2005 Казан
«Шыбыр-шыбыр яуган яңгырда…»
Шыбыр-шыбыр яуган яңгырда
Шыбырдаша яшел яфраклар…
Пәйгамбәрен гасыр көтә лә…
Аваз бирсә, күккә күтәрә…
Дога укый яшел яфраклар,
Җиргә кандай сауган яңгырда…
2005 Казан
«Чык суында юдым битемне…»
Чык суында юдым битемне.
Иркәм, миннән хәбәр көттеңме?..
Кайтып киләм җәйге иртәдә,
Таң нурлары булып иркәлә.
Ал гөлләрем – бүләк итәргә,
Вәгъдә биргән идең көтәргә.
Уйчан саба җиле юлдашым,
Синең янда гына юл башым.
Тәнем йөзә татлы таң буйлап,
Йөгерешә җылың җан буйлап.
Ямьле гөлләр минем кочакта,
Каршыма чык, кысып кочакла!..
2005 Казан
Июнь башы. Тупыл мамык коя.
Бар җиһанга чәчә аклыгын.
Җәй эчендә ак кар явамыни –
Нинди серле көн бу, аклы көн!..
Тәрәзәдән керә, ишекләрдән, –
Анда-монда тупыл мамыгы.
Чәчләремә кунган ак мамыктан,
Әни, күңел сине таныды…
Синең дә чәч тупыл мамыгыдай –
Үзе йомшак, үзе ак кына.
Ак төс сиңа бик килешә, әни,
Көләч чагың, матур чак кына…
…Июнь башы. Тупыл мамык коя.
Әйтерсең лә дөнья ак болыт…
Һәр ел яуган мамык әниемнең
Чәчләренә кунган ак булып.
2005 Казан
Иртән тордым. Нидер җырлый кебек,
Нидер чыңлый кебек күңелемдә.
Моң-сагыштан мөлдерәмә күңел
Әзер тора ташып түгелергә.
Оча гына, шаша гына җаным…
Шул тавышка ятып эриме?..
Серле чыңнар-җырлар арасында
Бер күбәләк булып йөриме?..
Рәхәт шундый… Бәхет сөенече
Оялаган күңел эченә.
Моң-сихергә кереп барган саен,
Мин ышанам сөю көченә.
Якты тавыш, якын тавыш килә,
Таныш та ул тавыш, түгел дә… –
Күктән иңгән кояш тамчысыдай
Синең тавыш чыңлый күңелдә.
2005 Казан
Эсселе-суыклы
яңгыр тамчылары.
Бүген тагын тышта
яңгыр тамчылады…
Тамчыламады ла,
талгын гына койды…
Болыт бөртекләре
күңелемә сыйды.
Бер эсселәп алдым…
җаннан суык үтте.
Эсселе-суыклык
бәгыремне өтте…
Өтмәде лә инде,
әкрен генә телде,
Сагыш үзәненә
боз тамчысы элде.
Гамьсез-ямьсез калдым,
бар моңнарым туңган.
Гүя бөтен күңел
суык белән тулган…
…Кышны кискән сулыш –
сөю көчлелеге,
Йөрәк тибешемнең
вулкан эсселеге.
2005 Казан
(Тулай торак бүлмәсендәге уйлану)
Казан каласында
Ялгыз гына ятам.
Офыкларга карап,
Тирән уйга батам.
Көннәр никтер салкын,
Көннәр никтер елак…
Мин Казанга якын,
Җаным аннан ерак.
Томырылып карыйм
Лаеш тарафына.
Әйдә, язмыш, мине
Йөз кат, мең кат сына!..
Тәрәз каршымдагы
Каеннарны шаулат.
Минем уем йөри
Әллә кайда шаулап.
Ничәнче көн инде
Кояш качкан күктән.
Хәят күңеленнән
Моң-сагышлар үпкән…
Карашларым эри
Офык читләрендә.
Мәхәббәтем ерак –
Лаеш чикләрендә.
Ул якын да кебек –
Күңелемдә җылы.
Йөрәгемдә – аның
Йөрәгенең җыры…
Мин аның янында,
Ул да янәшәмдә.
Ак офыкка карап:
«Сөям!..» – дип дәшәм дә…
Мөлдерәмә күңел
Бер чайпалып китә.
Гамьнәр өермәсе
Аны алып китә.
Лаеш тарафында
Гашыйк җаным эри.
Айлы төнне ярып,
Ярсу җаным йөри.
Казан каласында
Ялгыз гына ятам.
Сагышларны ертып,
Ал таң булып атам…
2005 Казан
Якты коңгырт күзләр,
Мин табынган күзләр.
Күктә йолдыз булып
Төн кабынган күзләр.
Бәхет сөенече
Гел агылган күзләр.
Өмет чаткылары –
Нур кагылган күзләр.
Күзләреңне күреп,
Мең абынган сүзләр…
Җаным аша карый
Мин сагынган күзләр.
Якты коңгырт күзләр,
Моң чагылган күзләр…
2005 Казан
Кичералсаң кичер, зинһар,
Үпкәләмә, сөйгәнем.
Мин сиңа бүләк итәрмен
Язның менә дигәнен.
Ул яз ямьле, озын булыр,
Гөлләр белән уралыр.
Икәү генә булган чакта,
Мәшәкатьләр югалыр.
Күктә генә очарбыз ла,
Тургай янәшәсендә.
Бәхет булып тирбәлербез
Ак хыял рәшәсендә.
Кулларыбыз кулда булыр,
Иңебез иңдә булыр.
Мәхәббәтнең иң зурысы
Синдә һәм миндә булыр.
Читать дальше