Төрки телләр күләмендә караганда, ц-лаштыру күренеше (ч~ц) күбрәк көнбатыш кыпчак төркеменә кергән карачай-балкар, караим телләре өчен хас, ул шулай ук төрек һәм азәрбайҗан телләренең аерым диалектларында да чагылыш таба. Тикшеренүчеләр, ч~ц тәңгәллегенең монгол телләрендә дә булуын исәпкә алып, аның шулай ук бик борынгы күренеш булуын билгелиләр.
Татар әдәби телендә өрелмәле ч авазы сүзнең төрле урыннарында актив кулланылышта йөри:
сүз башында: чабак, чаган, чабата, чакыр, чатан, чыршы, чуар, чукы, чорна, чиш һ. б.
Аерым сүзләрдә сүз башында килгән ч авазы борынгы с~ч тәңгәллеген чагылдыра: чәч – сач, чәчәк – сачәк, чәнеч – саныч һ. б.;
сүз уртасында: а) ике сузык уртасында: ачы, пычак, учак, кичә, кичер, төче, мәче, мичәү; ә) тартыклар янәшәсендә: борчак, пычкы, почмак, мичкә, төчкер һ. б.
сүз ахырында: борыч, уч, үч, оч (летай), оч (конец), чәч, өч, күч һ. б.
кушымчаларда: – чы/-че: сабан-чы, итек-че, сугыш-чы, тел-че, йөгереш-че һ. б.; – чан/-чән: сүз-чән, сугыш-чан, эш-чән, кызыксыну-чан һ. б.; – гыч/-геч: ач-кыч, кыр-гыч, кис-кеч, сөз-геч һ. б.
Татар теленең төрле сөйләшләрендә сүзнең төрле урыннарында ч~с тәңгәллеге урын ала. Мәсәлән: чикерткә – сикерткә, кечерәк – кесерәк, күргәч – күргәс (Мамадыш һәм Норлат сөйләшләре); килгәч – килгәс, салгач – салгас, әтәч – әтәс, чүмеч – сүмес, токмач – токмас, умач – умас (Бастан сөйләше); чебен – себен, чәй – сәй, печән – бесән, пычкы – быскы, пычак – бысак һ. б. (Златоуст һәм Красноуфим сөйләшләре) Төрки телләрдән ч~с тәңгәллегенең актив зонасы булып башкорт теле санала, һәм татар телендә бу тәңгәллекнең, нигездә, көнчыгыш төбәкләрдә таралуы аның турыдан-туры башкорт теле йогынтысы икәнлеге турында сөйли. Аерым тәңгәллекләрдән ч~т тәңгәллеге исә, асылда, көнбатыш диалект сөйләшләре өчен хас: чишен – тишен, чиш – тиш, чишмә – тишмә, чаршау – таршау һ. б.
Төрки телләрдә шулай ук үзенчәлекле ч~ш тәңгәллеге теркәлгән, ул, нигездә, казах теле, шулай ук Көнчыгыш Себердәге кайбер башка төрки телләр өчен хас: чәч – š а š , чайка – š ajqa һ. б. Татар телендә гади сөйләм телендә һәм кайбер аерым сөйләшләрдә очрый торган ч~ш тәңгәллеге күбрәк ассимилятив тәңгәллек, ягъни позицион охшашлану нәтиҗәсе булып тора: чишү – шишү, чишмә – шишмә һ. б.
*z(з) тартыгы. Сүз башында *z(з) тартыгы, алда күрсәтелгән зелпе, зирек, зыкы кебек сүзләрдән тыш, гарәп, фарсы алынмаларында һәм кайбер аваз ияртемнәрендә генә кулланыла: зар, зарар, зат, зәвык, зәгыйфь, зәхмәт, зарур, зыр-зыр, зың-зың (зырылдау, зыңгылдау) һ. б.
Тикшеренүчеләр сүз башында сирәк очракларда гына сакланган з(z) авазын килеп чыгышы буенча шулай ук борынгы *z тартыгына нисбәтлиләр һәм аны борынгыда саңгырау тартыкларның яңгыраулашу күренеше белән бәйләп карыйлар.
Сүз уртасы позициясендә з тартыгы ике сузык уртасында (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә) килә:
а) қ ызыл, тоза қ , йоза қ , тузан, ту ғ ыз, қ азы, үзәк, төзәү һ. б.;
ә) көзге, изге, қ узна, қ оз ғ ын, тезген, сыз ғ ыр, қ уз ғ ала қ һ. б.
Сүз ахырында һәм кушымчаларда кулланыла: без, сез, төз, үз, күз, диңгез; бара-быз, килә-сез, укы-гыз һ. б.
Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, з авазы сүз уртасы һәм сүз ахыры позицияләрендә шактый актив кулланыла, һәм ул сүзләрнең күбесе борынгы сүзлекләрдә дә *z авазы белән теркәлгән: азау (теш) – az ïğ , азык – azuq, күз – k ö z, көзге – k ö zg ü , күзлек – kozl ü k, казы – qaz ï , казык – qazuq, кузы – qoz ï һ. б. Аерым сүзләрдә исә төрки телләр тарихының билгеле бер этабы өчен хас булган t~d~z ~ḋ~ j тәңгәллеге чагылыш таба: ataq – adaq – azaq – айа қ , b ä d ü k – b ä z ü k – бийек, qutuq – quduq – quzu ğ – қ oйo, qazun – қ aйын(ата) һ. б.
Урта диалектның аерым сөйләшләрендә (Минзәлә, Балтач, Лаеш, Кама Тамагы, Тархан, Нократ сөйләшләре) әдәби телдәге з авазы интерденталь ḋ авазы белән чиратлаша [61] Татар теле сөйләшләре. Ике китапта. Беренче китап / Ф. С. Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008.
: без – бе ḋ , Казан – Ка ḋ ан, зур – ḋ ур, завод – ḋ абут, үзе – ү ḋ е, кызыл – кы ḋ ыл һ. б.
Тарихи яктан тешара ḋ авазының килеп чыгышы исә алда күрсәтелгән t~d~z ~ḋ~ j тәңгәллегенең бер буынын тәшкил итә [62] Карагыз: Юсупов Ф. Ю. Татар теленең диалектлары: Урал сөйләшләре. – Казан: Мәгариф, 2003. – 65 б.
.
Читать дальше