Ә караңгыда алар ничек адашмыйлар икән?
Караңгыдан курыкмаганга күрә.
Яшәгән, ди, бер эт. Аның исеме Муйнак булган. Менә шул Муйнак бервакытны үз хуҗасына кып-кызыл кикрикле, аллы-гөлле койрыклы, аяклары бик гайрәтле әтәч алып кайткан.
Хуҗасы Муйнакны:
– Аһ, җүнсезләрнең җүнсезе! Бу әтәчне каян табып алдың? Бар, моны алган урыныңа илтеп куй. Сорамыйча алу караклык була. Караклык өчен җәзалыйлар. Менә мин дә сине сөяк бирмичә җәзалармын! – дип әрләгән.
– Юк, хуҗам, бу минем үз әтәчем. Мин аны сиңа бүләк итәм.
Шуннан Муйнак үз хуҗасына әлеге әтәчне каян алганын сөйләп биргән.
Мин Муйнакның хуҗасына кунакка килгән идем, ни сөйләгәнен үзем дә ишетеп тордым.
Муйнак, әтәчне кочаклаган килеш, болай дигән:
– Минем сөягем бар иде. Мин шуны кимерергә утырдым. Сөяк кимерә-кимерә агарып бетте, бер тамчы ите калмады. Тик мин барыбер кимерүемнән туктамадым. Ә сөяк кимергәндә мин уйланырга яратам. Уйланган чагымда миңа әллә нинди хыяллар килә. Ә минем хыялларым бик-бик матур. Әйбәт булсын дип теләсәм, алар чынга аша да куя.
Менә бүген дә шулай булды. И кимерәм теге сөякне, и кимерәм. Кимергән саен кимерәсем, ашыйсым килү көчәйгәннән-көчәя бара. Аһ, мәйтәм, менә бу сөяккә әзрәк ит кунган булсын иде. Ит кунгач, ул минем хуҗам ашаган әтәч ботына әйләнер иде. Әтәч сыңар ботлы түгел бит. Әх, мәйтәм, шул бот янына тагын берсе булса икән! Ул чагында ике канат та килеп ялганыр иде. Ике канатка бер муен да тиеш. Муен булгач, баш кына табылыр, мәйтәм. Ә баш үз гәүдәсеннән башка нишләсен?! Баш барында бөтен нәрсә була! Минем хыялым кызганнан-кыза бара. Кызган хыял бер кызыл кикрик кенә тапмыймы соң? Кып-кызыл кикрикнең нурлары, хыялымдагы әтәчемнең каурыйларына төшеп, аларны аллы-гөлле төсләргә манчыды. Аллы-гөлле төсләр уйнаткан әтәч җансыз булмый инде ул. Ә моның өчен йөрәк кирәк. Шулай итеп, хыялымдагы әтәч күкрәгендә йөрәк тә тибә башлады.
Күз алдымдагы әтәчне яхшырак күрим дип тырышсам, авызымдагы ак сөяк җиргә төште дә әтәчкә әйләнеп йөгерде дә китте. Көчкә куып тоттым. Менә шул әтәч инде бу, хуҗам. Хәзер мин сиңа көн саен бер хыялый әтәч алып кайтып бирермен, яме? Би-ик хыяллансам, мин сыер да алып кайта аламдыр. Үземдә ат табарлык хыял да бардыр дип уйлыйм әле. Хәтта фил дә!..
Шулвакыт күрше кызы Сөмбел килеп керде.
– Безнең югалган әтәчебез! Менә кайда икән, – дип, Муйнак алдындагы әтәчне алып чыгып китте.
Муйнакның авызында ап-ак сөяк кенә калды.
Муйнак әкрен генә шыңшып куйды. Шатлыклы күзләре тоныкланды. Ул борылды да, нәүмизләнеп, оясына кереп китте.
Әтәче нинди матур иде, ә? Әтәч кенәме соң – хыял!
Яшәгән, ди, бер Колын. Көннәрдән бер көнне бөтен җирне томан сарган. Көтүче абый томан дип тормаган, һәммә атларны аратадан болынга куып чыгарган. Аларга әле атна-ун көн генә элек дөньяга килгән Колын да ияргән. Хәтфәдәй яшел үләнле йомшак тугайга аның әле генә аяк басуы булган.
Аңа Күгәрчен исемле әнкәсе:
– Синең әле тешләрең дә сөт тешләре генә, тоягың да сөт тояклары гына. Син бик бәләкәй әле, балам. Миннән читкә китмә, югыйсә сине томан йотар, – дигән.
Колынкай әнкәсеннән:
– Нәрсә соң ул то-ман? – дип сораган.
– Томан ул – җирне эчерергә, аның битен юарга төшкән сөт, – дигән әнкәсе.
– Мине нигә дип йота соң ул?
– Читтән караганда сине томаннан аерып булмый: сез икегез дә бертөсле. Икегез дә бертөсле булгач, сине томан йоткан шикелле була.
Болынга беренче тапкыр чыкканга күрә, Колынның өзелеп-өзелеп Кояшны күрәсе килгән. Югыйсә аның Кояшны абзарның тузанлы тәрәзәсеннән генә күргәне булган, тышка чыгып карарга теләгәч, аны арата җибәрмәгән. Ул аратаны тешләп тә, кимереп тә караган – тешләре генә авырткан.
– Синең тешләрең сөт тешләре генә, – дигән аңа Күгәрчен исемле әнкәсе. – Сиңа арата кимерергә ярамый әле.
Колын аратага тибеп тә караган.
Әнкәсе тагын:
– Синең тоякларың сөт тояклары гына әле, – дигән.
Менә хәзер, ниһаять, Колын үзенең теләгенә ирешкән.
Колын, томанлы болынга йөрергә чыккач: «Җирнең дә томан дигән сөте бар икән», – дип уйлаган. Сусыл, яшел үлән очларын керт-керт тешләп ашап туйгач, сөт эчәргә теләгән. Тик әнисен күшәвеннән бүлдерәсе килмәгән.
«Җир сөтен генә эчсәм ничек булыр икән?» – дип уйлап алгач, ул әнкәсенең зур шәмәхә күзенә карап алган да үзенең йоп-йомшак тарагы белән чәчен тарап җибәргән.
– Томан мине йотканчы, мин аны йотыйм әле, – дип, Колын, күгелҗем төстәге иренен бүлтәйтеп, томан сөтен эчәргә керешкән. Ул: «Сөт эчәсе килүем дә басылыр, томан да бетәр, ә ул югалгач, Кояш та чыгар», – дип уйлаган. Колынкай томанны тырыша-тырыша эчә дә эчә икән. Эчә торгач, ул үзенең томан эченә кереп киткәнен сизми дә калган. Берзаманны туктап калып, як-ягына каранса – әнкәсе дә юк, бүтән атлар да юк, ди.
Читать дальше