Китапта Р. Фәхретдиннең Мифтахетдин Акмуллага багышлап язган язмасы бирелә. Аның әһәмияте шунда: бу язмада без галимнең үз чорында татар, башкорт, казах халыкларының уртак шагыйре булган Акмуллага шәхес буларак мөнәсәбәтен, аның шигъриятенә хөрмәт белән каравын күрәбез.
Халкыбызның аң-белем, мәгърифәт, мәктәп-мәдрәсә тарихы бик еракларга барып тоташа. Күркәм бер гадәт буларак, бабаларыбыз һәр мәчет янында мәдрәсәсен дә салып куя торган булганнар. Ә мәчетсез яшәү – мөэмин-мөселман өчен мөмкин булмаган эш. Ерак бабаларыбыз тормышта нинди белемнәр кирәк булса, шуларны бик җентекләп аңлатып биргәннәр. Һәм инде, әлбәттә, дөньяви тормыш белән берлектә рухи тормыш турында да онытмаганнар. Дин сабагы да бергә укытылган. Безнең мәктәп-мәдрәсәләребез тарихы да, әнә шулай итеп, бабаларыбызның ислам динен кабул итүләре белән бәйләнгән.
Ибне Фазлан раслаганча, Болгар илендә алар килгәнче үк инде ислам дине таралган, мәчет-мәдрәсәләр, имам-хатыйплар һәм мәзиннәр дә күп була. Гыйлемгә сусаган һәм гыйлем белән генә дөньяда кеше булып яшәп булачагын аңлаган бабаларыбыз әнә кайчаннан бирле үзләренә алмашка киләчәк яшь буынны укыту турында хәстәрен күргән. Алар үз балаларын гына укытып калмаган, ә бик күп тирә-як мәмләкәтләр өчен да белгечләр әзерләгән. Моның шулай булуына XI гасыр башында Борынгы Болгар дәүләтенең ислам дине белгечләре әзерләүче зур бер үзәккә әйләнүе ачык мисал булып тора. Әлбәттә, ул уку йортларында дин сабакларыннан тыш дөньяви фәннәр дә укытылган, шул чор өчен кирәкле белем бирелгән.
Казан ханлыгы чорында да Казанның үзендә һәм башка зур шәһәрләрдә мәчетләр эшләп килә, алар карамагында руханилар җитәкчелегендәге башлангыч һәм югары сыйныфлы мәктәп-мәдрәсәләр укучыларга үз чоры өчен кирәкле гыйлемнәрне бирә.
Мәктәп-мәдрәсәләр язмышы, мәгърифәт торышы Р. Фәхретдинне дә бик борчый. Үзенең алдарак телгә алынган «Юаныч» исемле хезмәтендә ул «Без – шималь (Болгар) төрекләрендә гыйлем тәхсил итү рәвешләре» дигән бер бүлек урнаштыра. Ул, тулысынча күчереп алынып, бу китапка да кертелде. Мондый рухтагы язмаларын аның башка хезмәтләрендә да очратырга мөмкин. Р. Фәхретдин, коры мәгълүматларны гына теркәп бармыйча, укыту эшенең торышына фәнни, тәнкыйди бәя бирә. Бу эштәге җитешсезлекләр аны бик борчый. Борынгыларның укыту ысулларын үрнәк, өлге итеп файдаланып булмавына көенә.
Р. Фәхретдин биредә әле үзенә кадәр беркем тарафыннан да эшләнмәгән бер бик кирәкле һәм кызыклы эш башкара. Ул үзе бала һәм үсмер вакытындагы мәдрәсәдә укытылган фәннәр турында мәгълүмат бирә. Шуннан чыгып, без инде XIX гасыр урталарында гади авыл мәдрәсәсендә нинди фәннәр укытылганлыгы турында күзаллый алабыз. Кайсы фән күпме вакыт укытылганлыгы турында да төгәл мәгълүмат ала алабыз. Гомумән, Р. Фәхретдин бу язмасы белән дә уку-укыту, мәктәп-мәдрәсәләр тарихын өйрәнү өчен бик әһәмиятле эш эшләп калдыра.
Р. Фәхретдинне 1922 елда мөфти итеп билгелиләр. Бу вазифаны башкару чорында ул рәсми эштән калган вакытын бөтенләе белән фәнгә багышлый. Монда эшләве аңа Диния нәзарәтендә тупланган архивны өйрәнү мөмкинлеге бирә. Ләкин В. И. Ленин вафатыннан соң һәртөрле дингә каршы сугыш игълан ителә һәм мәчетләр дә, чиркәүләр дә ябыла башлый. Бу шаукым Диния нәзарәтенә дә килеп тия. Сталин сәясәтен тормышка ашыручы урыннардагы түрәләр, «дингә каршы көрәш» исеме астында, Диния нәзарәте ачылганнан алып, ягъни 1789 елның 4 декабреннән башлап 1917 елга кадәр җыйналган, халкыбыз тарихында бәяләп бетергесез зур әһәмияткә ия булган кыйммәтле тарихи документлар, язмалар сакланган архив бинасын кичекмәстән бушатырга ашыгыч фәрман чыгара. Р. Фәхретдин кайларга гына бармый, кемнәргә генә мөрәҗәгать итеп ярдәм сорамый. Ләкин бернигә дә ирешә алмый. Шуннан соң ул 1925 елның 11 гыйнварында «Уфа шәһәрендә губернский исполнительный комитетка сайланган котлуг татар егетләренә һәм, гомумән, эш башында торучы иптәшкәләргә ачык мәктүб» белән мөрәҗәгать итә. 18 биттән, 6–7 бүлектән торган «ачык хат» ында ул, тирән борчылып һәм күпсанлы дәлилләр китереп, бу кадәр бай тарихи чыганакларны саклап калырга кирәклеге, аларның халкыбыз тарихын өйрәнү өчен биниһая мөһим булулары турында яза. Шулай итеп, Р. Фәхретдин Диния нәзарәтенең архивын бөтенләйгә юкка чыгудан саклап кала. Моның өчен күпме көч, күпме тырышлык кирәк була. Әлегә кадәр матбугатта басылмаган бу тарихи язмасы да әһәмиятле документ буларак бу китапка кертелде.
Р. Фәхретдин һәр мөэмин-мөселман өчен канун буларак үтәлергә тиешле ислам диненә, башкалардан аермалы буларак, галим буларак, фән күзлегеннән чыгып карый. Аның өчен ислам дине гади, бертөрле карашлар тупланмасы гына түгел, ә бик җитди, ныклап өйрәнелергә тиешле һәм олуг игътибарга лаеклы зур бер фән өлкәсе дә булып тора. Шуңа күрә ислам диненә кагылышлы бер генә мәгълүмат та аның игътибарыннан читтә калмый. Күп мәгълүмат бирүче язма буларак, бу китапка Р. Фәхретдиннең «Юаныч» исемле кулъязма хезмәтеннән «Ислам дине» дигән бүлеге кертелде. Ул әле моңарчы матбугатта басылмаган. Биредә без аның ислам динен бөтен нечкәлекләре белән белүен, аның тарихында булган вакыйгалар турында коры мәгълүмат кына бирмичә, җентекле, тирән һәм мәгънәле нәтиҗәләр чыгаруын, һәрьяклап тикшеренү уздыруын күрәбез.
Читать дальше