2004 Казан
Син генә, син генә
уемда.
Син миннән китәргә
җыенма.
Сөюдән тилергән
җүләр мин.
Беркая, беркая
җибәрмим!
2004 Казан
Башым тулы очы чыкмас уйлар.
Күзне йомам. Алда – караңгылык.
Тонык шәүлә яткан көн өстенә,
Нигә шулай, нигә караңгы нык?..
Кабызыгыз утны, кабызыгыз,
Кая кояш, кая ай гынам?..
Йолдызлар да сүнеп беткән мәллә? –
Караңгыда ялгыз кайгырам.
Кычкырамын, кайнар яшем тама
Салкын хаос, бушлык эченә.
Тавышымнан үз колагым тона,
Тартылса да кыл бар көченә.
Үзәкләрем өзелергә җитте,
Кабер кебек тып-тын, караңгы.
Берәр вакыт, дөм пәрдәсен ертып,
Сыңар йолдыз гына карармы?..
Башым тулы очы чыкмас уйлар…
Шәүлә яткан көнем өстенә.
Кичә янган кояш, йолдызларга
Төн сихерен кем соң өстерә?..
Күзне йомам. Алда – караңгылык…
Бер шырпы сыз бушлык эченә.
Ачынудан бәгырь, күңел сына,
Тартылса да җан бар көченә.
2004 Казан
Китәсең дә югаласың
Имтихан арасында.
Берүзем утырып калам
Таш Казан каласында.
Уку гына синең уйда,
Минекендә – син генә.
Бүлмә тәрәзәмә чиртә
Кышкы суык җил генә.
Кар сибәли ара-тирә
Син киткән сукмакларга.
Артыңнан җилдерер идем
Ярсу, уйнак атларда…
Уем атлардан да җитез –
Синнән алда чаба ул.
Сезнең авыл юлларына
Җан нурымны яба ул.
Синең өең монда гына,
Минеке – әллә кая.
Бер көнгә килеп китәсең,
Туң юлдан тая-тая.
Әллә каян, әллә нидән
Бер сәбәп табасың да,
Китәсең дә югаласың
Имтихан арасында.
Буранга кереп чумасың,
Күкләргә ашасыңмы?..
Сәбәп-сәбәп дигән булып,
Әллә алдашасыңмы?..
Мин – беркатлы, мин ышанам…
Тиздән янга килерсең,
Сагыну-сагышларымда
Ак кар булып эрерсең.
2005 Казан
Көннәр буе көтеп ятам
Синең шалтыратуны.
Туктат инде, эндәшмичә,
Җанны аптыратуны.
Ярый, бер төн йокламадым,
Бер төн өйдән чыкмадым.
Телефондагы сәгатьтән
Минутларны чутладым.
Кесә телефоным дәшми,
Бер тын-тавыш чыгармый.
Синең хәбәреңне көтеп,
Ничек түзәдер армый?
Шалтыратуыңны көтеп,
Йөрәкләрем сыза ич.
Ярый, мине кызганма да,
Телефоным – кызганыч.
Мине бер уйламасаң да,
Аны бер жәлләр идең…
…Кинәт телефон аркылы:
«Исәнме! Хәлләр?..» – дидең.
2005 Казан
Аслы-өсле заманасы,
Бар ярлысы, бар бае…
Дусларга, шәкертләргә бай
Чуен Гәрәй малае…
Зәңгәр күкнең кояшы бар,
Серле төннең ак ае…
Әллә каян балкып килә
Чуен Гәрәй малае.
Бөтен җирне айкап чыккан
Гади татар агае…
Гел кешеләр арасында
Чуен Гәрәй малае.
Дөнья көткән ир-атларның
Бар чанасы, бар тае…
Кулда – каләм, җанда – ялкын –
Чуен Гәрәй малае.
Гомер булгач була инде
Алае да болае…
Җиде – җитмеш арасында
Мәгъсүм Гәрәй малае.
2005 Казан
«Дәшкән идем, дәшкән идем…»
Дәшкән идем, дәшкән идем –
Ишетмәдең, ишетмәдең.
Ябып куйдың, бикләп куйдың
Күңелеңнең ишекләрен.
Баккан идем, баккан идем –
Карамадың, карамадың.
Арабызда ята мәллә
Елан төсле кара адым?..
Берәр кайчан дәшәреңне,
Багарыңны беләм инде…
Үз җанымны өннән алып,
Төшләреңә керәм инде.
2005 Казан
«Агачтан төштем мин мәтәлеп…»
Агачтан
төштем мин
мәтәлеп –
җирнең тарту көче җиңде…
…Мин ятам
ятакта
әйләнеп –
бүген яту көче җиңде…
2005 Казан
Кояш кунган күзләреңә
Тутырып бер карыйм әле.
Яшәү моңы дәрьясыннан
Җаныма тын алыйм әле.
Синең күзләр Чулман кебек –
Иксез-чиксез, тирән-тирән.
Алсу таңнар яктысында
Бәхетемә якын киләм…
Гәрәбәдәй күзләреңдә
Ак болытлар агып бара…
Шул болытлар икебезне
Киләчәккә алып бара…
…Мөлдерәмә ике караш –
Җанның җанга кагылышы…
Күзләреңдә – минем күзләр,
Карашымда…
Синең күзләр чагылышы.
Читать дальше