Багдадтан илчеләр делегациясе килгәндә, Болгар шәһәрендә 10 мең микъдарында җан хисабы бар иде. Базарлары һәм урамнары бик җанлы иде. Таш йортлар һәм бүрәнәләрдән салынган биналар, бакчалар һәм күңел ачу урыннары, шулай ук хөкүмәт биналары шәһәрне зиннәтләп торалар иде.
Болгар шәһәренең шөһрәтле вакытыннан ядкяр булып калган тарихи истәлекләрдән «Кара сарай» һәм «Ак сарай» исемендә биналар һәм кечкенә бер манара бар.
Кара сарай үзенең фасады һәм матурлыгы белән Россиядә булган борынгы истәлекләрнең иң-иң яхшыларыннан саналадыр. Ләкин бу йортның нинди урын булганлыгы һәм нинди вазифа үтәгәнлеге мәгълүм түгел. Моның хакында халык арасында: «Бу йортта явыз һәм усал адәмнәрне хөкем иткәннәр һәм җәза биргәннәр», – дигән бер хәбәр бар. Шул мөнәсәбәт белән моңа «Хөкем сарае» дип тә әйтәләр. Тышыннан кара булып күренүе сәбәпле, «Кара сарай» дип танылган.
Бу сарай дүрт катлы булып, өстендә купол бар, аның уртасы тишекле. Түбән каты квадрат кебек һәм өйнең нигезе хөкемендә булып, һәр тараф дивары 17 аршын озынлыгында һәм 3 аршын биеклегендә, беркадәр җиргә батып торадыр. Бу бату заман үтү белән булганлык мәгълүм.
Өйнең ишеге төньякта булып, ишек янында астан өскә киткән тишекләр бар. Бу тишекләрнең нинди хезмәтләр башкарганлыгы яхшы һәм ачык рәвештә беленми.
Икенче катта өч ишек һәм баскычлар бар. Көньяктагы ишекнең ике ягында ике тәрәзә булып, юыну өчен булса кирәк, тәрәзәләрнең як-якларында савытлар куярлык урыннар бар.
Өченче кат башка катларга караганда тәбәнәк булып, дүрт тәрәзәсе бар.
Дүртенче кат, өченче кат биеклегендә булып, сигез почмаклы һәм сигез тәрәзәле. Халык телендә йөргән хәбәрләргә караганда, бу дүртенче катта махсус кешеләр шәһәрне һәм тирә-якны карап торганнар. Бәлки, дошман килүне һәм яну-фәлән булуны күзәтеп торганнардыр.
Ак сарай да шушы Кара сарай рәвешендә. Формасы ягыннан әһәмиятле мөлкәт булган бу сарай бу көндә харап булу алдында. Моңа «Ак сарай» диюнең сәбәбе – төсе ак булудыр. Бу өй дә квадрат формасында булып, купол белән ябылган. Почмакларында үзе төсле куполлар белән капланган бәләкәй-бәләкәй өйләр бар. Бу өйләр шул уртадагы өйгә ишекләр белән тоташтырылганнар. Моның астында – су юлларымы яки кешеләр йөрер өченме – ниндидер юллар булганлык риваять ителәдер.
Элек шәһәр булып торган урыннарда зур-зур чокырлар бар. Боларны камалу вакытында казылган яки башка берәр сәбәп белән су кытлыгы вакытында әзер булып торсын өчен, су белән тутырылган чокырлар булган дип уйлыйлар.
Зур мәчет хәрабәсе янында калган манарасы, Олуг Пётрның әмеренә күрә тимер кыршау белән ныгытылган булса да, заман үтә-үтә һаман зәгыйфьләнеп барган һәм, ниһаять, һиҗри белән 1260, милади белән 1844 елда рамазан [29] Рамазан – ай елының тугызынчы ае исеме.
аенда җимерелгән [30] Спас өязе Олы Чаллы авылының Фазлулла Бохараи бу манара хакында: «1260 ел рамазан аеның 19 нчы кичәсе – сишәмбе көн кичәсе – ярты төндә ауды», – дип, үзенең җыентыгына язып куйган ( Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар…, 1 кис., 94 б.).
. Бу манараның ишеге көньяк тарафыннан булып, эченнән бормалы 73 баскыч белән менә торган булганнар.
Бу көндә сәламәт булган кече манараның төбе (асты) квадрат формасында һәм һәр тарафы 6 аршын озынлыкта һәм 4 аршын биеклектәдер. Шушы төп өстенә түгәрәк итеп манара салынган. Манара, өскә күтәрелгән саен, нечкәрә барадыр. Түбәсе очлы итеп тимер белән ябылган һәм аның өстендә, иң очында, матурланып торган ае бар. Манараның биеклеге – 28 метр. Манараның эчендә бормалы баскыч булып, аңа төн ягыннан керәләр. Эченә кергәннән соң, 48 баскыч белән югары менәләр.
Шушы манарадан ерак түгел урында иске каберләр бар. Халык боларны «сәхабәләр каберләре» дип йөртә (беренче мәртәбәдә ислам кабул итүчеләр – сабкун каберләре булуы мөмкин).
Европа һәм Азия, Иран һәм Кытай, Греция сәүдәгәрләренә үзәк булып, никадәр вакытлар гомер сөргән, капкасы төбенә маллар төялгән Харәзем һәм Һиндстан, Фирганә һәм Бохара, Чуд һәм Кавказ кәрваннары килеп туктаган, самавидларга [31] Самавидлар – Көньяк Гыйрактагы Евфрат елгасының уң ягында урнашкан Мутана провинциясенә караган бер шәһәр халкы.
кадәр кавемнәр җыелып алыш-биреш иткән бу шәһәр Аллаһы Тәгаләнең хөкеме белән бу көн һәлак булган, бары исеме һәм дә хәрабәләре генә калган…
Бөтен шәһәрне яңгыратып торган азан тавышлары, мөнбәрләрендә сөйләнгән хөтбәләр һәм вәгазьләр, галимнәр һәм хафизлар [32] Хафиз – Коръән-Хафиз – Коръәнне яттан белүче.
, дин юлында көрәшүчеләр һәм исламны саклаучылар – кайсы урыннарга киттеләр һәм кайсы төрле җирләргә таралып беттеләр…
Читать дальше