Ә томан кимеми дә кимеми икән.
«Тукта әле: бу томанны кимерсәм, ни булыр икән? Минем тешләрем сөт теше ләбаса. Томан да сөт!» – дип уйлаган Колын һәм томанны тешләргә, кимерергә ябышкан.
Юк, томан һич таралмаган да таралмаган.
Колынның башына тагын бер уй килгән: «Тукта әле, сөт тоякларым белән тибеп куркытып карыйм әле, шуннан соң ул нишләр икән?»
И, шуннан соң Колын томанга тибәргә тотынган, ди, инде. Алгы аякларына баса икән дә томанга арт аяклары белән тибеп торып җибәрә икән. Колынның тирә-ягында җилләр купкан, иртәнге чык бөртекләре чәчрәп-чәчрәп торган.
Ә томан таралырга уйламаган да, ди!
Аптырагач-йөдәгәч, Колын капылт туктаган. Болын тып-тын икән. Колынкай колакларын сагайтып, тырпайтып куйган. Шунда дөп-дөп иткән тавыш ишеткән. Башта ул аны әнкәсенең тояк тавышына охшаткан. Әнием мине эзли, миңа таба килә, хәзер табып алыр дип көткән. Әмма әнисе юк та юк, ди.
Шунда ул дөп-дөп иткән тавышның тояк тавышы түгеллеген аңлап алган. Дөп-дөп иткән әлеге аваз әнкәсенең йөрәк кагуы икән.
Колынкай шул тавышка таба киткән дә тиздән әнисе янына килеп тә җиткән.
Колын:
– Адашканда синең йөрәгең типкәнне тыңларга кирәк икән, әнием, әйеме? – дигән.
Әйе, адашканда да, адашмаганда да әнкәңнең йөрәге ничек тибүен онытмаска, әнкәң йөрәге типкән якка таба барырга кирәк. Шулай бит?
Яшәгән, ди, булган, ди, бер Хыял. Ул үзенең булганын, бар икәнен, буласын һавада очып та, тауларга менеп тә, җирдә йөреп, суда йөзеп, су төбенә төшеп тә күрсәткән. Моны бөтен-бөтен нәрсә: каз, үрдәк бәбкәләре, чебешләр дә, бала-чага, әти-әниләр, әби-бабайлар да белеп, күреп торган инде. Тик ул Хыялны һичкайсы чынга ашыра белмәгән, ди.
Бу Хыял шулай диңгезләр кичә-кичә, дөньялар гизә-гизә арыган, талчыккан да, бер дә бер көнне:
– Мин булмаган җир, су, һава да, мин кермәгән бер тишек тә, какмаган ишек тә, ирешмәгән Күк капусы да калмады ич инде. Ә берегез-бер мине чынга әйләндерә алмыйсыз, – дип, бик-бик үпкәләгән, ди.
Аңа һәммәсе беравыздан:
– Беләбез-беләбез, күрәбез-күрәбез. Ә нишләсәк тә, сине тотып булмый ич, – дигәннәр.
Шуннан соң Хыял әллә ничек күңелсезләнеп калган да, ди, аллы-гөлле әллә ничәмә-ничә канатын җилпеп-җилпеп куйгач:
– Алайса, мин сезне ташлап китәм инде, – дигән, ди.
Аңа көмеш күзле чишмәләр дә, боҗралы алсу суалчаннар, көрән әкәм-төкәмнәр, яшел үләннәр, кызыл җиләкләр, зәңгәр болытлар, җем-җем иткән авырдан авыр соры болытлар – тагын әллә нәрсәләр – бөтенесе-бөтенесе:
– Безне ташлап китә күрмә инде, Хыял. Синсез калсак, без нишләрбез соң? – дигәннәр.
– Бернишләмәссез, – дигән Хыял. – Яңгыр яуса үсәрсез, күк күкрәсә куркырсыз, ташлар мамык булып очар, таулар ком бөртекләренә әйләнер, әттә-әннәләр нәни-нәни бәбиләрен мунчада чәп-чәп итәр, кызлар өй-өй уйнар, малайлар сугыш-сугыш уйнар, ә ул балалар үсеп җиткәч, аларны әти-әниләре, әби-бабайлары әллә кайларга, әллә кайларга озатып җибәрерләр, аннары әйләнеп кайтуларын көтәрләр дә көтәрләр.
Ул шулай дип әйткәч, барчасы:
– Хыял, ә, Хыял! Алай булгач, син безне нигә ташлап китәсең соң әле? – дип сораганнар.
Хыял шунда, төнге Күктәге Ай шикелле моңаеп, көндезге Кояш шикелле елмаеп, кара Болыт шикелле кашын җыерып, җиде төсле Салават күпере шикелле рәхәтләнеп, кызарып пешкән Җиләк шикелле күзен кыскалап, судагы Балык шикелле канатларын, койрыгын боргалап, Мәче шикелле мут кыланып, тагын әллә нәрсәләр эшләп:
– Шул шул менә! Чынга әйләндерсәгез, мин булмыйм, мин бетәм, мин үләм бит инде. Ә минем һаман-һаман, гел-гел буласым килә, – дигән дә, ди, әллә кая киткән дә барган, ди.
Шуннан соң аны и эзләгәннәр, и эзләгәннәр инде. Кайда икәнлеген белсәләр дә, күрсәләр дә, әле һаман таба алмыйлар икән, ди.
Яшәгән, ди, булган, ди, бер төклетура малае. Исеме Төкле Тура икән. Аны аяз көннәрдә Төклетур атлы әтисе төрледән төрле чәчәкләрнең бик күп, бик күп төсләрен күзеңне йомган килеш тә танырга, гадәтләрен белергә, кара төннәрдә анда-монда очынып йөрмичә, үз өендә тып-тыныч кына утырырга, көндезләрен килделе-киттеле җирләргә кермәскә өйрәткән. Ә Төклерату исемле әнкәсе бу Төкле Турага әлеге төрледән төрле чәчәкләрнең борыныңны томаласаң да тоярлык әллә нинди исле булуларын, иртәнге чыклар кибеп, Кояш батканга чаклы чәчәк чынаягында тәмледән тәмле нинди сулар җыелып торганлыгын, аларны кайчан, ничек итеп эчәргә кирәклеген өйрәткән.
Атасы да, анасы да шулай уңлы-суллы өйрәтә торгач, төклетура малае үзен бөтен нәрсәне беләм дип уйлаган. Тора-бара шул белгәннәре белән мактанып-мактанып алырга да күнегеп беткән. Купшыланып, көязләнеп киткәнен үзе дә сизмичә калган чаклары да күбәйгән. Төрледән төрле чәчәкләрнең бик күп, бик күп төсләрен күз йомган килеш тә, борыныңны томаласаң да әллә күпме исле булуларын белгәч, купшыланырсың да, көязләнерсең дә анысы. Тик менә андый чакларда анда-монда очынып йөрмәскә, килделе-киттеле җирләргә кермәскә дигәнне төклетура малае онытып та киткәләгән шул.
Читать дальше