Габделәхәт Гаффаров - Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Здесь есть возможность читать онлайн «Габделәхәт Гаффаров - Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2016, ISBN: 2016, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әкият телендә сөйләшә торган Әхәт Гаффарның Сызламык тешле, Төкле Туралы, Туңгак балыклы әкиятләре, Нәфрәт белән Мәкерне җиңгән Шагыйрьле, Сөембикәле пьесасы, Бәхтизар атлы бабасы кочагында иркәләнеп үскән Каюм атлы малай турында хикәяләр шәлкеме дисеңме – барысы да әлеге китапка тупланган. Китапны кайсы битеннән башлап укысаң да ярый: йөрәк тибешен ишетеп, әнисен тапкан Колын турындагы әкияттән дә, бер алмалы алмагач төбенә җиде алма китереп салган Азамат белән Илһам турындагы хикәядән дә, дустын ташлап качкан Юныс турындагысыннан да. Аннары дусларга, энекәш-сеңелкәшләргә дә сөйләргә ярый.

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Бер дә бер көнне сызылып таңнар атып, иртәнге чыклар кипкәч, чәчәктән чәчәккә куна-куна ашап эчкән Төкле Тура әллә кайдан бик-бик тәмле әллә нинди исләр килгәнен тоеп, сиземләп алган. Шул якка очкан да киткән инде. Барып җитсә, ни күрсен: ул җир чәч китәрә, төк кыра, хушбуй сибенә торган бер-бер урын икән. Ягъни чәчтарашханә инде.

Төклетура малае шунда кергән, каранган: үз чираты җиткәч, ипләп кенә күрсәтелгән урындыкка очып килеп кунган.

Чәч алучы апа төклетура малаеннан:

– Чәчеңне аласымы, төгеңне кырасымы? – дип сораган.

Төклетура бик купшыланып, көязләнеп, бөтен дөньяның шәп-шәрә, тап-такыр калганлыгын күз алдына китереп, шуңа иярәсе килеп:

– И-иһ! Мин чәч йөртә торган андый-мондый гына малай түгел, мин – Төкле Тура! Бар төгемне чип-чиста итеп кырыгыз. Бер бөртеге дә калмасын. Мин төксез-нисез ише бүтәннәрдән ким мәллә? – дигән.

– Күз керфегеңне дәме?

– Аларының да бер бөртеге калмасын. Елаганда күз яше эленеп тормас өчен бик әйбәт була ул.

Чәч алучы апа аның кушканына нишләсен ди инде – Төкле Тураның баш түбәсеннән алып, һәр алты аягының чәнти бармагына хәтле китәреп, күпме төге булса, һәр бөртеген бөртеккә тиклем кырган да чыккан. Аннары соң мул итеп хушбуй сиптергән. Ә бер бөртек соңгы керфеген, кирәге чыгар дип, яшереп кисми калдырган, ди.

– Әйбә-әт! Һәммә җирем җип-җиңел булып китте әле, – дигән Төкле Тура.

Шулай дип әйтүе булган, моңа җанының кыл уртасыннан, әллә нинди бетмәс-төкәнмәс иксез-чиксезлектән бер аваз килеп иңгән:

– Ә! Җиңеләеп калдыңмыни әле?

Төклетура малае ике канатын җәеп торып салган да:

– Җиңеләеп, – дигән.

Шуннан соң, чәчтараш апа аңа әйтмичә, яшертен генә кисми калдырган сыңар керфектән гайре бөтен җире шәп-шәрә калган төклетура малае үз өйләренә таба йөгерә-йөгерә очып киткән дә кайтыр юлында очраган барча иптәш, дус-иш Төктулера кызларына, Тулератөк малайларына, Көтарелут бабайларга, Өктеларту әбиләргә:

– Сәлам миннән, сәлам! – дип бара икән.

Тик аңа берсе-бер җавап кайтармаган, сәлам иңдермәгән.

Ул, аптырап:

– Мин бит төклетура малае! – дип кычкыра икән.

Шунда аңа барысы да:

– Син нинди төклетура? Тура бар, ә төге кайда соң? – дигәннәр дә и көлгәннәр, и көлгәннәр, ди.

Төклетура малае, елыйсылары килеп:

– Мин – Төкле Тура! – дигән.

Аңа һәрьяклап беравыздан:

– Юк! – диешкәннәр.

Төклетура малае:

– Алай булгач, мин кем соң инде? – дип сораган.

Аңа киң, иркен, саф, ирекле, азат болындагы барча төклетура күче болай дигән:

– Син хәзер Тура гына инде. Ичмаса, бер генә тамчы да төгең калмаган ич. Ә синең һәрбер төгең мең-мең чәчәктән уртаклашып утларлык саф су, нигъмәт җыярлык иде, синең һәрбер төгең безнең ялкынлы таңнарыбыз аткан саен үзебез татыйсы татлы суга, хыялга сизгер торырга тиеш иде. Хушбуй сиптереп, мәгънәңне бетереп, сизгерлегеңне җуеп чыккансың. Син хәзер Тура гына инде – Төксез Тура.

Әлеге – инде Төксез Турага әйләнеп калган әүвәлге матур, йонлач төклетура малае йөз, мең-мең, миллион-миллион чәчәктән йөгерә-йөгерә, очына-талпына бихисап ис-ас, тәм-том эзләп күпме генә интексә дә, ашар-эчәр ризыгын тапмаган. Чөнки дә ки аның шәп-шәрә калган тәненә сызылыплар аткан таңнарның ни алтын балы ябышмаган, кояш батышларының ни серкәсе йокмаган, ди.

Төклетур атлы әтисе аңа:

– Мин сиңа чәчәкләрне күзеңне йомган килеш тә танырга, гадәтләрен белергә, кара төндә анда-санда очынып йөрмәскә, үз өеңдә тыныч кына утырырга, көндезләрен килделе-киттеле җирләргә кермәскә өйрәтмәдеммени, улым? – дигән.

Әнкәсе Төклерату, моңа өстәп:

– Иртәнге чыклар кибеп, кояш батканчыга хәтле төрледән төрле чәчәкләрнең, борыныңны томаласаң да әллә нинди хуш исле булуларын, кайсы чәчәк чынаягында нинди татлы, нинди баллы су чишмәсе тулып торганын, аны ничек-ничек итеп эчәргә кирәген мин сиңа әйтмәдеммени? – дигән.

Төклетура малае – аның йөздән йөз төсләрдәге чәчәкле, мең-мең хуш исле илендәге бөтен туган Күче әйткәнчә, инде Төксез Тура булып калган малай:

– Төкле идем – бәхетле идем, Тура идем – Туган дәүләтле идем. Инде менә мин – Төкле Тура атлы малай – төксез (ә «төкле» дию – бәхетле булу дигән сүз ул!), әйе, мин – Төкле Тура исемле малай – төксез-бәхетсез Турага әйләнеп калдым. Мин хәзер – турамга гына, тураклап ташлауга гына яраклы шәп-шәрә Тура. Ә газиздән дә газизрәк минем Туран дигән туган илем дә шәп-шәрә, – дигән дә, ди, теге чәчтараш апа аның иң соңгы төге итеп кисмичә калдырган әлеге дә баягы бердәнбер исән-имин калган күз керфеген, елый-елый, үзенең уң канатына салган да киткән…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар»

Обсуждение, отзывы о книге «Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x