Ризаэтдин Фәхретдин - Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Здесь есть возможность читать онлайн «Ризаэтдин Фәхретдин - Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: История, Прочая научная литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китап – татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Ризаэтдин Фәхретдиннең сайланма әсәрләр тупланмасы. Җыентык, халкыбызның борынгы заманнардан алып XX йөзнең беренче яртысына кадәр булган тарихын, мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр тормышын һәм иҗатын, мәктәп-мәдрәсә, мәгърифәт, рухи мәдәният тарихын, дин, әдәп, әхлак мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү һәм барлау өчен, бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмаган кыйммәтле чыганак булып тора.
Җыентыкта Р. Фәхретдиннең 1993 елда дөнья күргән «Болгар вә Казан төрекләре» (тәрҗемә итүчесе һәм төзүчесе Ә. Хәйруллин) һәм 1996 елда нәшер ителгән «Алтын Урда ханнары» (Р. Әмирхан эшкәртүендә) хезмәтләре туплап бирелде.
Китап тарихчыларга һәм киң катлау укучыларга адреслана.
PDF A4 форматында нәшрият макеты сакланган.

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Болгар мәмләкәтенең бик зурайган һәм кечерәйгән вакытлары да булды. Күбрәк вакытта үз идарәсендә булган милекләре Урал таулары, Ока һәм Сура сулары, Дон буйларыннан гыйбарәт буладыр иде.

Болгар мәдәниятле һәм үз күршеләренә караганда гыйлемле мәмләкәт иде. Рус кенәзләреннән Владимир беренче тапкыр болгарлар белән сугышырга булганда, гаскәренең башлыгы моңа: «Болгарларның аяклары итекле, без аларны җиңә алмыйбыз, безгә үзебез кебек аяклары чабаталы булган халыклар белән генә сугышырга кирәк», – дип киңәш биргән иде [13] Карамзин тарихы, 1 кис., 18 б. . Моннан максат – «болгарлар гыйлемле һәм мәдәниятле, өс-башлары бөтен һәм әсбаплары камил, әмма без алар дәрәҗәсендә түгелбез» диюдер. Соңгы вакытларда рус падишаһлары, татарларны җиңеп, дәрәҗәләрен бетергәннән соң да, «болгар кенәзе» дигән дәрәҗәле исемнәрен һаман дәвам иттерделәр һәм моның белән бер мәмләкәттә булган бөтен төрек кавеменә һәм ислам милләтенә хаким булуларын мактану урынында кулландылар.

Болгар хөкүмәте үзе акча сугадыр иде. Шуның белән бергә, Болгар мәмләкәтендә гарәп хөкүмәтләре, шулай ук Иран һәм Европа хөкүмәтләре тарафыннан сугылган акчалар да кулланыладыр иде. Ул вакытларда бу гадәт бер Болгарда гына түгел, бәлки бөтен дөньяда гомуми булып, һәр урында һәртөрле алтын, көмеш һәм бакыр акчалар кабул ителәләр һәм кулланылалар иде.

Болгарларның нәселләре вә телләре

Болгар кавеменең, «төрек» нәселеннән булып, төркичә сөйләшүләрендә шөбһә юк. Боларның мәдәниятләре югары дәрәҗәдә булган чакларында, араларында катнашып йөргән гарәпләр боларның төрек кавеменнән булуларын һәм төркичә сөйләшүләрен (телләре төркичә булуны) бәян кылалар.

«Болгар дигән кавем нинди халык буладыр?» – дип сорауга каршы һиҗри белән 433 елда Багдад шәһәрендә булган Болгар хаҗиларының берсе: «Төрек белән сәкълаблар (яки саклаблар) катнашыннан һәм аралашуыннан хасил булган кавем», – дип җавап бирде [14] Тарихел-кямил, 9 кис., 173 б. Әлеге сүзнең мәгънәсе: «Шәрык тарафыннан килүче төрекләр (һуннар) белән җирле төрекләр катнашкан кавемнәр болгар дип аталдылар», – диюдер. . Бу – дәгъваны исбат итәдер. Чөнки сәкълаб чынбарлыкта үзе дә төрек иде [15] ХVIII гасыр урталарында «Ибне Фазлан болгарларны славян кавеменнән дип хәбәр бирә, шуның өчен болгарлар славян кавемнәре булыр» дигән бер фикер таралган иде. Соңгы вакытларда шушы фикернең ялгыш икәнлеге ачык мәгълүм булды. Ялгышуның сәбәбе: әлеге кешеләрнең Ибне Фазлан гыйбарәсендәге «сәкълаб» сүзен «славян» дип тәрҗемә итүләредер. Бу кешеләр бу көннәрдәге Мисыр һәм Сүрия гарәп язучылары телендә «сәкълаб» сүзе «сәклау» сүзеннән гарәпчәләштерелгән дип фикерләгәннәр һәм «сәклау» белән «сәкълаб» бер нәрсә, шуңа күрә болгарларның славян булулары бар дип хөкем йөрткәннәр. Әмма чынлыкта Ибне Фазланның «сәкълаб» дип сөйләгән кавеме – славян түгел, бәлки финдыр. Бу югарыда да сөйләнде. .

Төрек кавеменнән булган болгарларның сүзләре төркичә булачагы үзеннән-үзе билгеле. Дөрес, кайбер иске кабер ташларындагы язуларның безнең бу көндәге телебезгә нисбәт белән чуваш теленә (җирле сөйләменә) якын булганлыгы инкяр ителми. Ләкин моннан болгарларның телләре төркичә булмавы түгел, бәлки кайбер мөселманнарның чуваш телен кулланган булулары гына аңлашыладыр. Чуваш теле үзе дә төрки телләрнең бер тармагы гына булса кирәк. Һәрхәлдә, әлеге кабер ташларындагы язулардан мөселман чувашлар булганлыгы һәм кабер ташлары да үз җирле сөйләм телендә язылганлыгы аңлашыла. Болгарлар арасында чуваш һәм мордва мөселманнары булуы ихтимал [16] Болгарларның төрки нәселдән булулары һәм төркичә сөйләшүләре – соңгы галимнәр тарафыннан кабул ителгән бер хакыйкатьтер. Шуңа күрә бу турыда сүз озайтуга ихтыяҗ юк. .

Дунай буена урнашкан болгарлар, җан хисабы белән үзләреннән күп булган славян кавемнәре белән аралашулары аркасында, үз тарихларын һәм милләтләрен онытып, славян булып киттеләр. Бары ыругларының исеме булган «болгар» сүзен генә үзләренә исем итеп саклап калдылар. Юкса алар Казан һәм Урал буйларындагы мөселманнар рәвешендә чын болгарлар һәм чын төрекләр бит. Телне тикшерүче белгечләр, «болгар» сүзе төркичә булган кебек, үзләренең сүзләрендә төркичәдән үзгәргән яки сәламәт хәлендә төркичә сүзләр күп, дип риваять итәләр [17] «Камусел-әгълам» да («Галәм сүзлеге») «Болгар» бүлегендә Дунай болгарлары хакында беркадәр җентекле аңлатулар бар. .

Болгарларның мәдәниятләре. Кәсеп вә һөнәрләре

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки»

Обсуждение, отзывы о книге «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x