Ризаэтдин Фәхретдин - Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Здесь есть возможность читать онлайн «Ризаэтдин Фәхретдин - Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: История, Прочая научная литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китап – татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Ризаэтдин Фәхретдиннең сайланма әсәрләр тупланмасы. Җыентык, халкыбызның борынгы заманнардан алып XX йөзнең беренче яртысына кадәр булган тарихын, мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр тормышын һәм иҗатын, мәктәп-мәдрәсә, мәгърифәт, рухи мәдәният тарихын, дин, әдәп, әхлак мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү һәм барлау өчен, бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмаган кыйммәтле чыганак булып тора.
Җыентыкта Р. Фәхретдиннең 1993 елда дөнья күргән «Болгар вә Казан төрекләре» (тәрҗемә итүчесе һәм төзүчесе Ә. Хәйруллин) һәм 1996 елда нәшер ителгән «Алтын Урда ханнары» (Р. Әмирхан эшкәртүендә) хезмәтләре туплап бирелде.
Китап тарихчыларга һәм киң катлау укучыларга адреслана.
PDF A4 форматында нәшрият макеты сакланган.

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Болгар шәһәре бигрәк тә милади белән ХIV гасырда бозылды һәм аннан соң да һаман бозылуда дәвам итте. Һич төзекләндерелү күрмәде, бу шәһәр урынын һәм шәһәрнең борынгы истәлекләрен руслар «Успен» исемле монастырьларына бүләк иттеләр һәм шул исем белән бер рус авылына нигез салдылар. Әлеге рус авылы, ике йөз елларга якын була, Болгар шәһәрен җимерүдә дәвам итте, ташларыннан чиркәү дә төзеде, кабер ташлары һаман һәлак ителде.

Болгар шәһәре харап булса да, болгар төрекләре бу көннәргә кадәр һаман яшәп килгәннәр, диннәрен һәм миллилекләрен, гореф һәм гадәтләрен, телләрен һәм язуларын саклаганнар иде. Моннан соң инде ниләр булыр?..

Болгарларның хөкемдарлары вә ханнары

Болгар кавеменең хөкүмәт үзәге һәм башкаласы Болгар шәһәре булганлыгы сөйләнде. Монгол һәм татарлар боларның өсләренә килеп һөҗүм иттеләр, сугыштылар, һәм болар соңгы чиккәчә зәгыйфьләнделәр. Шуннан соң Болгар төрекләренең бер өлеше үз хөкүмәтләрен Казанга күчереп, беркадәр еллар дәвам иттерә алсалар да, татарлар тарафыннан ясалган җәрәхәт төзәлә алмады, ахырында руслар тарафыннан басып алындылар.

Болгарларның соңгы башкалалары Казан шәһәре булганлыктан һәм Идел буйларындагы мөселманнар, гомумән, болгар төрекләреннән булганлыктан, Казан мәмләкәтен Россиягә кушканнан соң, Мәскәү падишаһы Иван Грозный үзенә «Болгар падишаһы» дигән дәрәҗәле исем биргән иде. Шуннан соң бу дәрәҗәле исем рус падишаһларына һәм императорларның һәммәсенә бирелеп килде. Хәтта иң соңгы императорлары булган Николайның дәрәҗәле исемендә «Болгар падишаһы» дигән җөмлә бар иде. 1675–1686 милади елларда Казан шәһәрендә торган митрополит Йосиф та «Казан һәм Болгар митрополиты» дип аталган иде.

Казан өлкәсе Россиягә кушылганнан соң туган ислам галимнәре үзләрен һәрвакыт «әл-Болгари» дип язалар һәм бу нисбәтне үзләренең әсәрләрендә дә искә алалар иде. Хәлбуки болар үзләре Болгар шәһәре харап булганнан соң дөньяга килсәләр дә, күбесе – хәтта Болгар хәрабәләрен күрү өчен генә дә, анда бармаган кешеләрдер. Шуннан аңларга мөмкин: болар үзләрен Болгар шәһәренә түгел, бәлки болгар кавеменә нисбәт итәләр.

Болгар кавеме өстенә һөҗүм иткән монгол ханнары кул астында «татар» исемендә бер төркем гаскәр булса да, монголлар үзләрен «татар» санамыйлар һәм «татар» исемен күтәрергә риза булмыйлар иде. Монгол ханнары гаскәрләренең күбесе уйгур, Фирганә һәм Төркестан төрекләре иде. Татар ханнарының иң шөһрәтле вакытларында бу мәмләкәттә сәяхәт итүче Ибне Баттута, әлеге мәмләкәт халыклары турында һәрвакыт, төрекләр шулай һәм төрекләр болай, төрекләрнең гадәтләре шундый, төрекләрнең горефләре мондый, дип сөйли. Килеп кергән көненнән алып чыгып киткән сәгатенә кадәр үз араларында йөргән кешеләрне «төрек» сүзе белән тәгъбир итә һәм «татар» дигән сүзне бер генә мәртәбә дә искә алмый.

Шулай булгач, безнең заманыбыздагы «татар» лар кайдан килеп чыктылар да нинди юллар белән ныгып калдылар? Хәлбуки татар хөкүмәте вакытындагы мирзалар һәм түрәләрнең күбесе рус хөкүмәте вакытында чукынып руслашканнар иде. Шималь [33] Шималь – төньяк. төрекләре арасында татар каны табылу шөбһәле булган хәлдә, русларда татар каны күп булуда шөбһә юк. «Русны казысаң – татар чыгар» дигән дөрес мәкаль бик мәшһүр.

Безнең заманыбызда берләшкән хөкүмәтләр Кытай мәмләкәтенә һөҗүм иткәндә, Кытайның алдан килүче гаскәрләрен «башы бозык» дип атаганнар һәм газеталарда шуны кулланганнар иде. Рус монахлары һәм монастырь хезмәтчеләре монгол хөкүмәтенең алдан килүче гаскәрен «татар» дип яздылар. Рус тарихчыларының чыганаклары юк, боларның күбесе – монахлар тарафыннан язылган нәрсәләрдер. ХIХ милади гасырда безнең гыйлем сөючеләребез Көнчыгышны өйрәнүче галимнәргә катнашып йөри һәм рус әсәрләрен укый башладылар. Рус тарихларында күренгәләгән «татар» исемен тикшерүсез һәм тәнкыйтьсез алып, яманат чыгардылар. Югарыдагы сорауның кыскача җавабы шушы.

Болгар төрекләренең өч башкала шәһәрләре булды. Берсе – үз вакытында бик мәшһүр һәм бу көндә харап булган Болгар шәһәре. Икенчесе – Казан елгасы өстендәге, бу көндә инде харап булган Казан шәһәре. Өченчесе – бу көндә сәламәт булган Казан шәһәре.

Болгар төрекләренең шушы башкалаларында хөкем сөргән ханнары (хөкемдарлары һәм падишаһлары), беркадәр ышану мөмкин булган хәбәрләргә караганда, шушы затлар иде:

1. Сүлки

2. Моның углы Алмас [34] «Алмас» сүзенең «үлмәс» тан («үлмәз» дән) җиңеләйтелгән булуы мөмкин. «Үлмәс» исемендә кешеләр бу көндә дә буладыр. «Алмас» – мәшһүр казылма исеме дә. Иске төрекләрдә тимер, таш кебек казылма исемнәрен балаларга бирү сөекле бер гадәт иде. «Алмас» сүзенең хан, падишаһ кебек саф дәүләт хезмәтендә булучының дәрәҗәле исеме булуы да мөмкин. «Маҗар» мәмләкәтендә «Алмас» исемендә иске шәһәрләр һәм кышлакларның бу мәмләкәттән күчеп килгән болгарлар тарафыннан кушылганлыгы уйланыладыр.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки»

Обсуждение, отзывы о книге «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x