Ленар Шәех
Казан – Мәскәү
Мин тагын ерак сәфәргә кузгалам. Күңелем тулы аңлатып булмый торган тойгылар. Ни дисәң дә, әле күз күрмәгән җирләр, ят халыклар, чит тел… Баштарак җанны биләгән ашкыну хисе, аэропортка килеп җиткәч, бераз сүрелә төшә. Кайда гына, кайчан гына булса да, күз ияләшкән, акыл күнеккән, күңел береккән җирдән китү җиңел түгел. Бигрәк тә берүзең алыс юлга чыкканда. Шунысы куаныч: якыннарың исән-имин әйләнеп кайтуыңны көтә, изге теләктә кала…
Самолёт кузгала. Ул әкрен генә очу юлына чыга да, бар көченә куып, зәңгәр чиксезлеккә күтәрелә. Очкыч эчендәге шом, аның шау-шуы күңелгә дә үтеп керә шикелле. Догалар укып, Аллаһтан хәерле юл, исән-сау барып җитү һәм әйләнеп кайту насыйп итүен сорыйсың. Амин шулай булсын!
Очкыч җирдән аерылуга, күңелдәге иләс-миләслек кими төшеп, үзгә үлчәнешкә күчәсең, күккә якынаясың. Башыңа, дулкын-дулкын булып, яңа уйлар килеп бәрелә. Алар шигырьгә әверелә һәм каләм очыннан тама, хәтта тыйнак ташкындай агыла башлый.
Гадәттә, мин чит төбәкләргә, чит илләргә эш буенча барам. Әдәби фестивальләр, китап ярминкәләре, халыкара мәдәни бәйрәмнәр… Юлым һәрвакыт Мәскәү аша уза. Казаннан Мәскәүгә, Мәскәүдән Лондонга, йә булмаса Стокгольмга, Брюссельгә, йә Әнкарага, Бишкәккә, Бакуга…
Казан – Мәскәү арасы… Ун чакрым биеклектә, чиксез аклык булып җәелеп яткан болытлар өстенә күз ачкысыз яктылыгын сипкән кояш астында, галәмнән искән салкын җилләр камалышында гүяки җирдә тарихи вакыйгалар ярала кебек. Вакыт-вакыт ак томан эченнән тулы бер манзара пәйда була. Әйтерсең син вакыт буйлап, гасырлар-чорлар аша сәяхәт итәсең. Әнә болгар ханы, Алмыш ханның оныгы Мөэмин ибне Хәсән белән рус кенәзе Владимир, «ошбу солых судагы таш өскә калыкса, колмак суда батса гына бозылыр» дип, дуслык килешүен имзалый… Әнә бөек Алтын Урда гаскәрләре Мәскәүгә якынлаша… Әнә Явыз Иван чирүе Казан ханлыгына яу чаба… Әнә Сөембикә, туган ягы белән хушлашып, Мәскәүгә китеп бара… Әнә Мәскәү һәм Казан арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүгә кул куела…
Ике арада каршылыклар да күп булган, шул ук вакытта дуслыкның да тамыры тирән. Меңьеллыкларны алып карасаң, дөньяда кайсы гына халыклар бер-берсен яулап алырга тырышмады икән?! Милләтләр арасында төзелгән дуслык солыхларының да исәбе-саны юктыр…Чоры шундый булган шул. Кешелек туктаусыз үскән, камилләшкән, үзгәргән. Узганнар чабудан тартса да, бүгенге җәмгыятьтә татулык һәм бердәмлек беренче урында тора.
Хәер, озын сәфәр, дөнья күрү, әлегә кадәр ят булган мәдәният, бигрәк тә чит ил кешеләре белән аралашу, уйларыңны тәртипкә сала, рухыңны баета һәм тулыландыра, хәтта сине үзгәртә дә.
…Әле тагын Мәскәүгә юл төшәргә тора. Мәскәү Казансыз яши алмаган кебек, Казан да Мәскәүдән башка алга бара алмый. Килер елларыбыз, барыр юлларыбыз хәерле булсын!
Ленар Шәех 17 февраль, 2021 ел
Бездәге горурлык
Мең затка торырлык,
Бездәге горурлык җитәрлек.
Халкыбыз өчен лә
Ут-ялкын эчендә
Барырбыз тауларны күтәреп!
2002 Казан
«Дала җиле килеп хәбәр бирә…»
Дала җиле килеп хәбәр бирә:
Болгар, Биләр, Сувар, Җүкәтау…
Елак бала булып төшкә керә
Гасыр күмгән шушы һәр атау.
2003 Казан
(Мари Луиза Кашниц буенча)
Бүген сине кабат
Яр буенда күрдем.
Ак күбекләр
нәни
Тәпиеңне күмде.
Аяк бармакларың
Ком астында калды.
Синең күңел ярдан
Теләмичә барды.
Уйнаклады дулкын –
Мәңге яшәр төсле,
Яр буена ашып,
Эзләреңне үпте.
Дулкын килде, һәм син
Миңа карап көлдең.
Диңгез дулкыннары
Янә ярга менде.
Җан түремдә сагыш,
Син сизмәдең инде.
Ярсу дулкын аяк
Очларыңда сүнде.
2003 Казан
Егерменче йортта
Унҗиденче фатир…
Иртән чыгып китте,
Кичкә тагын кайтыр.
Дусларына гына
Китеп баргандыр ул.
Бу көннәрне озак
Көтеп аргандыр ул.
Күпме янып-көеп,
Өйдә ятты кышын.
Язлар аяк басты,
И күңелкәй, очын!..
Күзләргә нур кунды,
Биткә кан йөгерде.
Иреннәрдә кабат
Елмаю күренде.
Читать дальше