– Россия тарихы елы буларак, быел республикабызның Сез җитәкләгән «Яңарыш» фондына да сизелерлек ярдәм булырга тиеш кебек. Гомумән, Россия хөкүмәтенең «Болгар – Зөя» проектына карашы нинди? Хуплыйлармы, үз фикерләрен әйтәләрме, тәкъдимнәрен кертәләрме, финанс ягыннан ярдәм итәләрме?..
– Болгар һәм Зөя калаларындагы тарихи ядкярләр илкүләм әһәмияткә ия, шуңа күрә мондый зур эшне башкаруда Россия хөкүмәте дә җитди ярдәм күрсәтә. Сүз уңаеннан, 1722 елда Идел буйлап Азовны алырга барганда, Пётр I Болгарга кагылган, борынгы ташландык шәһәргә игътибар иткән, Казан губернаторына, бу тарихи ядкярләрнең исемлеген төзергә, аларны төзәтергә һәм сакларга кушып, Указ язган. Бу – Россиядә тарих һәм архитектура ядкярләрен саклау турында беренче Указ булган.
Татарстан Республикасы Президенты вазифасыннан китәргә карар кылгач, 2009 елның декабрендә мин Мәскәүдә Россия Премьер-министры Владимир Путин белән Болгар һәм Зөяне торгызу эше турында махсус сөйләштем. Президент Дмитрий Медведевка бу турыда ул безнең республикага килгәч сүз кузгаткан идек. Мин аңа Болгарны һәм Зөяне вертолёттан күрсәттем. Мин аларга бер генә сорау бирдем: «Сезгә Казан Кремле ошыймы?» «Ошый», – диделәр. «Алайса, әйдәгез, бездәге милләтара дуслыкның, диннәргә тигез карашның символы булган Казан Кремле үрнәген киңрәк манзарага – Идел ярларына чыгарыйк, әлеге борынгы шәһәрләрнең икесе дә Иделнең искиткеч матур ярларында урнашкан бит», – дидем. Алар бу идеяне хупладылар. Әлбәттә, алар хуплавының хикмәте, бер яктан, федераль мирас булып саналган тарихи ядкярләребезне саклап калу, аларны дөньяга күрсәтү, туристлыкны үстерү булса, икенче яктан, Россия кебек күпмилләтле ил җитәкчеләре өчен диннәргә һәм милләтләргә тигез караш идеясен тарату мөмкинлегенең бүген аеруча мөһимлеген аңлау. Хәзер моңа бөтен дөнья мохтаҗ.
Шул рәвешчә, без, ил җитәкчеләренең фатихасын алып, Россия хөкүмәте тарафыннан ярдәм турында да килештек. Бу проектка финанс ярдәме федераль бюджеттан да, республика бюджетыннан да тигез өлешләрдә бүлеп биреләчәк, дип сөйләштек. Узган ике елда сөйләшенгән сүз төгәл үтәлә. Шунысын да әйтергә кирәк: ил җитәкчеләре проектны гамәлгә ашыру барышы белән кызыксынып торалар. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бу проектны үз игътибарында тота, эзлекле рәвештә ярдәм итә.
– «Яңарыш» фонды заказы белән Италиядә дөньядагы иң зур басма Коръән әзерләнде. Матбугат чаралары бу хакта күп язды. Башта, безнеке зуррак, диделәр, аннары – Әфганстандагысы… Хәер, хикмәт анда гына да түгел. Коръән узган елның 17 ноябрендә Казанга кайтарылды һәм быел май аенда, Болгарда узачак чираттагы тантаналарга кадәр, Кол Шәриф мәчетенә куелды. Чыннан да, бу – татар халкы өчен олы бүләк кенә түгел, ә Россия һәм дөнья дәрәҗәсендә зур мәртәбә. Җир шарында ислам дәүләтләре күп, аларның безгә караганда мөмкинлекләре дә күпкә зуррак. Сезнеңчә, ни өчен нәкъ менә Татарстан Республикасы бу эшне башкарды? Ислам дәүләтләре нинди карашта тора?
– Сезнең мәгълүматыгызны бераз аныклау кирәк дип саныйм. «Яңарыш» фонды эшләткән Коръән ул хәзер дә дөньядагы иң зур басма Коръән булып кала бирә. Күптән түгел безгә Гиннесс рекордлар китабыннан моны дәлилләүче сертификат та килеп иреште. Биредә «басма» дигән сүзне ассызыкларга кирәк. Чөнки Әфганстандагы Коръән ул иң зур кулъязма Коръән сыйфатында үзенчәлекле. Бу очракта хикмәт үлчәмнәрдә түгел.
Ни өчен мондый Коръәнне нәкъ менә Татарстан эшләде? Беренчедән, басма Коръәннәр тарихында Казанның үз урыны бар. 1803 елда Коръәннең иң беренче мөселман басмасы нәкъ менә Казан типографиясендә чыккан. Аны мөселман дөньясында «Казан басмасы» дип атыйлар һәм классик Коръән дип саныйлар. Ул заманнарда мөселман илләрендә нәшер ителгән Коръәннәр шушы Казан нөсхәсе нигезендә басылганнар. Без әнә шул традицияне дәвам иттек. Икенчедән, Болгар – хәзерге Россия территориясендә ислам динен иң беренче булып рәсми һәм ирекле рәвештә кабул иткән изге урын. Анда мәдәният хәзинәсе дип танылган үзенчәлекле Коръән урнаштыру, минем фикеремчә, татар халкының бөтендөнья мөселман мәдәниятендә тоткан урыны һәм аңа керткән лаеклы өлеше булып тора.
Дөньядагы иң зур басма Коръән быел май аенда, Идел буе болгарларының ислам динен рәсми рәвештә кабул итүләре хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак. Шул вакытта без Гиннесс рекорлар китабының сертификатын да халыкка күрсәтәчәкбез. Анда болай дип язылган: «Дөньядагы иң зур басма Коръән (буе 2 м, иңе 1,52 м, калынлыгы 0,17 м), ARC Groups.r.l компаниясе (Италия) тарафыннан эшләнгән, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды (Россия) тарафыннан 2011 елның 17 ноябрендә Кол Шәриф мәчетенә (Казан, Татарстан Республикасы) тапшырылган».
Читать дальше