Ризаэтдин Фәхретдин - Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Здесь есть возможность читать онлайн «Ризаэтдин Фәхретдин - Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: История, Прочая научная литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китап – татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Ризаэтдин Фәхретдиннең сайланма әсәрләр тупланмасы. Җыентык, халкыбызның борынгы заманнардан алып XX йөзнең беренче яртысына кадәр булган тарихын, мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр тормышын һәм иҗатын, мәктәп-мәдрәсә, мәгърифәт, рухи мәдәният тарихын, дин, әдәп, әхлак мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү һәм барлау өчен, бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмаган кыйммәтле чыганак булып тора.
Җыентыкта Р. Фәхретдиннең 1993 елда дөнья күргән «Болгар вә Казан төрекләре» (тәрҗемә итүчесе һәм төзүчесе Ә. Хәйруллин) һәм 1996 елда нәшер ителгән «Алтын Урда ханнары» (Р. Әмирхан эшкәртүендә) хезмәтләре туплап бирелде.
Китап тарихчыларга һәм киң катлау укучыларга адреслана.
PDF A4 форматында нәшрият макеты сакланган.

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Башка милләтләрнең искедән килгән тарихлары һәм мәшһүр көннәре, аерым гореф-гадәтләре һәм ганганәләре [3] Ганганә – сүзнең кешедән кешегә күчүе, сөйләм традициясе. булса, без олуг болгар һәм төрек кавеменең дә тарихы һәм мәшһүр көннәре, гореф-гадәтләре, тел-лөгатьләре һәм дә ганганәләре бар.

Чит милләтләрдә булган кебек, без олуг болгар һәм төрек милләтенең дә үзебезнең ислам динебезгә һәм ыругыбыз балаларына, ватаныбызга гакыллары һәм гыйлемнәре, мал һәм әйберләре, дәүләтләре, матди һәм мәгънәви көчләре белән азмы-күпме хезмәт итеп килгән һәм барлык халык мәнфәгате хакында фикер йөрткән, милләтне кайгырткан хөрмәтле һәм фидакяр адәмнәребез бар.

Русларның идарә итү ысуллары, кул асларындагы вак һәм зәгыйфь милләтләр белән булган мөгамәләләре дөньяга мәгълүм булды. Моны озын сөйләүнең кирәге юк. Дүрт йөз еллар кадәр шушындый кавем идарәсендә торып та, икенче бер сурәткә кермәгән, телләрен һәм гадәтләрен, диннәрен һәм үзенчәлекләрен саклап калган бер милләтнең тырышлыгы, чыдамлылыгы, түземлелеге башка кавемнәр тарафыннан да танылса кирәк.

Бу көндә үзләрен мәдәни санаган һәм ирекле рәвештә гомер сөргән милләтләр үз араларында барлыкка килгән уйлап табучы һәм башлап нигез салучы, ачыш ясаучы, бигрәк тә сугыш коралын дөньяга чыгаручы адәмнәр белән мактансалар, безнең дә, изүче бер хөкүмәт кул астында көн уздырганнары хәлдә, шушы кадәр заманнарда милләтне тәрбияләп килгән, яхшы гореф-гадәт һәм гүзәл әхлакларның сәламәт саклануына сәбәп булган, динебез һәм милләтебезгә хезмәт итүне үзенең вазифасы санаган адәмнәр белән мактанырга хакыбыз бар.

Шуңа күрә без әсәребез булган «Асар» да [4] Асар – әсәрләр, ядкярләр. шул мәшһүр адәмнәребездән үзебезгә мәгълүм булганнарын яздык. Үзебез белгән кадәр тәрҗемәи хәлләрен һәм гомер сөрү рәвешләрен сөйләп үттек. Шуларга ияртеп, шушы өлкәбезгә чит мәмләкәтләрдән килеп йөргән һәм бабаларыбыз белән аралашкан, тыгыз мөнәсәбәттә торган адәмнәрдән дә хәбәр бирдек. Хәтта, гыйбрәт булсын дип, үзләренең булдыклылыкларын һәм сәләтләрен явыз ният белән кулланган (дингә һәм милләткә, гомумән, кешелеккә файда китерерлек көчләрен урынсызга әрәм-шәрәм иткән) кайсыбер кешеләрне дә арага кыстырдык.

Тәрҗемәи хәлләр язылудан максат эш юклыктан эш ясау булмаган кебек, аларны укудан максат та вакыт уздыру булмый. Бәлки, азмы-күпме гыйбрәт алу һәм берәр төрле караш тудыру мөнәсәбәтендә үрнәк табу һәм файдаланудыр. Шәмсетдин суфиның: «Кабил гыйрфан ирсәң, остазың улыр зәррә» [5] Белемгә сәләтле булсаң, остазың кырмыска булыр. , – дигәненчә, зирәклеге бар кеше яхшыдан да, яманнан да һәм һәрнәрсәдән өлеш алыр. Файдалана белү сыйфатына ия булган кешегә урам буйлап очып йөргән яфраклар һәм тузаннар да мөгаллимлек хезмәтен күрсәтәләр.

«Асар» ның кереш өлешендә сөйләнергә тиешле сүзләрне бу әсәр керешендә яздык. Моннан зарар юк. Әмма бу эштә милләтебезнең үткән көннәре һәм барлык үткән хәлләребез хакында үз тарафымнан язылган һәм таралып яткан кәгазь битләрен җыячакмын һәм дә Нәзарәт архивында булган рәсми кәгазьләрдән кайбер файдалы җөмләләрне сайлап алып язачакмын, Алла теләсә.

Болгар һәм Казан төрекләренең дөньяда гомер сөрүләре түбәндәге дәверләргә бүленәдер: 1) мөстәкыйль хәлләрендә гомер сөрүләре; 2) татарларга тоткын булып, аларның хакимлекләре астында калулары; 3) руслар тарафыннан басып алынып, рус җәбере һәм золымы астында яшәүләре; 4) миссионерларның хакимлекләренә дучар булулары һәм һәртөрле чирканыч чаралар белән чукындырылулары; 5) коммунистлар кул астында юкка чыгулары [6] Биредә Р. Фәхретдин шәхес культы елларын күздә тота. .

Беренче дәвер. Нәсел-ыруыбыз вә кыскача тарихыбыз. Төрекләр. Фин вә сәкълаб. Һун вә болгарлар

Тарих языла башлаган вакытларда Азиянең төньяк тарафында һәм Европаның көнчыгыш ягында «төрек» исемендә олуг бер кавемнең көн күреп торулары һәм гомер сөрүләре мәгълүм булган иде.

Нух пәйгамбәрнең Яфәс исемле углының Төрек исемендә бер углы булып, бу көндә «төрек» дип танылган кавемнең шул Төрек бине Яфәстән, ягъни безнең Нухтан таралган нәсел булуыбыз аталардан – угылларга, аналардан – кызларга, буыннардан-буыннарга күчә килгән, картлардан яшьләргә мирас булып калган риваятьләрдән аңланадыр. Һәрхәлдә, «төрек» кавеме Җир йөзендә иң борынгы һәм иң шөһрәтле, дөньядагы авырлыкларга түземле һәм чыдамлы, төпле һәм нык торучан бер халык булганлыгы мәгълүм.

Тарих үзләштерелә башлаган вакытлардан бирле «төрек» милләте югарыда телгә алынган урыннарда кунып-күчеп йөрде. Алар аерым шәһәрләр дә төзеделәр һәм, һәрхәлдә, шул мәйданнарны биләп тордылар.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки»

Обсуждение, отзывы о книге «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x