Артта калуыбызның бер сәбәбен Фатих Әмирхан күрсәтеп биргән. «Һәркем үз урынында тора белсә, милләт тә үзенең аерым-аерым фәрдләрен мөстәхикъ булган урынына урнаштыра белә. Мондый милләтләрдә үз урынын яхшы танымаган, үзе мөстәхикъ булмаган урыннарга сузылган кешеләр булса, боларга авыру кешегә караган күз белән карап, аларны үзләренә мөнасиб шифаханәләргә урнаштыралар», – дип язган ул.
Ник безнең халык эшләмәенчә шөһрәт тотарга ярата икән? Юк, хөрмәтле укучым, бу сүзләрне мин әйтмәдем, аларны Гаяз Исхакыйның Җәгъфәре әйтте!
Без гөнаһка баттык. Йә әйтегез әле, сез Казанда онытылган һәм бүген без таптап йөри торган зиратларның ничәү икәнен беләсезме? Мин дә белмим. Кремль мәйданындагы хан каберләреннән тыш, Тинчурин урамы тирәләре, Киров урамы, иске Университет бинасы тирәсе һәм тагын кимендә 5–6 урын элекке зиратлар бит. Анда җир куенында безнең онытылган ата-бабаларыбызның ку сөякләре ыңгырашып ята. Һич югында, ул урамнарның исемен дәһри булмаган исемнәр белән алмаштырасы иде, берәр мемориаль такта белән билгелисе иде. Фикеренә кергәндә, ул урыннарда гөмбәзле һәм айлы җыйнак вә гүзәл корылма яки һәйкәл торгызып куярга булыр иде бит. Ә без ниндидер мәгънәсез «пирамида» төзү белән мавыгабыз. Җитмәгәнмени безгә Казансу эчендә утырган бер әһрам?
Хәзерге Татарстан урамындагы асфальт та газиз сөякләр өстенә түшәлгән. Шунда ук Казаков мәчетен мәсхәрә иткәннәр, хәзер урыны да билгесез.
Нинди хәтерсезләр без! Ә бит соңгы җинаятьләр Сталин заманында түгел, аңардан соң, «яз сулышы сизелгән» Хрущёв заманаларында һәм соңрак та эшләнде! Хәер, боларга, Хрущёвтан бигрәк, җирле хакимият әһелләре гаепле бит.
Без үткәндәге афәтләребездә һәм бүгенге мөшкел халәтебездә коммунист әфәнделәрне гаеплибез һәм бик дөрес эшлибез. Әйе, алар – безнең илне гомумкешелек җәмгыяте үсешеннән кимендә йөз елга артка калдыручылар. Ләкин кайсы коммунистлар? Шәхсән кемнәр? Мәскәүнекеләр генә түгелдер ләбаса! Нигә без конкрет шәхесләрне – милли «каһарманнарыбызны» атап әйтүдән куркабыз?
Менә бу очракта да бөек шәхесне дегеткә манып азапланган кешеләрнең чын йөзен ачмыйбыз, ачып җиткермибез. Кечкенә генә бер исемлеккә күз төшерегез:
Белялов У., Фасеев К. Гаяз Исхаки, он же «Шольц». Советская Татария. – 1989. – 19 февраль. (Аларның төп фикере: Гаяз Исхакый – герман разведкасының «Шольц» кушаматлы агенты.)
Белялов У. Гаяз Исхаки, он же «Шольц». Необходимые пояснения // Советская Татария. – 1989. – 20 май.
Белялов У. Правда не должна быть усеченной // Советская Татария. – 1989. – 2 сентябрь.
Әдәбиятчылар Исхакыйны Ватанына кайтару өчен көрәшкәндә антиисхакыйчыларның соңгы бастионын саклаучылар шушылар иде инде.
Ялгышмасам, Белялов әфәнде, соңарыбрак булса да, үзенең хаталарын өлешчә танып та маташты шикелле. Ләкин аны халык мәхкәмәсе акладымы соң? Юк, акламады һәм акламаячак та.
Ялган сөйләүче турында: «Ничек теле әйләнә?!» – дип гаҗәпләнәләр. Олы ялган заманында яшибез. Кечерәк ялганнар инде безгә хакыйкать булып тоела. Гыйффәт ханым (Заһидә Бурнашева) 1916 елда ук язган бит: «Ниндидер кер вә зольмәтләргә ил чумган хәзер, Ныклыгын һәм пакьлеген, йолдызларын җуйган хәзер».
Күрәсең, мондый югалтулар тарихи үзгәреш-түнкәрешләр алдыннан булгалый торгандыр.
«Игри 1 1 Игри – ялган.
булсаң сән төзәлмәздин, и тел, Барчамыз игри булырмыз, аны бел?» – дигән Мөхәммәдьяр.
Тирән фикер әйткән Мөхәммәдьяр! Әдәбиятыбызга, бигрәк тә вакытлы матбугатыбызга карасаң, нинди купшы, ясалма, сонгый, ялгыш-йолгыш, ягъни ялган, игри телдә яза башладык бит хәзер. Бер генә сүзебез дә чын йөрәктән чыкмый шикелле… Самимилек юк, артистлык, сәхнәчәлек кенә калды. Бу ясалмалык әле күптән дә түгел телебезне басып киткән рус сүзләреннән дә хәтәррәк, минемчә.
Милләтебез кризис кичерә. Ләкин бүген бу кризис, Гаяз Исхакыйның «инкыйраз»ыннан аермалы буларак, бөтен планета күләмендә бара, – шуны да онытмыйк. Милли мәдәниятебезгә ябырылган күп кенә бәлаләр бөтен Җир цивилизациясенә кагыла. Моның эчкәрге сәбәпләре бар, әлбәттә. Ихтимал, «тышкы», «галәми» сәбәпләр дә бардыр. Без эчке сәбәпләргә каршы тора алачакбыз. Таркалуга, бүселүгә, регресска – энтропиягә, инкыйразга каршы көрәшә алачакбыз, ә инде галәми сәбәпләр Илаһтан безләрне сынау һәм кыл иләктән үткәрү өчен килә, ахрысы.
Таяныч эзләп, Ризаэтдин Фәхретдингә тагын әйләнеп карыйм.
Менә аның, вафатына күп тә калмый, ачынып язган сүзләре: «Язып вә күчереп утыруларым бездән соңлар укырлар рәвешендә бер фикер берлә түгел, динсез латин кавеме өчен төркләрнең – бу мәмләкәттә мөнкариз төркләр вә мөселманнарның әсәрләрене укуга ихтыяҗлары вә ләззәтләнүләре булмаслыгы мәгълүм», – дигән ул. Остазның бу сүзләрендә дөреслек булса да, ул абсолют хакыйкать булмаса кирәк. Латин кавеме дигәндә, ул, әлбәттә, беренче нәүбәттә көнбатышны түгел, бәлки рус милләтен күздә тота (без моны аның рус сәясәтенә нисбәтле башка сүзләреннән ачык күрәбез).
Читать дальше