Ризаэтдин Фәхретдин - Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Здесь есть возможность читать онлайн «Ризаэтдин Фәхретдин - Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: История, Прочая научная литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китап – татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Ризаэтдин Фәхретдиннең сайланма әсәрләр тупланмасы. Җыентык, халкыбызның борынгы заманнардан алып XX йөзнең беренче яртысына кадәр булган тарихын, мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр тормышын һәм иҗатын, мәктәп-мәдрәсә, мәгърифәт, рухи мәдәният тарихын, дин, әдәп, әхлак мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү һәм барлау өчен, бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмаган кыйммәтле чыганак булып тора.
Җыентыкта Р. Фәхретдиннең 1993 елда дөнья күргән «Болгар вә Казан төрекләре» (тәрҗемә итүчесе һәм төзүчесе Ә. Хәйруллин) һәм 1996 елда нәшер ителгән «Алтын Урда ханнары» (Р. Әмирхан эшкәртүендә) хезмәтләре туплап бирелде.
Китап тарихчыларга һәм киң катлау укучыларга адреслана.
PDF A4 форматында нәшрият макеты сакланган.

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Кайсыбер тарих китапларында югарыда әйтелгән урыннарда төрле кавемнәр күрсәтелүеннән аларның төрле-төрле милләтләр һәм бер-берләреннән аермалы, бөтенләй башка халыклар булуларын аңларга ярамый. Бу исемнәрнең, бу көндәге башкортларның борҗан, үсергән, кыпчак, катай, гәйнә, тамьян кебек төрле исемнәр белән йөрүләре кебек, төрле вакытларда йөргән урыннары яки башлыклары, йә булмаса берәр мәшһүр бабалары исемнәре һәм тирмәләре торган елгаларның исемнәре белән танылулары һәм шул урыннарга, кабиләләргә нисбәт ителүләредер. Һәрхәлдә, шул төрле исемнәрдә күрелгән кавемнәрнең һәммәсе – «төрек» кавемедер.

Бу көндәге төрек милләтен шундый өч төркемгә аерырга мөмкин: 1) төшлек төрекләре; 2) көнчыгыш төрекләре; 3) төньяк төрекләре (шималь төрекләре).

1. Төшлек төрекләре. Болар – бу көндәге Анатолия һәм Урта Азиядә, Кырым һәм Кавказда, Иран һәм Төркиядә һәм дә шушы урыннарның төшлек тарафларында һәм Африканың кайбер урыннарында гомер сөрүче төрекләр.

2. Көнчыгыш төрекләре. Болар – Төркестан һәм Фирганә, Бохара һәм Харәзем, Кытай һәм Әфган, Кыргыз һәм Казах төрекләре.

3. Төньяк төрекләре. Болар – әүвәлге ике төркемнән башкалары. Себердә һәм Уралда, Идел, Дон һәм Җаек буйларында, шушы суларга түгелә торган елгаларның болыннарында гомер сөрүче төрекләрнең һәммәсе шушы өченче төркемгә керәләр. Төрекләрне башка рәвештә бүләргә дә мөмкин. Бу әһәмиятле мәсьәлә түгел.

Болгарлар (иске болгарлар, олуг болгарлар) – шушы урында сөйләнгән өченче төркем төрекләрнең ерак бабалары һәм, дөрестән дә, үзләредер. Бу көндәге Казан мөселманнары, мишәрләр, башкортлар, чувашлар, типтәрләрнең һәммәсе – иске болгарлар һәм олуг болгарның үз балаларыдыр.

«Фин» исеме белән йөртелүче кавемнәр бик иске заманнарда, төрекләрдән аерылып, аулак урыннарда бүленеп калганнар һәм башкалардан аерым рәвештә яшәгәннәр. Шул сәбәптән бик күп төрек гадәтләрен онытканнар, хәтта телләрен дә бозганнар. Заман үтү сәбәпле, саф төрекләр тарафыннан үзгәртелеп торылган эш-хәлләрдән боларның хәбәрдар булмаулары да мөмкин. Һәрхәлдә, финнар төрекләрдән ераклашканнар. Мордва (мукшы), ар һәм чирмеш, чувашларның һәммәсе «фин» дип йөртелә. Болардан төрекләргә иң якын торганнары чувашлар, ар һәм чирмешләр булса кирәк.

Һуннар – Сибириядә Уртун (Һун) елгасы яныннан Дон буйларына, аннан Идел һәм Урал буйларына күчеп килгән төрекләрдер. Болар, шушы урыннарга килгәннәреннән соң, җирле төрекләр белән аралаштылар һәм көчле бер хөкүмәт (Болгар хөкүмәте) төзеделәр [7] Карамзин тарихы, 1 кис., 147 б. .

«Сәкълаб» сүзе бервакыт «фин» белән бер мәгънәдә кулланыла, икенче бервакыт Идел, Дон, Урал буйларында булган төрекләр белән финнарның һәммәсен дә үз эченә алган сүз буларак кулланыла. Икенче төрле итеп әйтелсә: «сәкълаб» сүзе бәйсез йөргән вакытында төрекләр белән финнарны эченә алган булыр. Әгәр «төрек» сүзенә каршы йөрсә, ул вакытта финнар гына күздә тотыладыр.

«Болгар» – күмәк мәгънәдә булган «финнар» белән «һуннар» ның бергә кушылып, аралашып беткәннән соңгы исемнәредер. Мәгәр безнең шушы өлкәбездәге төрекләрнең «болгар» исемен алулары белән үз араларындагы төрек, чуваш, ар, чирмеш, башкорт, мишәр, типтәр кебек аерым исемнәре һаман да дәвам итеп киләдер.

Болгарларның мәмләкәтләре һәм хөкүмәтләре

Болгарлар [8] «Болгар» сүзе «болгану» исем фигыленнән алынган, төрле кавемнәр һәм кабиләләрнең бергә кушылулары, «болганулары» мәгънәсендә диючеләр бар. Соңыннан шул исемне үзләренең башкалаларына да биргәннәр, диләр. Икенчеләр исә, «болгар» сүзе гарәпчә «кәсирес-сәлҗ» («күп кар») мәгънәсендәге «булкар» сүзеннән алынган булса кирәк, диләр. Кар бик күп булганлыктан, башта өлкәгә исем булган да, соңыннан шунда торучы төрекләргә бирелгән буладыр. , иранлылар белән нык аралашканлыктан, гыйлем һәм сәнгать, иҗтимагый тормыш ысулларын һәм, гомумән, мәдәниятне иранлылардан алганнар һәм күп эшләрдә, гореф-гадәтләрдә аларга ярашканнар.

Болгарлар, бу көндәге Германия кебек күп җөмһүриятләрдән гыйбарәт бер хөкүмәт булып, бөтенесе бер хан идарәсенә буйсына иде. Спас төбәгендә (Казан губернасы), Иделнең сул ягында кайбер тарихи истәлекләре бу көнгә кадәр сакланган Болгар шәһәре болгарларның ханнары тору өчен махсус башкала иде.

Болгарлар хакында башлап хәбәрләр язып, тарихларга кертүчеләр гарәп тарихчылары булды. «Башкорт» сүзен дә башлап дөньяга чыгаручылар һәм кәгазьләргә төшерүчеләр – шулай ук гарәп язучыларыдыр. Болгарлар (безнең бабаларыбыз) хакында гарәпләр тарафыннан язылган хәбәрләр, бер урынга җыелганда, озын бер чылбыр тәшкил итәчәкләрдер.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки»

Обсуждение, отзывы о книге «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x