Һәрбер халыкның – үз язмышы, үз тарихы. Кемдер үзе күп илләрне буйсындырып килеп, соңыннан үзе кемгәдер буйсынган. Ошыймы ул безгә, юкмы, ул бит – безнең үткәнебез. Минемчә, тарих ничек булган, шулай чагылырга тиеш. Шунысы куанычлы: бу юнәлештә уңай күренешләр әлеге проектны гамәлгә ашыру вакытында күзгә ташлана. Игътибар итсәгез, без төрле диннәргә караган ике изге шәһәрне торгызу өчен бер фонд оештырдык, моның да мәгънәсе тирән. Бу әлеге эшнең барыбыз өчен дә уртак булуын дәлилләп тора. Эш барышында төрле оешмалар, төрле диндәге хәйриячеләр арасында эшлекле, хәтта дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Гомумән, тарихта булган вакыйгаларда хәлиткеч рольне халыклар үзләре түгел, нигездә, дәүләт җитәкчеләре, аларның сәясәте уйнаган.
– Агымдагы ел Россия Федерациясе күләмендә «Россия тарихы елы» дип игълан ителде. Бәхәссез, Россия тарихында татарларның роле әйтеп бетергесез зур. Моны (авырлык белән булса да) барыбер таныйлар. Чит илдә, мәсәлән, Польшаның Гданьск шәһәрендә татар сугышчысына һәйкәл куйдылар хәтта! Сезнеңчә, быел чын тарихны тану дәвам итәрме?
– Гомумән, татарлар дөнья тарихында да шактый эз калдырганнар. Сүз уңаеннан, бер кызыклы факт: инглиз галиме, Кытай буенча танылган белгеч Эдуард Паркер, мәсәлән, кытайларның тарихын өйрәнү барышында татарлар турында шулкадәр күп мәгълүматка тап булган ки, хәтта татарлар турында «Бөек халык тарихы» дигән аерым бер китап язарга мәҗбүр булган.
Ә татарларның Россия тарихындагы роле – ул үзе бер зур тема. Татарлар бүгенге көнгә кадәр Россиядә сан ягыннан икенче милләт булып тора икән, бу, әлбәттә, юктан бар булмаган. Россиянең үсешенә төрле заманнарда, төрле өлкәләрдә зур өлеш керткән шәхесләр арасында татар морзалары бик күп. Татар фамилияле рус эшлеклеләрен Сез үзегез дә яхшы беләсез, алар Россия тарихыннан һәркемгә мәгълүм. Россия дәүләтчелегенең тарихын ничә гасырлар буе «татар-монгол изүе»нә каршы көрәш рухында бәян итеп килделәр. Шуңа күрә безнең халык өчен иң авыр мәсьәлә татар-монгол явы темасы иде. Җәмәгатьчелекнең безнең тарихка мөнәсәбәтен үзгәртү юнәлешендә иң беренче адымны Лев Гумилёв ясаган дип саныйм. Аның коточкыч ябык совет елларында, җәмәгатьчелек фикеренә каршы килеп, татарлар турында дөреслекне язарга кыюлыгы җиткән. Мин аның әсәрләрен җентекләп укып чыктым: «Борынгы төркиләр», «Борынгы Русь һәм Бөек дала», «Русьтан Россиягә кадәр» һәм башкалар. Ул татарлар турындагы уйдырмаларны, бик үткен итеп, «кара легенда» дип атаган. Гумилёв Россия дәүләтенең асылын төгәл билгеләп биргән: «Россиянең ике чыганагы бар: славяннар һәм төркиләр, парвославие һәм ислам, Киев Русе һәм Алтын Урда», – дигән ул. Лев Гумилёв – татар халкының тирән ихтирамына лаек шәхес ул. Шуңа күрә без Казанның 1000 еллыгына шәһәрнең үзәгендә аңа һәйкәл куйдык. Игътибар итсәгез, анда аның сүзләре язылган: «Мин, рус кешесе, гомер буе татарларны яладан яклап киләм». Мин Сезгә аның татарлар турындагы бу фикерен тулысынча китерә алам: «Белегез, бу – горур исем! Ялган фәнни, сәяси яки ниндидер башка конъюнктура өчен түгел, дөреслек хакына мин, рус кешесе, гомер буе татарларны яладан яклап киләм. Алар – безнең каныбызда, тарихыбызда, телебездә, тирә-юньгә мөнәсәбәтебездә. Миңа менә мондый күзаллау бик табигый тоела: чынбарлыкта руслардан аермалары нинди генә булмасын, татарлар – безнең яныбыздагы түгел, безнең эчебездәге халык ул». Минемчә, бүгенге вазгыять менә шуны аңлауга, тануга таба юнәлтелергә тиеш. 2010 елның 25 ноябрендә Польшаның Гданьск шәһәрендә татар сугышчысына тантаналы төстә һәйкәл куелуны да моның бер чагылышы дип карарга кирәктер, мөгаен. Чыннан да, 600 ел элек Польша-Литва дәүләтенең Грюнвальд сугышында тарихи җиңүенә турыдан-туры татар гаскәриләре ярдәм иткән. Татарларга рәхмәт йөзеннән әлеге һәйкәлне кую Польша хөкүмәтенең тәкъдиме булган бит. Тантанада аларның президентлары пан Бронислав Коморовский катнашкан. Ул үзенең әнисе Ядвига белән һәйкәлгә чәчәкләр куйган. Пани Ядвига әтисе ягыннан булган татар тамырлары белән горурлануын сөйләгән. Бу хәл полякларның анда яшәгән татарларны килмешәк дип түгел, үз итеп кабул итүләрен аңлата түгелме? Польшада да татарлар белән поляклар язмышы бергә үрелгән. Минем Варшавада атаклы Юзеф Пилсудский музеенда булганым бар. Полякларның горурлыгы – күренекле маршал, 1918 елда яңадан торгызылган Польша дәүләтенең беренче җитәкчесе Юзеф Клеменс Гинятович Косьчеша Пилсудскийның исеме үк татарларга катнашы булганлыгын күрсәтеп тора. Юзеф – Йосыфтыр инде ул, Гинятович – Гыйниятович… Һәйкәл ачу тантанасында безнең Бөтендөнья Татар конгрессы, гомумән, башка төбәкләрдән дә татар оешмалары вәкилләре, Кырым татарлары да катнашкан. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, үзенең Польшадагы эшлекле сәфәре вакытында, ул һәйкәлгә чәчәкләр салган иде. Моңа Россия матбугатында бераз шаулап алдылар, ләкин бу вакыйганың асылына төшенә башласаң, әллә ниләр ачыклана. Әйтик, моннан 600 ел элек булган хәлиткеч сугышта (Поляк корольлеге белән Бөек Литва кенәзлеге – бер яктан, Тевтон ордены – икенче яктан) полякларга Алтын Урдадан килгән татар гаскәрләре булышмаган булса, Тевтон ордены тагын да Көнчыгышкарак җәелер, бәлкем, Россия үзе дә бүген католик дәүләт булыр иде. Тарихи борылышлар кайчак бик кызыклы бит алар.
Читать дальше