Берзаманны аларның өйләре тузган, ди. Түбәсеннән яңгыр үтә башлаган. Тәрәзә, ишек ярыкларыннан ыжгырып суык җилләр керә икән.
Шулай булгач, яңа өй салырга кирәк бит инде, әйеме?
Җәй җитеп, күбәләкләр оча башлагач, күкеләр кычкыргач, кырмыскалар, ниһаять, өй салырга керешкән. Идәненә туфрак ташып җәйгәннәр, бүлмә стеналарын ылыс энәләреннән, үлән сабакларыннан өйгәннәр, түшәмгә агач кайрылары тезгәннәр, түбәгә яфрак япканнар. Җәй буена бик тырышып эшләгәннәр, ди, болар.
Менә бервакыт өй салынып беткән. Би-ик зур булган ул. Ун катлы, ди! Лифтлары йөзгә җиткән. Ишекләре – мең, тәрәзәләре миллион икән.
Бу йортның бер фатирын Кыркамыс исемле кырмыска малаеның әти-әнисенә биргәннәр. Бер бүлмәдә аның Мыскырка исемле әнкәсе белән Мыскакыр исемле әтисе торган. Икенчесендә Мыксырка исемле әбисе белән Ыркысмак исемле бабасы яшәгән. Өченчесен Камыскыр исемле сеңлесе белән Кымаскыр исемле апасына биргәннәр. Дүртенчесенә Кармыска исемле абыйсы һәм Кымыскар исемле энесе белән Кыркамыс үзе урнашкан.
Кырмыскаларның яңа йорты менә нинди иркен булган, ди, имеш. Андый зур йортта авызыңны ачып йөрсәң, шундук адашасың, белдеңме? Ышанмасаң, кырмыска балаларыннан үзең барып сора. Алар үз бүлмәләрен көчкә-көчкә эзләп табалар икән. Чөнки малайлар караңгы төшкәнче урамда туп типкән, ә кызлар өйле уйнаган. Ун катлы, йөз лифтлы, мең ишекле, миллион тәрәзәле өйдә үз фатирыңны табуы җиңел түгел шул. Кайвакытларда кырмыска балалары адашып беткәннәр. Ә адашкач сине тапсыннар өчен еларга кирәк. Елагач, күз яше чыга. Кырмыска балалары елый-елый үз йортларын юешләп бетергәннәр. Елагач, тавыш та чыга бит әле. Ә тавыш чыккач, җил куба. Кырмыскаларның яңа өйләре дымланган, түбәсеннән яңгыр үткән, ярыкларыннан суык кергән, бүлмәләрендә җил уйнап йөргән. Шулай итеп, боларның йортлары тәмам эштән чыгып беткән.
Шуңа күрә, бүтән адашып еламас өчен, кырмыска балалары, көз җиткәч, тезелешеп мәктәпкә укырга киткәннәр. Ә укыган кеше ун катлы, йөз лифтлы, мең ишекле, миллион тәрәзәле өйдә генә түгел, урманда да адашмый инде ул.
Яшәгән, ди, бер тычкан малае. Моның исеме Пи-пи икән. Әлеге тычкан малае Пи-пи көннәрдән бер көнне бакчада шалкан табып алган. Теге шалканның койрыгы бар икән. Ул койрык бик озын, матур, сыгылмалы булган.
Пи-пи:
– Менә ичмаса бу койрык дисәң дә койрык! Мондый койрыгым булса, мин бөтен тычкан малайларыннан уздырыр идем. Минеке шикелле койрык бүтән беркемдә дә булмас иде! – дигән.
Тычкан малае үз койрыгын ташлаган да, аның урынына шалкан койрыгын тагып, урамга чыккан. И-и, бу яңа койрыгы белән мактана, ди, инде! Койрыгын чыбыркы шикелле шарт та шорт китереп уңга да селки, сулга да селки икән.
Башка тычкан малайлары аннан:
– Мондый тәмле исле койрыкны каян алдың? – дип сораганнар.
– Бу тәмле исле койрык түгел, бу – иң яхшы койрык! – дип, Пи-пи өйләренә кайтып киткән дә кояш чыкканда йокларга яткан.
Тагын бер төн җиткәч, Пи-пи уянып киткән. Уянгач ашыйсы килгән. Шунда борынына шалкан исе килеп кергән. Караса, янында гына бик тәмле шалкан койрыгы ятканын күреп алган. Түзмәгән, шул койрыкны бик рәхәтләнеп тамагы туйганчы ашаган да ашаган.
Бервакыт караса! Шалкан койрыгы да юкка чыккан, үз койрыгы да калмаган, ди.
Яшәгән, ди, бер Кузгалак. Ул бик әче икән. Аны ашаганда, бала-чаганың йөзләре чытыла, күзләре кысыла, телләре әчетә, ди.
Ә Кузгалак балаларның йөзләре чытылуын, күзләре кысылуын, телләре әчетүен бер дә теләмәгән.
Шуннан соң Кузгалак баллыга әйләнгән. Баллы Кузгалакны балалар бик яраткан. Аны ашаганда, аларның йөзләре елмайган, күзләре елтыраган, телләре тәмлеләнгән.
Хәзер баллы Кузгалакны чәйгә дә салып эчәләр икән, ди, аны бик яраталар, тансыклыйлар, үз итәләр икән, ди.
Тәмле телле, баллы телле, сөйкемле холык-фигыльле булсаң, сине дә шулай яратырлар әле.
Яшәгән, ди, бер Балык. Ул бер дә юынырга яратмаган. Юынмагач, бите дә каралган, колагы да каралган, муены да каралган, койрыгы да каралган. Әнисе юындыра башласа, кычкырып-кычкырып, акырып-бакырып елый икән бу. Имеш, әле күзенә сабын керә, әле борынына су керә! Шулай итеп, бер дә юынмыйча йөри, ди. Ашар алдыннан канатларын юмаган, йоклар алдыннан койрыгын юмаган. Юынмагач, аның танырлыгы да калмаган. Танырлыгы да калмагач, әлеге Балык адашкан. Ә адашкач, кем, нәрсә икәне дә билгесез, ди. Балыкның ни-нәрсә икәнен беркем белмәгән.
Шулай итеп, юынырга яратмаган Балык бөтенләй югалган, әллә кая йөзгән дә киткән.
Читать дальше