Габделәхәт Гаффаров - Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Здесь есть возможность читать онлайн «Габделәхәт Гаффаров - Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2016, ISBN: 2016, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әкият телендә сөйләшә торган Әхәт Гаффарның Сызламык тешле, Төкле Туралы, Туңгак балыклы әкиятләре, Нәфрәт белән Мәкерне җиңгән Шагыйрьле, Сөембикәле пьесасы, Бәхтизар атлы бабасы кочагында иркәләнеп үскән Каюм атлы малай турында хикәяләр шәлкеме дисеңме – барысы да әлеге китапка тупланган. Китапны кайсы битеннән башлап укысаң да ярый: йөрәк тибешен ишетеп, әнисен тапкан Колын турындагы әкияттән дә, бер алмалы алмагач төбенә җиде алма китереп салган Азамат белән Илһам турындагы хикәядән дә, дустын ташлап качкан Юныс турындагысыннан да. Аннары дусларга, энекәш-сеңелкәшләргә дә сөйләргә ярый.

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Шуннан соң ул Төксез Тура гына түгел, ә бәлки Очмас та Тура гына булып калган, ди.

Шәп-шәрә.

Сызламык Теш

Яшәгән, ди, булган, ди, Теш атлы бер малай. Үзе матур, көчле, үткер, күренеп китсә дә, таң калдырырлык, һушыңнан яздырырлык, ди, инде менә. Шикәрдәй ап-ак, сөттәй пакь, ди, бу. Җем-җем елтырап, ахактай агарып кына, ашаганда керт тә керт итеп, чәй эчкәндә тып-тын гына үз казнасында утыра да утыра, ди, инде. Ул теш бер-бер күзгә күренеп китсәме? Дөньялар яктырып, моны абайлаганнарның күңелләре ачылып, күтәрелеп, киңәеп, кинәнеп китә икән. И-и, шулай яшәп торулары моңа шундый рәхәт икән. Таза-сау, тырыш, өлгер, эш сөючән булгач нишләсен инде. Әйбәт, тәти икәнсең, шундый булмыйча хәлең юк. Көне-төне чәйнәү, кимерү, вату, сындыру, өзгәләү дә тарткалау, тетмәңне тетү, тагын кушылган бөтен эшне җиренә җиткереп, карышусыз эшләү җиңел эш түгел ул, әйе. Әле берүзең генә булганда бер хәер. Ә яныңда синнән кала үзең шикелле тагын утыз бер теш бар бит. Аларны кая куймак кирәк. Алар да төшеп калганнардан түгел, менә дигән эшлекле, тырыш, әйбәт тешләр. Аларча булмыйча кая барасың?

Менә шулай ипле, җайлы, шат килеш кенә торып торганда, Теш атлы малайга чәйнәр дисәң чәйнәп, ватар дисәң ватып, тетәм дисәң тетеп булмастай дәп-дәү Кайгы-хәсрәт килеп төшкән, ди. Эш болай булган. Бу Теш атлы малайның Хуҗасы берзаманны ашау-эчү дигәндә гуҗ, тамагы туймас, әрсез, талымсыз кешегә әйләнгән дә куйган. Авызына ни керсә, шуны ашый икән, әле сап-салкын сөт чөмерә, шуның соңында ук әле кап-кайнар чәй, каһвә эчә икән. Шушы Теш малае турысына китереп, каты-коты ипи ашый, чикләвек вата, җеп өзә, тимерчыбык, кадак бөгә, кока-кола шешәләренең бөкеләрен каерып ача, сөяк кимерә, урам этләренә, мәчеләргә ыржая, тиктормастан кешеләрдән көлә, бала-чаганы куркыта башлаган. Теш атлы малай оятыннан кая кереп качарга белмәгән. Үз өең шикелле авыздан кая чыгып качмак кирәк инде. Сабыр иткән, түзгән. Ә Хуҗасы бер кап-каты чикләвек ватканда үзенең бер читен кыйган да аткан. Аннары әкрен-әкрен сызланырга ук керешкән. Сызламассың, бар! Чикләвек ватканда сызлау гына түгел, үрле-кырлы сикерерсең, әйе.

Бу Теш атлы малай башта юри генә сызларга тотынган булган. Хуҗасы җыен-җыентык каты-токы әйберләр ашамасын дип.

Хәзер Хуҗасы ауный-түнә йөри, идәндә әвәләнә-әвәләнә, егылыплар, елаплар ята икән.

Теш атлы малай:

– Мине җәфалаганың өчен күрмәгәнеңне күрсәтимме? – дип, бии-бии, җырлый-җырлый и сөенә, и сөенә, и бер көенеп тә куя икән.

Ә моның Хуҗасы нишләгән? Сызлый торган бу Теш исемле малайны укол кадаттырып алдырып аттырган да моның урынына алтын Теш куйдырып кайткан. Ә Теш малаен алдырткан җирендә төшереп калдырганнар.

Шуннан соң Хуҗасы нишләгән?

Каты-токы әйбер ашаудан туктаган. Алтын тешкә кыстырып, чикләвек ватып булмый ич инде. Алтын бик кыйммәт тора. Ә чын тешкә җитми инде. Алтын – иң какшаучан, җансыз әйбер. Кинәнеп, рәхәтләнеп сызлый белмәгәч, тешнең нигә кирәге бар?

Ә теге Теш һаман сызлый да сызлый, ди, имеш.

Тагын бер Теш

Яшәгән, ди, булган, ди тагын бер Теш. Ул тип-тигез, ап-ак, чынаяк шикелле ялтырап, Кояш кебек елмаеп, Салават күпере сыман нур чәчеп тора, ди, инде менә.

Бер дә берзаманны аның янында тезелешеп утырган утыз да бер теш халкы дәррәү уянышып китсәләр, әлеге игезәк тешләр бер дә бер туганнарының әллә кая киткәнен сизеп, белеп, күреп алганнар. Күреп, сизеп, белеп алганнар да:

– И син, игезәк туганыбыз, аскы рәттәге түбәнтеннән сул якта балкып торган энекәшебез, син кая китеп югалдың? – дип сорашканнар, пошынышканнар, кайгырышканнар, елашканнар, ди.

Ә теге Теш бөтен туганнары йоклап яткан чагында үзе яшәгән урт өендә, гадәтенчә, өйрәнгәненчә конфет кимерә-кимерә, шоколад умыра-умыра, шырык-шырык көлә икән:

– Әнә сез кишер кимерегез, кәбестә ашы чөмерегез, көнбагыш чиертегез, бәрәңге, карабодай, тары, кукуруз, солы боткасы, коймак, каймак, эремчек ашагыз, сөтле чәй эчегез, – дигән дә, ди, урт белән ирен астына качып поскан җирендә яшертен генә конфет кимереп, шоколад умырып утыра, ди. Карендәшләре әле бу якка, әле теге якка карасалар, әлеге дә баягы Теш юкка чыккан, имеш.

Ул кая киткән?

Аны үзе ашый торган конфетлар кимергән, шоколадлар умырган да кишерсез, кәбестәсез, көнбагышсыз, бәрәңге, карабодай, тары, кукуруз, солы боткасыз, коймаксыз, каймаксыз, эремчексез, сөтле чәйсез җиргә алып киткәннәр.

Шуннан соң теге Теш тешсез калган, ди.

Күп итеп конфет кимерсәң, шоколад умырсаң, менә шулай була ул.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар»

Обсуждение, отзывы о книге «Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x