренләшүе үзбәк телендә системалы чагылыш таба (а – о), һәм ул иран телләре (таҗик теле) тәэсире буларак карала.
Татар теленең көнбатыш (мишәр) диалектында сыйфаты буенча нигез телдәге а авазына тәңгәл ачык а авазы саклана. Иренләшмәгән нык ачык а шулай ук урта диалектның Нократ-Кистем, Бастан, Нагайбәк, Дөбьяз, Касыйм сөйләшләрендә кулланыла һәм Себер татарлары диалектлары өчен хас. Кимрәк дәрәҗәдәге ачык а авазы Камышлы, Каргалы һәм Әстерхан сөйләшләрендә теркәлгән [31] Карагыз: Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар. – Казань, 1977. – С. 36–77; Бурганова Н. Б. О формировании татарских говоров Заказанья // К формированию языка татар Поволжья и Приуралья. – Казань, 1985. – С. 5; Юсупов Ф. Ю. Көньяк Урал һәм Урал арты сөйләшләре. – Казан, 1979. – 21 б.
.
Татар теле, аның диалектлары һәм сөйләшләре кысасында бер үк а авазының күптөрле әйтелеш вариантлары татар халкы формалашуда төрле кабиләләр катнашу белән аңлатыла һәм, әйтик, Дөбьяз сөйләшендәге кебек нык ачык а авазының саклануы борынгы нугай теле йогынтысы буларак карала.
Борынгы *а авазының тарихи үзгәреше татар телендә шулай ук аның нечкәрүе һәм ә авазы белән тәңгәлләшүендә дә чагыла.
ә авазының тарихы. Хәзерге телдәге ә авазы – үзенең төп билгеләре буенча алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшмәгән, чагыштырмача озын сузык аваз. Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчешенә мөнәсәбәттә борынгы *е( ä ) авазының – и авазына, ә борынгы *i авазының кыска әйтелешле ě авазына күчешен искә алсак (*е( ä )>и; *i> ě ), хәзерге телдә ә авазының килеп чыгышы, чыннан да, сорау тудыра һәм махсус тикшерүне сорый.
Хәзерге фәндә борынгы төрки нигез телдәге *а авазының палаталь пары урынында күбрәк * ä авазы түгел, киң әйтелешле *е: авазы китерелә. Ә * ä авазы *е: авазының алга таба киңәюе нәтиҗәсендә барлыкка килгән дигән караш өстенлек итә. А. М. Щербак исә * ä авазын архетип, ягъни беренчел булган дип саный. Фәнни хезмәтләрдә шулай ук, бу карашларның синтезы рәвешендә, борынгы телдә кыска * ä авазы һәм озын *е: авазы булган дигән караш та урын ала [32] СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 88–92.
.
Сузыклар күчеше кануны буенча төрки нигез телдәге *е( ä ) авазы татар телендә системалы үзгәреш кичерә, ягъни ул тар әйтелешле и авазына күчә (*е( ä ) > и):
*be ŝ (b äŝ ) > биш *e: l ( ä l) > ил
*ben (b ä n) > мин *be: l (b ä l) > бил
*sen (s ä n) > син *te: g (t ä g) > тик һ. б.
Аерым сүзләрдә исә бу авазның борынгыча яңгырашы, ягъни ачык ä (ә) авазы саклана: Тәңре, сәке (диалектларда сике), кәлтә, тәкә, кәләш, әпәй, тәкле, кәмә, кәртә (киртә), кәбән (кибән), тәвә (дөя), китмән һ. б. Көнбатыш диалектның кайбер сөйләшләрендә хәзерге татар әдәби телендәге и авазы урынына киң әйтелешле ē () авазының кулланылуын шул ук борынгылык тәэсире дип карарга мөмкин: нэк (ник), бэк (бик), кэре (кире), йэмеш (җимеш) [33] Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Икенче китап / Ф. С. Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 185 б.
һ. б.
Читать дальше