Кая дисеңме? Мунчага. Юынып чыгарга. Аннан соң ятып йокларга кирәк инде. Ә-ә-әй…
Яшәгән, ди, бер Сыер. Аның мөгезе булмаган. Мөгезсез килеш ул сарыкка охшаган. Сарыкка охшагач, юаш булган. Юаш булгач, ул куян булган. Куян булгач, куркак дигән сүз. Куркак булгач, ул качкан. Качкач, аны таба алмаганнар. Таба алмагач, ул югалган. Әйтерсең аны җир йоткан.
Сыер кая киткән?
Сыер югалган. Югалгач, аны таба алмаганнар. Таба алмагач, ул качкан. Качкач, куркак булган. Куркак булгач, ул куян икән. Куян булгач, ул юаш, ди. Юаш булгач, ул сарыкка охшаган. Сарыкка охшагач, ул мөгезсез икән. Ә мөгезсез булгач, Сыер нишләсен соң?
Базарга мөгез сатып алырга китсен. Шулай бит, әйеме?
Яшәгән, ди, тагын бер Балык. Җәй көне аңа бик рәхәт булган. Җылы көнне тирән суда йөзгән, суык көннәрдә сай суда йөзгән. Кыш җиткәч кенә хәлләре мөшкелләнгән. Балык туңа башлаган. Ә җылынып була торган сай суны боз каплап бетергән!
Бу Балык: «Мин туңам бит, инде ничек җылыныйм икән?» – дип уйлаган. Бик озак уйлап йөзә торгач, ничек җылынырга икәнен барыбер уйлап тапкан бит.
Ничек итеп дисеңме? Уйла әле, уйла, Балык ничек итеп җылынды икән?
Белмисеңмени? Ярый инде, үзем әйтәм. Ул калын боз юрганын ябына икән дә рәхәтләнеп йокыга китә икән. Ә калын юрган ябынып йоклаганда туңмыйлар бит, әйеме?
Яшәгән, ди, ап-ак, чип-чиста Түшәм. Берзаманны ул болай дип уйлаган: «Идәнгә рәхәт. Ята да ята, бер эше юк. Идән урынына төшеп карыйм әле, эленеп торуы авыр ул».
Ап-ак, чип-чиста Түшәм үзенең дусты Идәнгә:
– Әйдә урыннарыбызны алмашабыз. Син өстән аска карап ятарсың, ә мин астан өскә карап ятармын, – дигән.
Идән аңа:
– Әйдә, – дигән.
Идән белән Түшәм урыннарын алмашканнар. Идән Түшәм урынына менгән, Түшәм Идән урынына төшкән. Берзаманны өстәге Идән астагы Түшәмгә караса, Түшәм тапталып, кап-кара булып беткән, ди.
Яшәгән, ди, бер Таган. Сәгатьләр буена, көннәр буена, атналар буена, айлар буена, еллар буена балаларны атындыра-атындыра ул бик арып-талып беткән, ди.
Таган:
– Сәгатьләр буена, көннәр буена, атналар буена, айлар буена, еллар буена балаларны атындыра-атындыра мин бик йончыдым, минем дә ял итәсем килә, – дигән.
Шуннан соң ул балаларны атындырудан туктаган. Сәгатьләр буена, көннәр буена, атналар буена, айлар буена, еллар буена тик кенә тора да тора икән. Шулай тора торгач, ул күгәргән. Хәзер җил искән саен, Таган, балаларны сагынып, чыгыр-чыгыр, чыгыр-чыгыр килә-килә елый да елый, ди.
Яшәгән, ди, бер колын. Ул Йолдызкай атлы икән. Ә әнкәсенең исеме Чуаралма булган.
Көннәрдән бер көнне Йолдызкайның әнисе Чуаралманың туган көне килеп җиткән. Туган көн җиткәч, котларга кирәк бит инде.
Ә котлар өчен бүләк кирәк. Йолдызкай, әнкәсен туган көне белән котларга нинди бүләк алып кайтыйм икән дип, и уйлаган да уйлаган, ди.
Озак кына уйлана торгач, ул: «Чәчәктән дә яхшысы булмас», – дигән.
Йолдызкайның әнкәсе Чуаралма бигрәк тә шәмәхә төсендәге кыңгырау чәчәкләрен ярата икән. Муенындагы җиз кыңгыравы да, яңгырларда шәмәхәләнеп, шул чәчәккә охшап тора, ди. Ул аны матурлык өчен генә түгел, ә бәлки колынкае адашканда шул кыңгырау тавышына килсен дип асып йөрткән.
Шулай итеп, Йолдызкай үз әнкәсенең туган көненә бүләккә атап, кыңгырау чәчәкләре җыярга чыгып киткән.
Кыңгырау чәчәкләре болында үскән. Ә болын елганың аргы ягында, ди. Йолдызкай әллә кайдагы күперне эзләп йөрмәгән. Елганы йөзеп кенә чыккан да бик күп итеп фирүзә, шәмәхә кыңгырау чәчәкләрен җыйган. Җыйган чәчкәләре колынның кочагына көчкә-көчкә сыйган инде менә.
Йолдызкай үз өенә кайтырга чыккан. Кочагындагы кыңгырау чәчәкләре аның атлаган көенә чең дә чең, зең дә зең, челтер дә челтер килеп барган. Колынкай түзмәгән, ул чәчәкләр көенә кушылып, үзе дә җырлап җибәргән:
Иһа-һа, миһа-һа!
Бүген әни туган көн.
Әниләрнең туган көне –
Чәчәкләр күп булган көн, –
дип.
Кайта торгач, ул әлеге дә баягы елга янына килеп җиткән. Йолдызкайның үзе җыйган чәчәкләрне әнисенә тизрәк-тизрәк бүләк итәсе килгән. Шуңа күрә ул күперне эзләп йөрмәгән, елганы туп-туры йөзеп чыгарга уйлаган. Чәчәкләрне башына куеп, суга кергән дә йөзеп киткән. Йөзә икән, йөзә икән, йөзә икән бу… Йөзә торгач, арый башлаган. Арый башлагач, бата башлаган. Бата башлагач, кычкыра башлаган.
Тик аны беркем ишетмәгән. Чөнки су буенда беркем булмаган. Җыйган чәчәкләрен ташласа, ул батмас, җиңелрәк йөзәр дә китәр иде анысы. Ә ул: «Әниемнең туган көненә кыңгырау чәчәкләремне алып кайта алмасам, бик күңелсез булыр инде», – дип уйлаган.
Читать дальше