1 ...6 7 8 10 11 12 ...25 Идел буендагы төрки телләрдә (татар, башкорт, чуаш) сузык авазларның системалы үзгәреше – сузыклар күчеше – хәзерге фәндә төрки нигез телдәге киң әйтелешле *о, *ö сузыкларының тараюыннан башланган дигән фикер өстенлек итә. Аерым алганда, татар телендә бу үзгәрешләр түбәндәгечә чагыла:
Алдагы этапта нигез телдәге тар әйтелешле u (у), ü (ү) авазлары тараялар һәм бик кыска әйтелешле (редукцияле) урта күтәрелештәге ŏ , ө авазлары кебек яңгыраш алалар:
Борынгы төрки телдәге * ä авазы шулай ук тараю кичерә һәм i (и) авазына күчә:
Нигез телдәге *i авазы беркадәр киңәя һәм бик кыска әйтелешле ĕ авазына күчә:
Татар телендәге сузыкларның нигез телгә карата бу рәвешле үзгәрешен түбәндәге схемада күрсәтергә мөмкин:
Китерелгән схемадан күренгәнчә, күчеш процессында ике сузык – а һәм ы авазлары гына үзләренең сыйфатын өлешчә саклап калганнар, һәм, шул ук вакытта * ä > и һәм *i > ě авазларының үзара күчешен исәпкә алсак, хәзерге телдәге ә авазының килеп чыгышы аерым сорау тудыра.
Төрки телләрнең тарихи фонетикасына караган хезмәтләрдә Идел буендагы төрки телләрдә сузык авазларның бу рәвешле тарихи үзгәреше, аның сәбәпләре турында күптөрле фикерләр бар. Башкорт галиме Җ. Г. Киекбаев, мәсәлән, әлеге телләрдә беренчел озынлыкның югалуын һәм басымның беренче иҗектән соңгы иҗеккә күчүен төп сәбәп итеп китерә [25] Киекбаев Д. Г. О передвижении гласных в башкирском языке // Учёные записки Баш. гос. пед. инс-та. – 1956. – вып. VIII.
. Телнең үз эчендә барган спонтан үзгәрешләрдән тыш, Җ. Киекбаев һәм кайбер башка галимнәр субстрат теориясен, ягъни башка телләр тәэсирен дә искә алалар.
Бу җәһәттән А. М. Щербак, мәсәлән, сузыклар күчешендә фин-угор телләренең тәэсирен инкяр итмәгән хәлдә, телнең эчке закончалыклары да әһәмиятле роль уйнаган дигән карашта тора [26] Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 150.
. Соңгы вакытларда чыккан хезмәтләрдә күбрәк татар, чуаш, башкорт телләрендә барлыкка килгән бу фонетик закончалыкның (сузыклар күчешенең) төп чыганагы борынгы болгар теле булган һәм ул киң сузыкларның тараюыннан башланган дигән фикер өстенлек итә. Шул ук вакытта төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча язылган күп томлы хезмәтнең иң соңгы йомгаклау томында (6 т., 2006) Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчешенең башлангыч сәбәпләре турында шундый фикер китерелә: «Судя по предположительной хронологии процесса, трудно решить, явился ли индуктором этой редукции именно среднечувашский язык (болгар теле күздә тотыла. – Ф. Х.), или, наоборот, такое развитие было принесено с Востока очередной волной кыпчаков…» [27] СИГТЯ. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюрского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006. – С. 224.
Сузыклар күчешенең хронологик чикләренә килгәндә, классик тюркология фәнендә бу күчеш чагыштырмача соң – ХIII – ХIV йөзләр чигендә төгәлләнгән дип раслана. Кайбер галимнәр аны тагын да соңрак чорларга нисбәтлиләр. Бу мәсьәләгә башка төрлерәк карашлар да бар. Алар башкорт галиме Ә. Ә. Юлдашев һәм татар галиме Р. Г. Әхмәтьянов хезмәтләрендә китерелә. Р. Г. Әхмәтьянов үзенең татар һәм чуаш телләрен тарихи юнәлештә чагыштырып өйрәнүгә багышланган күләмле хезмәтендә бу телләрнең үзенчәлекле вокализмы формалашуның хронологик чикләрен VII–XVIII йөзләр дип билгели [28] Ахметьянов Р. Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. – М.: Наука, 1978. – С. 18.
. Ә. Ә. Юлдашев төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасында басылган күләмле хезмәтендә Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар үзгәрешенең бик соң барлыкка килгән яңа (инновацион) күренеш түгеллеген, ә борынгы нигез телгә үк хас булган региональ үзенчәлек икәнлеген дәлилли [29] Юлдашев А. А. Синхроническая и диахроническая характеристика башкирского и татарского вокализма // СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984.– С. 106–169.
. Шундый ук фикер Р. Г. Әхмәтьяновның 2003 елда басылган хезмәтендә дә китерелә. Биредә ул хосусән сузыклар үзгәрешенең төп чыганагы шул төбәктәге бик борынгы татар теле булган дигән карашны белдерә: «Бу күчешнең уртак сәбәбе – чыганагы, һичшиксез, бердәй. Ул чыганакның тулы гәүдәләнеше (бигрәк тә э>и // и> ĕ параллель күчешләре) башлыча татар телендә. Уртак чыганак тел татар теле булган! Урта Идел-Урал регионында иң борынгы төрки тел дә татар теле булган (тик ул XIII гасырга кадәр татар теле дип аталмаган гына)» [30] Әхмәтьянов Р. Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 164 б.
.
Читать дальше