Әлеге гарәп галимнәре Урал һәм Идел буйларында йөргәннәр, болгар төрекләре белән аралашканнар, хәлләрен тикшереп мәгълүмат җыйганнар һәм шул мәгълүматларны язганнар. Боларның болгар төрекләре хакында биргән хәбәрләре һиҗри белән 310, милади белән 922 елдан башланып күп елларга кадәр дәвам итәдер. Дөрес, гарәп тарихчыларының болар хакында кайсыбер кешеләрне адаштырырлык рәвештә ялгыш хәбәрләр бирүләре дә бар. Моның сәбәбе – үзләренең адаштырылулары һәм ябыштырылуларыдыр (адаштыру һәм хакыйкатьне яшерү теләге белән сөйләнгән хәбәрләргә ышануларыдыр). Шулай булса да, болгарларның төрек кавеменнән булулары хакында биргән хәбәрләренең дөрес булуында һич шөбһә юк. Ул эш – хакыйкать һәм булган эштер.
Гарәп тарихчылары: «Болгар мәмләкәте бортас җире белән күрше булып, бортаслар болгарлар [9] «Бортас» исемле кавемнең кемнәр булганлыгы ачык мәгълүм түгел. Боларның бервакыт мөстәкыйль булып торганлыклары, икенче бервакыт болгарларга ияргәнлекләре һәм дә кайбер төркемнәренең ислам кабул иткәнлекләре риваять ителәдер. Боларның мордвалар (мукшылар) булачагын да уйлаучылар бар. Әгәр дә мордвалар булса, болар татарлар һөҗүм иткән вакытларда һәлак булып беткәннәрдер.
белән хәзәрләр (түбән болгарлар) җирләренең уртасындалар, слау (славян) җиреннән чыгып, Хәзәр диңгезенә коя торган Идел – Ител елгасы буенда», – диләр. Болар Болгарны «Олуг Болгар» һәм дә «Кара Болгар» исемнәре белән дә йөреттеләр. «Олуг Болгар» диюләре – Дунай елгасы буена күчеп киткән болгарларны, «Кече Болгар» һәм дә «Кара Болгар» диюләре – Идел буе болгарларының, ислам кабул итүләреннән соң, Габбаси хәлифәләргә ярашуларыннан, хөкүмәт билгесе итеп кара төсне ихтыяр итүләреннән иде, диләр.
Гарәпләр Болгар мәмләкәтен Бәрсула, Әсгаль [10] Казан төбәгендә Сивиль (Чивиль) шәһәренең исеме мондагы «Әсгаль» сүзенең хәрефләре үзгәртелеп ясалган яки «Әсгаль» сүзе «Сивиль» дән гарәпчәләштерелгән булырга мөмкин. Һәрхәлдә, «әсгаль» исемендәге болгар төрекләре бу көндәге Сивиль шәһәре тирәсендәге мөселманнарның бабалары дип уйланыладыр.
, Болгар исемнәрендә бүлемнәргә бүләләр дә боларның бер-беренә күрше булулары турында сөйлиләр. Ләкин бу рәвешле бүленү бер мәмләкәтнең өлкәләргә, төбәкләргә бүленүе кебек кенә булачагы мәгълүм.
Болгарларның бөек хөкүмәтләре (мәркәзләре) һәм мөстәкыйль бер хөкемдарлары булып, шул хөкемдар (хан һәм падишаһ) кул астында вак хөкүмәтләр һәм ханнар булганлыгы югарыда телгә алынды. Мәгәр болар шул заманнарга күрә мәдәниятле һәм дәүләтле булганлыкларыннан, боларның өсләренә кайбер вакытларда, шундагы байлыкны җыеп алу теләге белән, күршеләрендәге вәхши һәм мәдәниятсез, шәригать кушкан юллар белән байлык табуга көче җитми торган халыклар һөҗүм итәләр һәм күп зарарлар күрсәтәләр иде. Шушы сәбәптән Болгар мәмләкәтендә төрле вакытларда зур фетнәләр һәм баш күтәрүләр хөкем сөргәнлеге мәгълүм.
Милади белән 631 елларда бер мең кадәр болгарлар үзләренең хатыннары һәм бала-чагалары белән, шушындый бер фетнәдән котылу теләге белән, мәмләкәтләрен ташлап киттеләр һәм, көнбатыш тарафына сәфәр итеп, Франция өлкәсенә барып керделәр. Шунда җирләшеп, французлар белән аралаштылар һәм французлаштылар.
Һиҗри белән 287, милади белән 907 елларда булган фетнәдә Болгар төрекләреннән олуг бер җәмәгатьнең көнбаеш тарафына китеп, аларның Маҗарстан мәмләкәтенә нигез салулары һәм үзләре белән бергә булган бер шаһзадәне хан итеп куюлары риваять ителә [11] Мәмләкәтебездәге мишәр белән маҗар кавемнәре арасында мөнәсәбәт бар. Шуңардан һәм дә башка дәлилләрдән нәтиҗә чыгарып, бу ике төркемнең бер нигездән таралганлыгын уйлаучы галимнәр бар. Маҗарлар иске бер кавем булган кебек, мишәрләр дә – иске бер кавем. Татарлар килмәстән элек бу өлкәдә михар исемле кавем булганлыгы мәгълүм (Карамзин тарихы, 1 кис., 39 б.). Ибне Баттута Болгар өлкәсенә булган сәфәрендә Маҗар исемендә бер шәһәр дә булганын сөйли. Әлеге шәһәр хакында: «Төрекләрнең иң гүзәл һәм дә олуг шәһәрләреннән булып, бакчалары, җимешләре күп», – ди. Соңыннан бу шәһәрне Аксак Тимер харап итте. Маҗарстан белән Маҗар шәһәре исемнәрендә мөнәсәбәт барлыгы мәгълүм.
. Болар да, җирле халыкларга аралашулары сәбәбеннән, үзләренең ата-бабаларының (һун һәм болгарларның) телләрен оныттылар, төрле кавемнәргә аралашулары сәбәбеннән, төсләрен һәм кыяфәтләрен үзгәрттеләр, диләр.
Гарәп сәяхәтчеләренең хәбәрләренә караганда, Болгар мәмләкәте сазлык һәм кара урманлык булып, урманнарда чикләвек агачы күп үсәдер, һәм бу агач унар фәрсәх [12] Фәрсәх – ераклык үлчәве (6–7 километр чамасында).
кадәр урыннарны билидер.
Читать дальше