Аягына басты:
«Мин яшәргә тиеш…
Мин язарга тиеш,
Әле исән килеш…»
Төннәр буе бүлмә
Ут балкытып янды.
Шагыйрь керфекләрен
Ачы яшьләр сарды.
Каләм, бии-бии,
Ак кәгазьдән чапты.
Кыш буе җыелган
Уй дәрьясы акты.
Ходай бирде сиңа
Талпынырга ирек.
Күз алдында шаулый
Бөре ачкан зирек…
…Иртә белән генә
Чыгып китте өйдән.
Саубуллашып калды
Сары буяу идән…
Дусларына гына
Китеп баргандыр ла.
Сүзләре күп булып,
Кичкә калгандыр ла…
…Егерменче йортта
Унҗиденче фатир…
Кичә чыгып китте,
Бүген
кайтыр,
кайтыр!..
2003 Казан
Җан – күбәләк,
Күбәләк – җан,
Кунак булып
йөри чәчәктә…
2003 Казан
«Чәчләрем дә әз-мәз агаралар…»
Чәчләрем дә әз-мәз
агаралар,
Ә офыкта күпме
баганалар…
Баганалар саен
бер ел бара.
Гомер үтә, алар
артта кала.
Чыбыклары – көннәр,
төрле-төрле…
Безне тарта күкме,
әллә җирме?..
…Офык читләре дә
агаралар.
Әле алда күпме
баганалар…
2003 Казан
Күз алдыңа китер:
Нокта яки өтер,
Өтер яки нокта… –
Алга ыргыл! Тукта!
Күз алдыңа китер:
Тормышыңа өтер,
Тормышыңа нокта… –
Уйлан! Атла! Тукта!
Мәхәббәткә нокта,
Мәхәббәткә өтер,
Күз алдыңа китер:
Өтер, өтер, өтер…
Калганнары – «туфта»!
2003 Казан
Сине күргән саен җанда
Бер шигырь бөреләнә.
Тамчы гына булган шатлык
Зурая, эреләнә.
Җилкәмнән тау төшеп китә,
Каурыйдай җиңеләям.
Кысыла бөтен көченә,
Тартыла күңел җәям.
Шул чагында, кош шикелле,
Эх, бер очасы килә.
Сөю тулы яшьләремә
Нидер кушасы килә…
…Сине күргән саен җанда
Бер чәчәк бәреп чыга.
Гөлчәчәкләргә төренеп,
Шигырь ияреп чыга.
2003 Казан
Дөньяда бәхет мизгелен
Бары бер кат кичердем.
Бар халәтем белән тойдым,
Гомерлеккә исердем.
Күзләреңә бары бер кат,
Бары бер кат багалдым.
Тирән сихер дәрьясында
Шул бәхетне табалдым.
Бары бер кат кулларыңны
Йөрәгемә алалдым.
Күктән көлгән ай шикелле
Кызардым да агардым.
Бары бер кат иреннәрем:
– Сөям… – дип пышылдады.
Син генә хис дулкынына
Нигәдер кушылмадың…
Дөньяда бәхет мизгелен
Бары бер кат кичердем.
Ак томаннарга уралдың,
Эредең, очтың, югалдың… –
Мин мәңгегә исердем.
2003 Казан
Кала теле түгелсең син –
Сала теле.
И бүленмәс һәм сер бирмәс
Ана телем.
Авыл саклый синең тирән
Тамырыңны.
Ә шәһәрдә «Явыз Иван»
Ябырылды.
Сабыйларың урыс теле
Кочагында.
Кара бөркет үз нотыгын
Куша монда.
Ялгыз калган Робинзондай
Бүген хәлең.
Кая синең горурлыгың
Һәм мөнбәрең?..
Кая синең күкрәк киереп
Йөргән чагың?..
Кая синең төркилегең?..
Кая чаңың?..
…«Әннә», – диеп ачылмаса
Сабый теле,
Киләчәктә кем аңлар соң,
Телем, сине?..
2003 Казан
«Башым тулы миллион идеяләр…»
Башым тулы миллион идеяләр,
Миллион шигырь әле тумаган.
Әйтерсең лә минем уй галәме –
Ачылмаган төпсез чемодан!..
2003 Казан
Күзләреңә карарга да
Кыялмыйм –
Әллә нинди оялчан мин,
Хыялый.
Сөю тулы карашымны
Тыялмыйм,
Мәхәббәтле күзләреңнән
Туялмыйм…
Яннан узсаң, уйларымны
Җыялмыйм…
Төштә генә никтер синнән
Оялмыйм.
2003 Казан
Син – якын-тирәдә,
Мин – күрше бүлмәдә.
Арада ялгызы
Йөрәгем тирбәлә.
2003 Казан
Шүрләп куям салкын кышларыннан,
Кызыл алма төште учларымнан –
Тәгәрәде ап-ак карлар буйлап,
Боз каплаган ап-ак ярлар буйлап…
…Кайнар алма барда учларымда
Шундый рәхәт иде кышларын да!..
…Син бердәнбер соңгы алмам инде,
Мин бүтәнне яраталмам инде…
2003 – 2004 Казан
«Йолдызларга сөйләр идем сөюемне…»
Йолдызларга сөйләр идем
сөюемне.
Алар әйтер: «Юләрләндем
диюеңме?..»
Читать дальше