Ленар Шәех - Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Здесь есть возможность читать онлайн «Ленар Шәех - Казан – Мәскәү / Казань – Москва» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Казан – Мәскәү / Казань – Москва: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Казан – Мәскәү / Казань – Москва»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китапта шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге Республика, Ауразия халыкара премияләр лауреаты Ленар Шәехнең төрле елларда язылган шигырьләре, шул исәптән өр-яңа әсәрләре урын алды.

Казан – Мәскәү / Казань – Москва — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Казан – Мәскәү / Казань – Москва», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Күңелемә күз сал –
Анда синең рәсем.
Хыялымда да син,
Учларымда – яшем…

Үткәнемдә дә син,
Бүгенгемдә дә син…
Ул сурәткә, белмим,
Нәрсә диеп дәшим?..

Рәсем, салкын рәсем…
Нәрсә бирә сурәт?..
Аңларсыңмы? Юкмы?.. –
Миңа үзең кирәк…

2004 Казан

Без карт идек…

Без яшь идек…

Лилия Гыйбадуллина

Без карт идек…
Сүлпән кояш идек,
Кышкы ак кар,
Туңган боз идек.
Япь-яшь кызлар,
Мәхәббәтле кызлар
Гашыйк итте,
Шуңа бозылдык.

Без карт идек…
Хәзер без яшь инде,
Күңел чыклы,
Күңел чыланган.
Егетләрдәй очып
Чыгып киттек
«Картлык» дигән
Кара чоланнан.

Без карт идек…
Хәзер без яшь инде,
Йөрәк сөя,
Йөрәк сөелә.
Яшь кызларның
Җылы кочагында
Картлыкның да
Башы иелә.

2004 Казан

«Сагыш төргән гамьле кичләремдә…»

Сагыш төргән гамьле кичләремдә
Керәсең дә, әнкәй, төшләремә:
«Сабыр бул син, нык бул, балам, – дисең, –
Мин гел синең янда калам», – дисең…
Сагыш төргән гамьле кичләремдә.

Бәхет-шатлык тулы кичләремдә
Керәсең дә, әнкәй, төшләремә:
«Гел көлеп тор, газиз балам, – дисең, –
Синең өчен мин шатланам», – дисең…
Бәхет-шатлык тулы кичләремдә.

2004 Казан

Таң кызына

А-га

Син еракта.
Тонык шәүләң генә
Күз алдымда бии ялгызы.
Бүген дә кич.
Кояш баеп бара.
Кайчан киләсең соң, Таң кызы?

Мин берүзем.
Сине уйлый-уйлый,
Фикерләрем, уем чуалган.
Татлы хыял
Кояш белән бергә
Ак офыкка китеп югалган.

Юк, кирәкми
Якты йолдыз, ае.
Юк, кирәкми төнге манзара.
Кичке салкын
Тәнне чымырдата.
Кайчан киләсең соң, җан ярам?

Керфек какмыйм.
Алсу таңны көтәм.
Вакыт ага. Күңел ялгызы…
Сине эзләп,
Ак офыкны күзләп,
Төнге юлга чыгам, Таң кызы…

2004 Казан

Үткәннән килгән өн

Суда йөзә бүрәнәләр,
Ялгыз бүрәнәләр…

Кайда син, Болгарым, Кашаным?..
Кайда син, Биләрем, Суварым?.. –
Җиде төн уртасы җиткәндә,
Бу хакта күкләрдән сорадым.

Ерактан, үткәннәр иленнән –
Чулманнан, Агыйдел, Иделдән
Өзелер-өзелмәс өн килде:
«Без күптән бу җирдә юк инде…»

Төзедек Урдасын, ханлыгын,
Тау итеп калдырдык байлыгын.
Кая ул без салган мәмләкәт? –
Үткәндә – һәлакәт, һәлакәт…

Казанны илбасар алганда,
(Юк сезнең акланыр хакыгыз!)
Ханбикә, Үтәмешгәрәйне
Кәнизәк иттегез, саттыгыз.

Урыска калдыгыз уллыкка –
Сез хәзер биш йөз ел коллыкта,
Без хәзер биш йөз ел коллыкта…
Безнең рух кайгылы, борчулы,
Каршыда киселгән кул чугы…

Төзедек Сараен, Үкәген,
Без сезгә зур дәүләт калдырдык.
Дошманнар мыскыллап көлделәр:
«Үткәнен җимердек, яндырдык!..»

Ерактан, гөл-көлләр иленнән –
Чулманнан, Агыйдел, Иделдән
Сүрелер-сүрелмәс өн килде:
«Сал суда баталмас бит инде…»

2004 Казан

Имәнкискә кызына Такталачык егетеннән ачык хат

Күп баш ваттым бу хакта:
Син – Имән, ә мин – Такта,
Бик кызык бит, чынлап та.

Күреп торам ап-ачык:
Син – Кискә, мин – Алачык,
Йөрим шулай фал ачып.

Уңда, сулда гел урман…
Мин – Агыйдел, син – Чулман,
Икесе дә бер юлдан.

Уйланам, панимаешь,
Мин – Актаныш, син – Лаеш,
Кояш чыгыш һәм баеш…

Тактасы да кирәкле,
Имәне дә кирәкле –
Булыйк тырма-көрәкле!..

Әйтәм ачыктан-ачык:
Булсын Имәналачык,
Исең китмәсен һич тә –
Булсын, шәт, Тактакискә!

…Йөзгә җылы җил бәрә…
И. кызына Т. егете
Кайнар сәлам җибәрә!

2004 Казан

Вакыт

Вакыт – сынау.
Чыдап була,
Түземлегең
Булса унау.

2004 Казан

Синсез яшәү

Синсез яшәү бик тә авыр миңа,
Көнем моңсу, төнем караңгы.
Күңел яшем учка тамган чакта,
Кем дәвалар йөрәк ярамны?

Синсез яшәү бик тә авыр миңа,
Җанда сагыш-гамьнәр өеме.
Ак болытлар күмгән ак офыкта
Билгесезлек, томан төене.

Синсез яшәү бик тә авыр миңа,
Үзем генә беләм хәлемне.
Юлларымда килеп чыгарсыңмы,
Иңгә салып бәхет шәлеңне?..

2004 Такталачык – Казан

Гашыйк

Иләсләнеп йөри болында,
Ромашкалар аның кулында.
Үзе җырлый… Әллә… елыймы?..
Күккә карап, нидер сорыймы?..

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Казан – Мәскәү / Казань – Москва»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Казан – Мәскәү / Казань – Москва» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


libcat.ru: книга без обложки
неизвестен Автор
Алексей Вязовский - Казань
Алексей Вязовский
Марат Әмирханов - Казан-йорт / Казань-юрт
Марат Әмирханов
Светлана Хворостухина - Казань
Светлана Хворостухина
Александр Омельянюк - Казань
Александр Омельянюк
Александр Ханников - Казань
Александр Ханников
Рамиль Гарифуллин - Казань – ностальжи
Рамиль Гарифуллин
Отзывы о книге «Казан – Мәскәү / Казань – Москва»

Обсуждение, отзывы о книге «Казан – Мәскәү / Казань – Москва» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x