Тел арты тартыгы *g(г). Сүз башында *g(г) авазы төрки-татар нигезле сүзләрдә бөтенләй диярлек кулланылмый. Шулай да телдәге бер үзенчәлекле күренешне билгеләп үтәргә кирәк: әлеге аваз төрле аваз һәм образ ияртемнәрендә һәм алар нигезендә ясалган сүзләрдә сүз башында килә, аваз ияртемнәренең борынгыдан килгән үзенчәлекле сүз төркеме икәнен искәртсәк, бу әһәмиятле күренеш булырга мөмкин: гөр-гөр, гөп-гөп, гөрс-гөрс, гөлт, гөрләү, гөрселдәү, гүләү, гөрелте, гөрләвек, гөлт итү һ. б.
Сүз уртасында һәр ике позициядә, ягъни ике сузык уртасында (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә):
а) борынгы төрки сүзлекләрдә теркәлгәнчә, *g(г) авазы саклана: үгез ( ö g ü z), үгет ( ö g ü t), тегермән (tegirm ä n), түгәрәк (te ց еr ä k), түгел (teg ü l), йегет (jigit), йөгерек (j ü gr ä k), йөгән (j ü gеn), игә (ig ä ), күгәрчен (kog ü r čä n), йегерме (jegirm ä ) һ. б.;
ә) аерым сүзләрдә г авазы борынгы к~г тәңгәллеге нәти- җәсе буларак чагылыш таба: сигез (s ä kiz), иген ( ä kin), игез ( ä kiz) һ. б.;
б) г спирантлаша һәм й авазына күчә: ийә «хозяин» (ig ä ), бөйөр (bog ü r), ийел (egil), өйрән ( ö gr ä n), көйлә «петь» (k ö gl ä ), инә «энә» (ign ä ) һ. б.
Сүз ахырында *g(г) спирантлаша һәм й белән чиратлаша: көй (k ӧ g), төй (t ö g), тар сузыклар янәшәсендә исә тулысынча диярлек кыскара: би (be ğ /b ä q), ти /тий (teg), ки /кий (kej) һ. б.
Тирән тел арты тартыгы * ğ ( ғ ). Тарихи аспектта увуляр * ğ ( ғ ) авазының килеп чыгышы борынгы төрки нигез телнең таркалуы һәм аерым төрки телләр формалашу чорына нисбәтләнә. Борынгыдан ук бу аваз төрки телләрдә, чикләнгән хәлдә, күбрәк сүз уртасында һәм сүз ахырында гына кулланылган. Татар телендә һәм, гомумән, кыпчак төркеме телләрендә аның кулланылышы, төрле аваз тәңгәллекләренә дучар булу сәбәпле, тагын да тарая төшә.
Сүз башы позициясендә увуляр ғ , нигездә, гарәп алынмаларында (а) һәм қ~ғ тәңгәллегенең чагылышы булган диалекталь сүзләрдә (ә) генә кулланыла:
а) ғ әдел, ғ аҗиз, ғ өзер, ғ илем;
ә) ғ ай ғ ылдау, ғ омба ғ ыш һ. б. Көнбатыш диалект сөйләшләрендә гарәп алынмаларында да сүз башында увуляр ғ кулланылмый: айыб – ғ әйеп, үмер – ғ өмер, Айшә – Ғ айшә, Ариф – Ғ ариф. Бу яктан көнбатыш диалект сөйләшләре угыз төркеменә кергән төрек, азәрбайҗан телләре белән уртаклык күрсәтә.
Тикшеренүчеләр хәзерге төрки телләрдә сүз уртасында һәм сүз ахырында ғ авазы кулланылышының берничә төрен билгелиләр [53] Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 200–203.
, мәсәлән, татар телендә увуляр ғ авазы тагын да йомшый төшә һәм күпчелек очракта w, й авазлары белән чиратлаша.
Интервокаль позициядә: а) аерым сүзләрдә борынгы ғ авазы саклана: са ғ ыз (sa ğï z), са ғ ыш (sa ğïš ), са ғ ын (sa ğï n), та ғ ы(н) (ta ğï /taq ï ), бу ғ аз (bo ğ az), су ғ ан (so ğ un), а ғ ач (j ïğ a č ) һ. б.;
ә) ғ~ w чиратлашуы барлыкка килә: аwыз (a ğï z), аwыр (a ğï r), йаw (ja ğï ), қ аwын (qa ğ un), баwыр (ba ğï r), саwлы қ (sa ğ l ï q), саwым «дойное животное» (sa ğ um) һ. б.;
б) w авазы өлешчә саклана: йуwан (jo ğ an), суwы қ (so ğ uq);
в) ğ авазы төшеп кала: бодай (bo ğ daj), ул (о ғ ул), сулу (su ğ lu);
г) ğ авазы й белән чиратлаша: җыйын ( jïğï n).
Сүз уртасында тартыклар янында (беренче йомык иҗектән соң):
а) г~w~й чиратлашуы барлыкка килә: аwла қ (a ğ laq), йаwма қ (ja ğ maq), бәйләм (ba ğ lam), таwы қ (ta ğ u қ ) һ. б.;
ә) ғ авазы кыскара: туры (to ğ ru).
Сүз ахырында а) ғ~ w тәңгәлләшә: таw (ta ğ ), саw (sa ğ ), баw (ba ğ );
ә) тар һәм ярымтар сузыклар янында ғ авазы кыскара: каты (qat ïğ ), сары (sar ïğ ), тары (tar ïğ ), бу «пар» (bu ğ ), ти «касаться» (teg), су (suw);
б) сүз ахырында – а ğ и авазлар тезмәсе – аw булып үзгәрә: бо ğ аw (boqa ğ u), қ ыраw (q ï ra ğ u) һ. б.
Тел алды тартыгы g(г) һәм увуляр тартык * ğ ( ғ ) шул ук вакытта, ассимилятив үзгәрешләр нәтиҗәсе буларак, кушымча морфемаларда бернинди чикләүсез кулланыла:
• – га/-гә кушымчасы: урманга, күлгә, далага, өйгә; әмма канатка, биткә, читкә, артка һ. б.
Читать дальше