Аерым сөйләшләрдә d(д) авазы интервокаль позициядә з белән чиратлаша: идән – изән, идел – изел, йодры қ – җозро қ һ. б.
Сүз ахырында *d(д) тартыгы бөтенләй диярлек очрамый, алынма сүзләрдәге д авазы да, кагыйдә буларак, әйтелештә сангыраулаша: суд – сут, доклад – доклат һ. б.
Өрелмәле тартыклар, аффрикатлар һәм аларның тарихы
Хәзерге татар телендә (әдәби телдә һәм аерым сөйләшләрдә) өрелмәле тартыклардан һәм аффрикатлардан түбәндәге авазлар кулланыла:
а) өрелмәле тартыклар: с, ш, ч, җ, ж авазлары;
ә) аффрикатлар: ц, тч, тҗ.
Әдәби телдә, нигездә, өрелмәле тартыклар гына кулланыла, бердәнбер кушык тартык ц исә алынма сүзләрдә һәм язылышта гына килә. Әйтелештә исә ул өрелмәле с авазы белән алышына: цирк – сирк, цунами – сунами һ. б. х, ж авазлары, нигездә, алынмаларда – рус теле аша кергән сүзләрдә, шулай ук гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла: хәят, хат, характер, химия, жанр, жаргон, жәл һ. б.
Алдагы бүлекләрдә искәртелгәнчә, тартыкларны борынгы төрки нигез телгә мөнәсәбәттә реконструкцияләүдә берничә тарихи чор аерып карала:
а) иң борынгы төрки нигез тел;
ә) соңгырак чорга караган нигез тел;
б) нигез телнең аерым төрки телләргә таркалу чоры. Төрки телләр тарихы буенча хезмәтләрдә хәзерге төрки телләрдәге һәм шул исәптән татар телендәге аерым өрелмәле тартыкларның һәм аффрикатларның килеп чыгышы да төрле тарихи чорларга нисбәтләнә [57] СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 213–218.
.
Иң борынгы төрки нигез тел өчен, мәсәлән, өрелмәле тартыклардан бары тик саңгырау *s(с) тартыгы һәм * č (ч) аффрикаты реконструкцияләнә.
Өрелмәле *z(з) тартыгы борынгы аваз булып санала, әмма ул сүз уртасы һәм сүз азагы өчен генә хас, ә сүз башында кулланылышы (зирек, зелпе, зарыгу, зыкы) с~з тәңгәллеге нәтиҗәсе буларак аңлатыла.
Өрелмәле * š (ш) тартыгы соңгырак чорларга, ягъни икенчел төрки нигез телгә нисбәтләнә. Аның килеп чыгышы тарихи чиратлашулар нәтиҗәсе һәм алынма сүзләр тәэсире белән аңлатыла.
*s(с) тартыгы. Сүз башы позициясендә татар телендә, нигездә, борынгы *s(с) авазы саклана: сабан, са ғ ыз, сан, сау, сөлек, сигез, сөлге, сөңге, су, сүз һ. б.
Аерым сүзләрдә с~ч тәңгәллеге урын ала: чәч – sа č (волос) , чәч – sа č (сыпать), чәчрә – sa č ra, чәнеч – san č , чәчел – sa čï l. Бу очракта борынгы *s(с) авазының өрелмәле ч авазына үзгәреше әлеге сүзләрнең нечкә гармониягә күчеше (а~ә тәңгәллеге) белән бәйле булырга мөмкин.
Татар теленең аерым сөйләшләрендә һәм гади сөйләм телендә һәртөрле алынма сүзләрдә сүз башында с~ч, с~ш ассимилятив тәңгәллекләре күзәтелә: ситсы – читсы, син- дек – чиннек, сишәмбе – чишәмбе, саташу – чаташу, семья – чимия, су ғ ыша – шу ғ ыша, сыйырчы қ – шыйыршы қ һ. б. Башкортстанда таралган татар сөйләшләрендә с~һ тәңгәллеге урын ала: сал қ ын – һал қ ын, сүз – һүз һ. б. Кайбер төрки телләрдә (мәсәлән, төрек, кыргыз телләре) сүз башындагы с~з тәңгәллеге татар сөйләшләрендә берничә мисал белән генә чикләнә: сәрдә – зәрәтә, сумлаw (агач эшкәртү) – зумнаw, сөңге – зөңгө. (Пермь сөйләше) [58] Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Беренче китап / Ф. С. Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 188 б.
Сүз уртасында (интервокаль позиция) борынгы *s(с) саклана: асыл, басым, бүсер, кысу, исән, кисәк, кисәк-косак һ. б.
Сүз уртасында икеләтелгән тартык – геминатлар куллану әдәби телдә эссе, йассы кебек сүзләрдә генә очрый.
Ике сузык уртасында с авазының көчсезләнүе, ягъни Көньяк Себердәге төрки телләрдә (алтай, тува, шор телләре) шактый киң таралган с~з тарихи тәңгәллеге татар теле өчен бөтенләй диярлек хас түгел, бары тик ул Себер татарлары диалектларының Калмак сөйләшендә аерым сүзләрдә генә теркәлгән: қ айсы – қ айзы, йасау – йазау, сасу – сазу һ. б. [59] Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Икенче китап / Ф. С. Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 446 б.
Урта диалектның Сергач сөйләшендә урын алган сигезән (сиксән), тугызан (туксан) рәвешле әйтелешне, с~з тәңгәллеге булудан бигрәк, борынгылыкның саклануы дип карарга мөмкин: sekiz+оп, toquz+оn һ. б.
Сүз уртасында тартык авазлар янәшәсендә с саклана: астар, бас қ ыч (сөйләм телендә: бачкыч – охшашлану), иске, қ асма қ, қ ыс қ а, мыс қ ыл һ. б.
Читать дальше