• – гы/-ге кушымчасы: йазгы, көзге, алгы, байагы; әмма кышкы, арткы, кичке һ. б.;
• – гач/-гәч кушымчасы: баргач, килгәч, сөйләгәч, айагач; әмма кайткач, киткәч, сипкәч, аткач һ. б.
*t(т), *d(д) тартыклары. *t(т) – тартыгы борынгы төрки нигез телдән үк килә торган йомык, саңгырау тартык аваз. Ул барлык төрки телләрдә диярлек сүзнең төрле урыннарында киң кулланылышта йөри. Татар телендә аны, борынгылыкны саклаган хәлдә, төрле позицияләрдә иң актив кулланыла торган авазлардан санарга мөмкин. *d(д) авазының тарихы исә соңгырак чорларга нисбәтләнә, һәм күбрәк ул т(t) авазының сүзнең төрле урыннарында яңгыраулашу нәтиҗәсе буларак карала.
Төрки телләр күләмендә алганда, угыз төркеменә кергән төрек, азәрбайҗан, төрекмән телләрендә сүз башы позициясе өчен өлешчә т~д тәңгәллеге хас: таш – da š , тел – dil, таw – da ğ , теш – di š һ. б. Бу тәңгәллек аерым очракларда татар теле сөйләшләрендә дә чагылыш таба.
*t(т) тартыгы. Сүз башы позициясендә: а) т авазы үзе саклана: табак, тау, тал, тал қ ан, тал қ у, тамыр, тел, ту қ у, тун, тор, тот, төн, төлке, түгел һ. б.;
ә) т~д тәңгәллеге барлыкка килә:
әдәби телдә: дул қ ын (tolqun), диңгез (te ŋ iz), дүрт (tort), ди (te), диде (tedi) һ. б.;
урта диалект сөйләшләрендә: дары – тары, да ғ ы – та ғ ы, дастымал – тастымал; дуфан – туфан, ду ғ ару – ту ғ ару; дегәнәк – тигәнәк, дәгәрмәс – тәгәрмәч һ. б. Сүз башында т авазының яңгыраулашуы, нигездә, урта диалектның Уралда таралган Нократ-Кистем, Эчкен, Красноуфим сөйләшләре өчен хас [54] Юсупов Ф. Ю. Татар теленең диалектлары: Урал сөйләш-ләре. – Казан: Мәгариф, 2003. – 135, 247, 366 б.
.
Урта диалектның керәшен татарлары сөйләшләрендә сүз башында т~к тәңгәллеге теркәлгән: теләү – келәү, төнәген – кенәген, теләнче – келәнче һ. б. Аерым сүзләрдә шундый ук т~к тәңгәллеге сүз уртасында сонор тартыклар янәшәсендә дә барлыкка килгән: җикмеш (җитмеш), кәлкә (кәлтә), әмма мондый үзенчәлек башка төрки телләрдә билгеләнмәгән.
Төрки телләр күләмендә алганда, сүз башы өчен т~ч тәңгәллеге хас һәм ул башлыча чуаш телендә (а), сирәгрәк угыз төркеменә (ә) кергән төрек, азәрбайҗан телләрендә һәм уйгур телендә чагылыш таба.
а) чуаш телендә: č еr (тез), č elxe (тел), č ere (тере);
ә) азәрбайҗан теле диалектларында: č i š – di š (теш), č u š man (дошман); төрек теле диалектларында: č irnak (тырнак), č ар (tар) «сила»; уйгур телендә: č i š /di š, č i š i/di š i (теше, сау- лык) һ. б. [55] СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 210.
Сүз уртасында: а) интервокаль позициядә әдәби телдә, шулай ук диалект һәм сөйләшләрдә т авазы саклана: ите, утыз, утын, ботак, утар һ. б. Кушымчалар ялганганда да, ул үзгәрешсез кала: китү, бетү, көтә, ата һ. б.;
ә) сүз уртасында сонор тартыклар янәшәсендә аерым очракларда т~д тәңгәллеге барлыкка килә, әмма ул аерым сөйләшләрдә генә урын алган:
• урта диалект сөйләшләрендә: көйәндә (көйәнтә), қ аралды (каралты), шалдырау (шалтырау) һ. б.;
•көнбатыш диалект сөйләшләрендә: селдәү (селтәү/ташлау), абдырау (аптырау), былдыр (былтыр) һ. б.
Сүз ахырында, кагыйдә буларак, т авазы үзе саклана: сөт, көт, сыт, канат, корт, ат һ. б.
*d(д) тартыгы. Тел алды, йомык яңгырау тартык *d(д) иң борынгы төрки нигез телгә нисбәтләнми, аның сүзнең төрле урыннарда кулланылышы т~д тәңгәллеге нәтиҗәсе буларак карала [56] СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 211–212.
.
Сүз башы позициясендә татар телендә бу аваз:
а) алда искәртелгәнчә, т~д тәңгәллеге буларак чагылыш таба: да ғ а (taqa), дүрт (t ӧ rt), дала (tala), диңгез (te ŋ iz), дуңгыз (to ŋ uz) һ. б.;
ә) хәзерге телдә рус теле аша кергән сүзләрдә һәм гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла: дистә (десяток), диплом, дару, доклад, депо; дин, дәва, дә ғ wа, дәһри һ. б.;
б) һәртөрле аваз ияртемнәрендә һәм алар нигезендә ясалган сүзләрдә килә: даң-доң, дөбер-дөбер, дөрс-дөрс, дарс-дарс, дерт итү, дерелдәw, даң ғ ырдаw, доң ғ ырдаw, ду килү, дуылдаw һ. б.
Сүз уртасында (интервокаль позиция) *d(д) тартыгы хәзерге телдә: адаш, адым, бәдән, бөдрә, җиде, идән, йодрык, йөдәү, қ ада, қ ада қ, қ ода, сыдыру, чыдау, ындыр һ. б. сүзләрдә чагылыш таба.
Бу сүзләрнең күбесе борынгы тел сүзлекләрендә дә *d(д) авазы белән теркәлгәннәр: адаш – aдa š , йодрык – j ï druq, йөдәу – jud (терпеть капризы) яисә т~д тәңгәллеген чагылдыралар: җиде – jeti, җидегән – jetig ä n һ. б.
Читать дальше