Фагима Хисамова - Татар теленең тарихи грамматикасы - Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология

Здесь есть возможность читать онлайн «Фагима Хисамова - Татар теленең тарихи грамматикасы - Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казань, Год выпуска: 2017, ISBN: 2017, Жанр: Языкознание, Прочая научная литература, Детская образовательная литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Монография озак еллар дәвамында Казан дәүләт университеты студентларына татар теленең тарихи грамматикасын укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп язылды. Анда фонетика һәм морфология өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр эзлекле яктыртылды, алар башка төрки телләргә, татар теленең диалект һәм сөйләшләренә таянып аңлатылды.
Монография написана на основе многолетнего опыта преподавания исторической грамматики татарского языка студентам Казанского государственного университета. В ней последовательно освещались исторические изменения в области фонетики и морфологии, объяснялись на основе других тюркских языков, диалектов и говоров татарского языка.

Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

2. Аерым төрки телләр тарихын өйрәнгәндә, башка кардәш төрки телләр материаллары да киң кулланыла. Төрки телләр үзләренең төзелеше буенча бер-берсенә бик якын торалар. Тел тарихын башлап өйрәнгән галимнәрдән В. В. Радлов, мәсәлән, кардәш төрки телләрне хәтта диалектлар дәрәҗәсенә куеп «сөйләшләр» («тюркские наречия») дип атый. Тарихи үзгәрешләр дә төрле телләрдә төрле дәрәҗәдә чагылыш таба.

3. Телдәге борынгылык күренешләре, һичшиксез, төрле гасырларга караган күп санлы төрки язма истәлекләрдә теркәлеп калган, һәм алар тел тарихын өйрәнүдә шулай ук әһәмиятле чыганак хезмәтен үти. Әмма шуны истә тотарга кирәк: борынгы язма истәлекләрдә чагылыш тапкан әдәби тел ул, кагыйдә буларак, билгеле бер төбәктә яшәгән халыкның сөйләмә теле белән тулысынча тәңгәл килми. Борынгыга киткән саен, язма әдәби тел һәм гомумхалык сөйләмә теле бер-берсеннән шактый нык аерыла. VI–VII йөзләрдән башлап кулланылып килгән төрки язма әдәби телләрдә тарихи күчемлелек һәм борынгы язма традицияләр нык саклана. Төрле географик төбәкләрдә аерым төрки халыклар формалашканга кадәр тудырылган бу язма әдәбият, язма истәлекләр гомумтөрки мирас булып санала.

4. Турыдан-туры үзара кардәш дип саналмаган телләрнең тарихи рәвештә бер-берсенә тәэсире башлыча бу халыкларның күп гасырлар дәвамында бер ареалда яшәүләре белән бәйле. Идел буенда яшәгән төрки халыклар (татар, башкорт, чуашлар) меңнәрчә еллар буена фин-угор төркеменә кергән мари, удмурт, мордва халыклары белән, бераз соңрак руслар белән янәшә һәм тыгыз аралашып яшәгәннәр, бу телләр арасындагы тарихи бәйләнеш, аларның бер-берсенә тәэсире хәзерге фәндә расланган күренеш булып санала. Күп кенә галимнәр, мәсәлән, татар, башкорт, чуаш телләрендәге сузыклар үзгәрешен (сузыклар күчешен) дә фин-угор телләре тәэсире белән бәйләп карау ягында торалар.

5. Тел тарихын өйрәнүдә ономастика материаллары, ягъни авыл, шәһәр һәм һәртөрле урын-җир атамалары, микротопонимнар, шулай ук археологик казылмаларда табылган язу элементлары да кызыклы гына тел материалын бирә.

Тел тарихын өйрәнү ысуллары

Тел тарихын өйрәнүдә кулланыла торган ысуллар:

а) чагыштырмалы-тарихи ысул;

ә) ареаль ысул (лингвистик география);

б) типологик ысул.

Болар арасында беренчел дәрәҗәдә әһәмияткә ия булган төп ысул (метод) булып чагыштырмалы-тарихи ысул санала.

Чагыштырмалы-тарихи ысул (компаративистика) тел белемендә XIX йөз башларында ачыла һәм башлап һинд-европа телләре семьялыгына кергән телләрнең тарихын өйрәнүдә кулланыла. Төрки компаративистиканың башлануы исә XIX   йөзнең II яртысына карый, һәм ул күренекле тюрколог галимнәр О. Н. Бётлингк, В. В. Радлов, В. Л. Томсен исемнәре белән бәйле. Алга таба төрки телләрне чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнүгә П. М. Мелиоранский, В. А. Богородицкий, Г.  Й. Рамстедт, А. М. О. Рясянен, А. Җ. Эмре, А.  М.   Щербак һ.  б. галимнәр зур өлеш кертә.

Хәзерге фәндә телләр тарихын өйрәнүдә бу ысулны куллануның төп нигезләмәсе һәм алымнары шактый ачык билгеләнгән [1] Карагыз: Общее языкознание (Методы лингвистических исследований). – М.: Наука, 1973. – С. 34—101; Сравнительное изучение языков разных семей (Теория лингвистической реконструкции). – М.: Наука, 1988. – С. 90—105, 181–189; Щербак  А.  М.   Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970.   – С.   9—24; Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 3—15 (алга таба «Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков» «СИГТЯ» дип кыскартылып биреләчәк). .

Чагыштырмалы-тарихи ысул дип кардәш телләрнең тарихын үзара чагыштырып өйрәнгәндә кулланыла торган фәнни-тикшеренү ысуллары җыелмасын – системасын атыйлар.

Бу ысулны куллану бер телдән үсеп чыккан кардәш телләрнең, борынгы нигез телдән башлап, тарихи үткәнен күзаллауны һәм аларның үсеш-үзгәреш закончалыкларын ачыклауны күз алдында тота.

Чагыштырмалы-тарихи ысул нәрсәләргә нигезләнә?

1. Борынгы нигез тел булу, аның таркалуы һәм аннан төрле кардәш телләр аерылып чыгуга нигезләнә.

Төрки телләр тарихында борынгы нигез телнең хронологик яктан ике халәте аерып карала: а) борынгы төрки нигез тел (пратюркский язык), ул төрки телләрнең язу белән теркәлгән үткәненә, ягъни б. э.ның VI–VII йөзләренә, Орхон-Енисей язмалары чорына нисбәтләнә; ә) иң борынгы төрки нигез тел (прототюркский язык) язу барлыкка килгәнгә кадәрге, ягъни тагын да борынгырак чорларны үз эченә ала.

2. Чагыштырмалы-тарихи ысул үзара кардәш булган телләрдә тарихи үзгәрешләрнең төрлечә дәрәҗәдә булуына нигезләнә.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология»

Обсуждение, отзывы о книге «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x