Ленар Шәех - Үзем белән очрашу

Здесь есть возможность читать онлайн «Ленар Шәех - Үзем белән очрашу» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, Публицистика, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Үзем белән очрашу: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Үзем белән очрашу»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапта авторның әңгәмәләре, әдәби портретлары, иҗат бәяләмәләре, язмалары, уйланулары, сәяхәтнамәләре һәм хикәяләре урын алды.

Үзем белән очрашу — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Үзем белән очрашу», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Без шулай ук Римда ICCROMның – Мәдәни хәзинәне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәгенең – штаб-фатирында да булдык. Италия белгечләре, исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм галимнәр белән сөйләштек. Алар киң күңелле кешеләр булып чыкты, безгә үзләренең серләрен чиштеләр, эшләү ысулларын күрсәттеләр, археологик объектларны реставрацияләү барышында ихтимал хаталар турында искәрттеләр. Дөресен әйтим, итальяннарның Болгарда һәм Зөядәге торгызу эшләре белән чынлап кызыксынулары безне гаҗәпләндерде дә, шатландырды да. Алар әйтүенчә, безнең Болгар һәм Зөя истәлекләрен реставрацияләү һәм музейлаштыру мәсьәләләрен җентекләп башкарып чыгарга омтылышыбыз аларда зур ихтирам уяткан икән.

Һичшиксез, дөньякүләм объектларны карап йөрү һәм халыкара дәрәҗәдәге реставраторлар-белгечләр, археологлар белән сөйләшү-киңәшү Болгар һәм Зөя тыюлыкларындагы эшне дөрес оештыру өчен бик мөһим. Әмма хикмәт монда гына түгел. Дөньякүләм тәҗрибә шуны раслый: үз халкыңның мәдәни һәм тарихи мирасын саклау – бөек тарихи үткәнне дөрес итеп, ничек бар, шулай ачып бирү мөмкинлеге ул.

ЮНЕСКО белән мөнәсәбәтләрдә дә уңышларыбыз бар. Хәзерге вакытта «Болгар тарихи-археология комплексы» һәм «Зөя тарихи-мәдәни һәм ландшафт комплексы» дигән номинацияләр, ягъни алар буенча бөтен документ тулысынча әзерләнеп, ЮНЕСКО комиссиясенә тапшырылды. Быел ICCROMның халыкара белгечләре Болгарга һәм Зөягә килеп, аларның ЮНЕСКО таләпләренә туры килүен тикшерәчәкләр. Белгечләр фикеренчә, Болгар һәм Зөя турында документлар 2013 елда ЮНЕСКОның чираттагы утырышында каралачак.

Сезнең сорауга җавап йөзеннән шуны әйтәсем килә: чыннан да, Болгар белән Зөяне ЮНЕСКО канаты астына кертү безнең өчен бик отышлы хәл.

Беренчедән, Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән тарихи истәлекләр ЮНЕСКО яклавы һәм күзәтчелеге астында була. Әйтик, ул истәлекләргә беркем дә кагыла алмый, һәм, иң мөһиме, аларның торышы һәрдаим тикшерелеп тора, ягъни, телисеңме-теләмисеңме, аларны төзек һәм бөтен итеп саклауның барлык шартларын үтәргә тиешсең. Тарихи ядкярләргә бер бөртек тә зыян килмәскә тиеш.

Икенчедән, бу вакыйга Татарстанның халыкара абруен күтәрәчәк. Без үз мирасының кадерен белә торган алдынгы, цивилизацияле республика буларак та танылачакбыз.

Өченчедән, барыбызга да мәгълүм ки, туристларның дөнья буенча төп агымы ЮНЕСКО исемлегендәге тарихи ядкярләргә юнәлә. Димәк, Татарстан өчен халыкара туристлык хәрәкәтенә юл ачыла. Мәсәлән, Казан Кремле ЮНЕСКО исемлегенә кергәч, аны карарга килүче туристлар саны бермә-бер артты, узган ел миллионга җитте. Туристларны кабул итү эшен оста итеп оештыра алсак, Казан, Болгар һәм Зөя Татарстанны дөньядагы мәшһүр туристлык үзәкләренең берсенә әйләндерә алачак.

– Зөя утрау-шәһәренә Болгарга караганда шактый соңрак нигез салына, һәм аны Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алу өчен төзетә, шуңа андагы биналар яхшырак һәм күбрәк сакланып калган кебек… Биредә алып барылган төзекләндерү эшләрен башка дин вәкилләре ничек кабул итә?

– Зөя – Урта Иделдәге иң беренче православие шәһәре, аның Россия дәүләтен формалаштыруда үз роле бар. Ул заманда Зөядә булган вакыйгалар, буыннан-буынга тапшырылып, Татарстанда яшәүче кешеләрдә төрле хисләр уята. Әйе, ул – Казанны яулап алу өчен төзелгән ныгытма. Безнең аны төзекләндерү эшенә тотынуыбызга сәяси яңгыраш бирергә тырышучылар да юк түгел. Әмма мин гел шуны әйтеп киләм: максатыбыз – фәнни-тарихи эзләнүләрне сәясәткә әйләндермичә, республикада яшәүче халыкларның матди мирасын торгызу. Әйтик, Зөя соборларының архитектурасын һәм андагы гаҗәеп фрескаларны сәясәтчеләр ясамаган лабаса, бөек осталар иҗат иткән. Собор диварларында аларның кабатланмас эзе, аларның буяулары, аларның иҗаты калган. Гомумән, буыннан-буынга нәфрәт тапшыру – дөрес гамәл түгел. Безгә кагылышлы тарихка күз салсаң, татар-монгол гаскәрләренең Россия җирлеген басып алу чорын бәяләү инде ничәмә-ничә гасыр бәхәсләр тудыра. Әгәр дә без алга киткән халык булырга телибез икән, катлаулы тарихыбызны белеп, аңлап, тиешле нәтиҗәләр ясап, киләчәк турында фикер йөртеп, туган җиребезгә хезмәт итәргә тиешбез. Кайбер галимнәр сүзендә үпкә төсмерләре ишетелә. Бу очракта мин Алман иле канцлеры Ангела Меркельның Мәскәүгә Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәргә килүен мисал итеп алам. Кызганыч, әмма сугышта союздаш булган илләрнең җитәкчеләре юк иде анда. Ә җиңелгән як килде. Аңа Кызыл мәйданга килеп басу җиңел булмагандыр, дип уйлыйм. Менә бу – лаеклы гамәл. Димәк, алар фашизмнан катгый төстә баш тарталар, киләчәк буыннарны бу афәтнең эзеннән азат итәргә тырышалар дигән сүз. Бу тарафтан мин Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Алексий II нең Явыз Иван турында әйткән фикерләре белән танышырга тәкъдим итәр идем.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Үзем белән очрашу»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Үзем белән очрашу» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Үзем белән очрашу»

Обсуждение, отзывы о книге «Үзем белән очрашу» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x