2005 Казан
Вакыт-вакыт күз төшерәм
Костюмың, чалбарыңа…
Килергә дә куркам хәзер
Мин синең яннарыңа.
Карашларың җитди-җитди,
Кыяфәтең акыллы.
Сине күргән егетләр дә
Бертавыштан «аһ» орды.
Читтән торып караганда,
Мөгаллимә кебек син.
Аспирантура бетергән
Бер галимә кебек син.
Депутат кыз шикелле син,
Җитәкче «апа» сыман.
Тик костюм, чалбар артында
Гади кыз ята сыман…
…Ут капкандай чабар идем
Мин синең яннарыңа…
Йон кабара, күзем салсам
Костюмың, чалбарыңа…
…Телне тешләп карап торам –
Нәрсә дияргә икән?..
Синең янга килер өчен,
Костюм кияргә микән?..
2005 Казан
Бу язларны сиңа бүләк итәм…
Бу язларны сиңа бүләк итәм,
Ул язларга сыйган барсы да –
Мәхәббәт тә, күңел сафлыгы да,
Җанны эретерлек ярсу да.
Бу язларны сиңа бүләк итәм,
Ул язларда яшәү моңы бар.
Күктән тамган тамчы чыңнарында
Сөенеч һәм бәхет тыны бар.
2005 Казан
«Табигатем минем кыр казыдай…»
Табигатем минем кыр казыдай…
Эх, очасы килә җирне ташлап.
Иксез-чиксез зәңгәр күк диңгезен
Йөзәсе лә килә бер колачлап.
Табигатем минем кыр казыдай…
Киң болыннар, иркен елгалары
Күңелемне тарта, ымсындыра…
Йөрәгемне камый еллар кары.
Табигатем минем кыр казыдай…
Кайнап торам, эх, очасым килә!..
Тормыш салган авыр арканнардан
Ычкынасым, бер бушасым килә!
Табигатем минем кыр казыдай…
Киң офыклар тарта күңелемне…
Җаным тоя: күккә очкач, җиргә
Киек каздай кире килеремне…
2005 Казан
Күрдеңме соң баш өстеңнән
Ак болыт агылганын,
Шул болытлар арасыннан
Елмаю табылганын?..
Күрдеңме соң серле төннең
Зәңгәр моң ябынганын,
Тылсымлы ай нурларының
Шул моңга кагылганын?..
Күрдеңме соң уйсулыкта
Көмеш күл чагылганын,
Бер аккошның, ярсый-ярсый,
Канатын кагынганын?..
…Дөньяны кочардай булып,
Мин сине сагынганмын!..
2005 Казан
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Көянтә, чиләкләре…
Көянтәсен кочып алган
Ак шома беләкләре…
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Сусавын басмакчымы?..
Юлына сөйгәне чыкса,
Йөрәген ачмакчымы?..
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Тамчыдай адымнары…
Мөлдерәмә күзләрендә
Саф чишмә чалымнары…
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Офыкка карый-карый…
Толымлап үргән чәчләрен
Җиләс җил генә тарый…
Су ташый кыз Ак чишмәдән…
Эх, чишмә булсаң икән!..
Пар чиләкнең ирнәвеннән
Су белән тулсаң икән!..
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Иренендә чык суы…
Юлына сөйгәне чыкса
Кузгалыр җан ярсуы…
2005 Казан
Иртә яздан мине эзлә син…
Килеп кердек сары көзгә дә…
Гамьле каен җиргә тезләнә…
Төссезлектә җаным югала,
Буш тарафтан мине юллама.
Бураннардан мине эзләмә,
Юлыкмассың минем эзгә дә…
Кулга алсаң, кар да югала…
Ак карлардан мине юллама…
Тереклекне саклар өчен лә,
Бөре тибә кайры эчендә.
Умырзаяларны өзмә син,
Иртә яздан мине эзлә син…
2005 Казан
«Мин җансыз яшәдем бугай…»
Мин җансыз яшәдем бугай
Тулы бер мәңгелек буе.
Күз төпләрем салкын иде,
Күңелемдә – кипкән кое…
Җан өрдең син һәм тудырдың
Мине сөю өереннән.
Күңелемдә коем шашкын
Хисләр белән өерелгән.
Ташып чыккан, мөлдерәмә…
Күзләремдә – яшәү моңы,
Сулышымда кайнар вулкан –
Бәхет тыны, сөю тыны…
Җанымның кап уртасында
Гөлләр үскән кочак-кочак.
Ут-чәчәкләр арасында
Мәңге сүнмәс эссе учак.
2005
Зәңгәр сирин, дымлы һава,
Тышта җылы яңгыр ява.
Ә син сирин ышыгында –
Шундый рәхәт, ышык монда…
Җил-яңгыр да сиңа тимәс,
Күңелкәең иләс-миләс…
Янып-көеп йөргән чагың,
Чәчәк аткан сөю багың…
Зәңгәр сирин арасында
Моңсуланып каласың да,
Чәчләреңә сирин кадап,
Елмаясың күккә карап…
Кулларыңда – зәңгәр чәчәк.
Йөрәгеңдә яшәячәк
Мәхәббәтнең иң зурысы,
Сөенечнең иң олысы.
Иренеңдә – бәхет дымы,
Янәшәңдә – сирин сыны.
Офыкларны нурга манчып,
Шаян кояш тора качып…
Читать дальше