Россия тюркология фәнендә төрки телләр тарихын чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнү эшен күренекле тюрколог галим Н. К. Дмитриев башлап җибәрә. Узган гасырның 50 нче елларында аның турыдан-туры җитәкчелегендә СССР Фәннәр акдемиясенең Тел белеме институты төрки телләр бүлеге галимнәре тарафыннан төрки телләрне чагыштырмалы ысул белән өйрәнүгә багышланган 4 томлык капиталь хезмәт эшләнә, һәм ул 1955–1962 нче еллар арасында «Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков» дигән гомуми исем белән бастырып чыгарыла: «Фонетика» (1955), «Морфология» (1956), «Синтаксис (1961), «Лексика» (1962). Бу хезмәттә төрки телләрне хәзерге халәтендә төзелеше буенча, ягъни авазлар составы, грамматик формалары, җөмлә төзелеше, сүзлек составы буенча үзара чагыштыру шактый зур урын алып тора. Шул ук вакытта анда тарихи якка да аерым сылтамалар (экскурслар) ясала, тарихи үзгәрешләрне анализлау тәҗрибәләре китерелә. Авторлар арасында Э. В. Севортян, Н. К. Дмитриев, Ф. Г. Исхаков, Н. А. Баскаков, А. А. Юлдашев кебек зур тюрколог галимнәрнең булуы да бу күмәк хезмәтнең югары фәнни-методик дәрәҗәсе турында сөйли.
Россия тюркология фәнендә төрки телләрне чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнү өлкәсендә хезмәт куйган һәм бай фәнни мирас калдырган тагын бер галим – А. М. Щербак. 1970 нче елда А. М. Щербакның төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи фонетикасы буенча күләмле хезмәте басылып чыга. [11] Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970.
Дөнья тюркология фәне казанышларына таянып һәм аларны фәнни-тәнкыйди юнәлештә тәфсилле анализлап язылган бу хезмәт бер үк вакытта бөтен төрки телләр һәм аларның диалектлары материалларына нигезләнгән булуы белән дә гаять зур фәнни-методик әһәмияткә ия.
Төрки телләр тарихын эзлекле өйрәнүне дәвам итеп, галим 1977–1987 нче елларда чагыштырмалы-тарихи морфология буенча очерклар рәвешендә 3 томлык хезмәтен бастыра [12] Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (Имя). – Л.: Наука, 1977; Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (Глагол). – Л.: Наука, 1981; Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (Наречие, служебные части речи, изобразительные слова). – Л.: Наука, 1987.
. 1993 нче елда басылган яңа хезмәте исә галимнең төрки телләр тарихын өйрәнү буенча гомумтеоретик мәсьәләләрне эченә алган йомгаклау хезмәте булып тора [13] Щербак А. М. Введение в сравнительно-историческое изучение тюркских языков.
.
Төрки телләр тарихын, аның тарихи грамматикасын өйрәнүнең яңа этабы Мәскәү тюркологлары тарафыннан күренекле галим Әдһәм Рәхим улы Тенишев җитәкчелегендә төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча күп томлы һәм гаять зур фәнни кыйммәткә ия булган күмәк хезмәт язылуы белән характерлана. 1984–2006 нчы елларда басылып чыккан 6 томлык бу хезмәт алга таба аерым төрки телләрнең тарихи грамматикасын өйрәнү өчен дә ышанычлы фәнни-теоретик нигез булып тора.
Әлеге хезмәтнең беренче 4 томы төрки телләрнең төзелеше буенча төрле тармакларын (фонетика, лексикология, морфология, синтаксис) чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнүгә һәм шулар нигезендә иң соңгы чордагы [14] «Соңгы чордагы төрки нигез тел» дигән төшенчә бу хезмәтләрдә «тюркский праязык периода распада» дип бирелә.
борынгы нигез телнең төп структур үзенчәлекләрен ачыклауга, ягъни борынгы төрки нигез телне реконструкцияләүгә багышланган. Аларда шулай ук тагын да борынгырак чорларга, иң борынгы нигез тел үзенчәлекләрен ачыклауга да аерым экскурслар ясала [15] СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984; СИГТЯ. Морфология. – М.: Наука, 1988; СИГТЯ. Синтаксис. – М.: Наука, 1986; СИГТЯ. Лексика. – М., 1999, 2001.
.
Региональ реконструкцияләргә багышланган 5 нче том [16] СИГТЯ. Региональные реконструкции. – М.: Наука, 2002.
төрки телләрнең төрле этник төркемнәре һәм аларның борынгы нигез телләрен, ягъни борынгы угыз, борынгы кыпчак, борынгы карлук-уйгур һ. б. нигез телләрне реконструкцияләү тәҗрибәсен үз эченә ала. 6 нчы, йомгаклау томында [17] СИГТЯ. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006.
исә алдагы томнардагы мәгълүматлар гомумиләштерелә, яңа фәнни казанышлар нигезендә аерым төгәллекләр кертелә. Бу томның икенче бүлеге тел материаллары нигезендә борынгы төркиләрнең дөнья картинасын өйрәнүгә багышланган. Әлеге бүлек бер үк вакытта төрки халыкларның бай лексик мирасын тарихи юнәлештә өйрәнү ягыннан да гаять әһәмиятле.
Читать дальше