Сүз ахырында (а) һәм һәртөрле кушымчаларда (ә) шулай ук татар телендә борынгы *s(с) актив кулланыла:
а) ас, бас, бәс, ис, кис, кыс, кырыс һ. б.;
ә) – асы/-әсе: барасы юл, киләсе кунак; – сыз/-сез: җилсез көн, яңгырсыз ел; – са/-сә: барса, килсә, күрсә; – сын/-сен: укысын, сөйләсен һ. б.
Сүз уртасында һәм ахырында с авазының йомшавы, ягъни с~з тәңгәллеге, урта диалектның Каргалы сөйләшендә аерым сүзләрдә генә теркәлгән: пенсия – пинзе, җиләс – җиләз, автобус – афтабуз һ. б.
* š (ш) тартыгы. Килеп чыгышы буенча * š (ш) тартыгы борынгы төрки телнең соңгырак чорына карый. Кайбер төрки телләрдә, аеруча кыпчак төркеменә кергән телләрдә (нугай, каракалпак, казах, балкар, башкорт һ. б.), сүзнең төрле урыннарында ш~с тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: кеше – kisi, теше – tisi, алаша – ala š a, буш – bo š , аш – a š һ. б. Татар телендә ш тартыгы сүзнең төрле урыннарында, нигездә, үзгәрешсез кулланыла:
сүз башында * š (ш) авазы, башка өрелмәле тартыклар белән чагыштырганда, сирәгрәк очрый: шадра, шакшы, шайан, шайару, шәүлә һ. б. Татар телендә ш авазына башланган сүзләрнең күбесе борынгы сүзлекләрдә дә теркәлгән: шашу – š a š (сбиваться с пути), шат – š at (смелость, дерзость), шешү – š i š (пухнуть), шәп – š eb – š ip, шоң қ ар – š u ŋ qar, шул – š ul һ. б.; ш авазы һәртөрле аваз ияртемнәрендә кулланыла: ша қ -шо қ , шыбыр-шыбыр (яңгыр тавышы), шары қ -шоры қ , шы ғ ыр-шы ғ ыр, шалдыр-шолдыр һ. б.
Алынма сүзләрдә килә: шик-шиксез, шәм, шәхес, шәре қ , шәрәф (шәрәфле) һ. б. Аерым сөйләшләрдә сирәк кенә ш~с, ш~ч, ш~т тәңгәллекләре очрый: шалаш – салаш, шәлперәю – сәлперәю, шырпы – чырпы, шартлау – чартлау; шушы – тушы, шушылай – тушылай һ. б.;
сүз уртасында интервокаль позициядә (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә) ш авазы үзе кулланыла:
а) кеше, күшә, аша, баша қ , йәшел, түшә, рәшә, қ ашы қ , күшек, ишәк һ. б.;
ә) киштә, чыршы, таш қ ын, йахшы, ташла, башма қ , баш қ а, биштәр һ. б.;
сүз ахырында әдәби телдә ш авазы шулай ук үзгәрешсез кала: аш, баш, биш, иш, буш, кош, куш, таш, йәш, төш, түш һ. б. Көнбатыш диалектның Сергач һәм Чүпрәле сөйләшләрендә ике сүз арасында (икенче сүз яңгырау тартыкка башланса) сүз ахырында килгән ш авазы яңгыраулаша, ягъни ш~ж ассимилятив үзгәреше барлыкка килә: аш бар – аж бар, биш йәш – биж йәш.
Төрки телләр күләмендә алганда, ш авазына бәйле тагын бер тарихи тәңгәллекне билгеләп үтәргә кирәк: ул – хәзерге чуаш телендә һәм борынгы болгар телендә аерым сүзләрдә урын алган ш~л тәңгәллеге. Мәсәлән:
Фонетик тикшеренүләрдә «ламбдаизм» күренеше дип аталган бу үзенчәлек, ягъни л~ш тәңгәллеге, борынгы болгар каберташ язмаларында да аерым сүзләрдә чагылыш тапкан: биал(ем) – бишенче; чуаш телендә: биш – пилек…
Тикшеренүчеләр гадәти төрки телләрдә дә аерым сүзләрдә л~ш тәңгәллеген билгелиләр. Мәсәлән, татар телендә: қ ашы қ – қ ала қ , йыл – йәш, қ ылый – қ ыйшы қ һ. б.
Борынгы болгар һәм хәзерге чуаш телендәге л~ш (шулай ук р~з) тәңгәллеге, аларның килеп чыгышы, хронологик чикләре турында төрки тел белемендә карашлар төрле. Элеккерәк чор тикшеренүләрдә бу үзенчәлек бик борынгыга, алтай бердәмлегенә нисбәтләнә иде, әмма соңгырак чор хезмәтләрдә аның фонетик үзгәреш нәтиҗәсе, яңа күренеш булуы турындагы караш өстенлек ала башлады (А. М. Щербак, Н. И. Егоров һ. б.) [60] Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 84–85; Егоров Н. И. Проблемы генетической и хронотопологической стратификации лексики чувашского языка и теория булгаро-чувашской языковой преемственности // Научный доклад по опубликованным трудам, представленный к защите на соиск. уч. степени докт. филол. наук. – Алма-Ата, 1992. – 306 с.
.
* č (ч) тартыгы. Борынгы төрки нигез телдән үк килә торган č (ч) тартыгы яңгырашы буенча кушык тартык – аффрикат. Татар әдәби телендә һәм урта диалект сөйләшләрендә ул сыйфат үзгәреше кичергән, шактый йомшак әйтелешле өрелмәле авазга әйләнгән. Шул ук вакытта бу авазның, ягъни өрелмәле ч авазының, сүзнең төрле урыннарында кулланылышы татар телендә борынгы телдәгечә тотрыклы саклана: чаба қ – č аваq, чула қ – č olaq, чатыр – č at ï r, чүл – čö l, чал – č аl; ачы – a čï g, борча қ – bur č aq; ач – а č , күч – ko č , кичек – ki č һ. б. Сыйфаты буенча нигез телдәге č аффрикатына тиңдәш аваз тч авазы көнбатыш диалектның Чистай, Темников, Мәләкәс, Шарлык, Касыйм һ. б. сөйләшләрдә таралган: тчаука, петчән, тчыбык, кетчеркән һ. б. Сергач, Чүпрәле, Сыркыды һ. б. кайбер сөйләшләрдә әдәби телдәге өрелмәле ч авазы ц аффрикаты белән чиратлаша (ч~ц): чәйнек – цәйнек, чана – цана, пычак – пыцак, чалгы – цалгы, чиләк – циләк һ. б. Ц-лаштыру шулай ук Көнчыгыш Себер диалекты өчен дә хас: чәй – цай, чәч – цац, чалгы – цалгы һ. б.
Читать дальше