Ул – халкыбызның борынгы Болгар чоры тарихын, этнографиясен, рухи мәдәниятен өйрәнү өчен бердәнбер кыйммәтле чыганак – Әхмәд ибне Фазланның сәяхәтнамәсе. Мәгълүм булганча, Әхмәд ибне Фазлан – Багдад хәлифәсе әл-Моктәдир биллаһ тарафыннан Борынгы Болгарга ислам динен өйрәтү һәм мәчетләр салдыру, шулай ук кальгалар төзетү өчен җибәрелгән илчелектә мәсьүл сәркатип вазифасын башкаручы мәшһүр гарәп галиме, сәяхәтче, тарихчы, язучы. Ул әлеге сәфәрендә Багдадтан чыгып киткән көннән башлап Болгар дәүләтенә килеп җиткәнче нинди мәмләкәтләр аркылы үтеп килгәнен, ниләр күргәнен һәм ниләр ишеткәнен язып калдыра. Бу сәяхәтнамә – борынгы Болгар чорына караган һәм шул чорны дөрес итеп тасвирлаган чыганакларның сакланып калганнарыннан бердәнбере. Әлбәттә, ул безнең көннәргә күчермә кулъязма рәвешендә килеп җиткән, һәм анда шактый гына кыскартулар да булган.
Якут Хәмәвинең (һиҗри белән 626, милади белән 1229 елда вафат булган) халкыбызның борынгы тарихына караган «Мөгъҗәмел-бөлдан» («Илләр сүзлеге») китабы мәгълүмдер. Ризаэтдин Фәхретдин Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенең бераз кыскартылган нөсхәсен әлеге «Мөгъҗәмел-бөлдан» китабыннан тәрҗемә итә. Шунлыктан моны Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенең тулы нөсхәсе дип йөртү дөрес булмавына безнең игътибарыбызны юнәлтә.
Мәгълүм булганча, безгә әлегә кадәр Ибне Фазлан юлъязмасының 1939 елда «Путешествие Ибн-Фадлана на Волгу» исеме белән рус телендә басылып чыккан тәрҗемәсе генә билгеле иде. Р. Фәхретдиннең бу кыйммәтле тарихи чыганакны тәрҗемә иткәнен без әле белми идек. Аның бу кулъязмасы Уфада югарыда телгә алынган архивта саклана һәм әле моңарчы бер тапкыр да матбугатта басылмаган.
Р. Фәхретдин, бу язманы тәрҗемә иткәндә, коры тәрҗемә белән генә шөгыльләнми, тирән мәгълүматлы галим буларак, теге яки бу мәсьәләгә ачыклык, төгәллек кертеп, искәрмәләр һәм шәрехләр дә биреп бара. Аның гарәп телен камил дәрәҗәдә белеп тәрҗемә итүе һәм бик урынлы, мәгънәле бирелгән искәрмәләре бу юлъязманы Р. Фәхретдин үзе язган кебек тәэсир калдыра.
Китапка кертелгән әсәрләрнең тагын берсе – «Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте». Ибне Баттута – XIV гасырда яшәгән һәм сәяхәт иткән, сәяхәте вакытында Болгар мәмләкәтенә дә килеп чыккан мәшһүр гарәп сәяхәтчесе. Бу әсәр XIV гасырның урталарында Идел буенда урнашкан Алтын Урда ханлыгының, Дәште Кыпчак далаларының ничек яшәвен күз алдына китереп бастыра. Әгәр Ибне Баттута узган юлны картага төшерсәң, аның гаҗәеп күп җирләрдә булганлыгын күреп булыр иде. География һәм тарих фәннәренә бөтен гомерен багышлаган, мөселман илләрен бер башыннан икенче башына кадәр йөреп чыккан Ибне Баттутаның исеме борынгы гарәп китапларында телгә алынмавына Р. Фәхретдин бик гаҗәпләнә. Аның исемен һәм сәяхәтнамәсен дөньяга таратучылар фрәнкләр булуын ассызлыклап күрсәтә.
Бу зур күләмле сәяхәтнамә белән танышкач, халкының тарихын өйрәнү эшенә бөтен гомерен багышлаган Р. Фәхретдинне бер нәрсә борчый: ул да булса Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакта һәм Болгар дәүләтендә кайсы елларда йөрүе. Галим моны безнең өчен иң әһәмиятле нәрсәләрнең берсе булуын әйтә, ләкин сәяхәтнамәнең үзендә моңа ачык җавап булмавына һәм сәяхәтченең бу җирләрдә йөргән елларын үзе сөйләмәвенә көенә. Игътибар беләнрәк өйрәнеп карагач, ул Ибне Баттутаның Дәште Кыпчак һәм Болгарда һиҗри белән 734, милади белән 1333 елда йөргәнлеген исәпләп чыгара.
Р. Фәхретдин бу сәяхәтнамәдә дә бит саен бик күп аңлатмалар, искәрмәләр, төзәтмәләр биреп бара һәм, андагы төрлелекләргә пошынып, Ибне Баттута тарафыннан сөйләнгән вакыйгаларның дөрес булуына шикләнә. Әмма мондый кыйммәтле тарихи чыганакның әлегә кадәр тәрҗемә ителми торуына аның йөрәге әрни.
Сәяхәтнамә башка исемдә булса да, Р. Фәхретдин аны үзенчә үзгәртә һәм китапка «Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте» дигән исем куя. Укучыны сәяхәт юлыннан, эзлеклелек һәм мәгънә ягыннан читкә җибәрмәс өчен, әсәрнең структурасын да үзенчә төзи.
Р. Фәхретдин, бу әсәрне тәрҗемә иткәндә, сайлап, үзе мөһим дип санаган урыннарын гына ала. Шикле урыннарын, шикле сүзләрен мәгънә агышына, сүз уңаена карап тәрҗемә итә. Кайбер шикле җөмләләрне үз гыйбарәләре белән сызык астына төшереп, аларга аңлатмалар биреп бара, искәрмәләр ясый. Кыскасы, үз әсәре кебек эшләп, иҗади тәрҗемә итә. Бабларның исемнәрен һәм саннарын, җәягә алынган җөмләләрне, сызык астындагы аңлатмаларны үзе эшли.
Шулай итеп, зур күләмле әсәрдән халкыбызның борынгы тарихына караган урыннарын гына сайлап алып, Р. Фәхретдин хәзерге заман тарих фәне өчен гаять кыйммәтле чыганак бастырып чыгара. Шул кечкенә генә күләмле хезмәттә без борынгы бабаларыбыз турында нинди генә кызыклы мәгълүматлар тапмыйбыз: күчмә кабиләләр булып яшәгән кыпчакларның дала тормышы, аларның үзара мөнәсәбәтләре, кием-салымнары, бизәнү әйберләре, диннәре, гыйбадәт кылулары, шул чорның азык-төлекләре, гореф-гадәтләре турында һәм тагын әллә никадәр гаҗәеп кызыклы һәм кыйммәтле этнографик мәгълүматлар алабыз.
Читать дальше