Ленар Шәех - Үзем белән очрашу

Здесь есть возможность читать онлайн «Ленар Шәех - Үзем белән очрашу» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, Публицистика, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Үзем белән очрашу: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Үзем белән очрашу»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапта авторның әңгәмәләре, әдәби портретлары, иҗат бәяләмәләре, язмалары, уйланулары, сәяхәтнамәләре һәм хикәяләре урын алды.

Үзем белән очрашу — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Үзем белән очрашу», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Сез узган елның ноябрендә Италиядә булып кайттыгыз. Чит ил белгечләренең бездәге тарихи һәйкәлләр турында фикерләре ничек? Болгар белән Зөянең ЮНЕСКО канаты астына керүе Татарстанга нәрсәсе белән отышлы булачак?

– «Чит илләрдә йөреп гыйбрәт ал» дигән татар халык мәкаленә ияреп, без Италиягә, Салерно провинциясенә, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объекты – Пестум шәһәрен карарга бардык. Безне анда Мәдәни хәзинәне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәге (ICCROM) генераль директоры, «Яңарыш» фондының Белгечләр советы әгъзасы, безнең фикердәшебез Мөнир Бушенаки чакырды. Нәкъ менә Пестумга баруыбыз очраклы хәл түгел. Аның борынгы истәлекләре безнең Болгар ядкярләрен хәтерләтә, алар тарихлары буенча да бер-берсенә охшаш.

Пестум (иң беренче исеме – Посейдония) шәһәренә безнең эрага кадәр VI гасырның беренче елларында шул тирәдә урнашкан грек каласы Сибаристан чыккан ахей кешеләре нигез салган, ул заманда шәһәр Лукания елгасының көнбатыш ярында (хәзерге Салернодан 35 км көньяк-көнчыгышта) урнашкан. Соңрак ул әлеге сазламык урыннан Бөек Грециянең эченәрәк күчерелгән.

Пестумның чәчәк аткан чоры безнең эрага кадәр 540 елларга һәм аннан соңгы унъеллыкларга туры килә. Безнең эрага кадәр V гасыр ахырынарак ул грек мәдәниятенә хас билгеләрен җуйган һәм гадәти шәһәргә әверелгән. Безнең эрага кадәр 274 елда Пестум латин колониясенә әйләнгән һәм шул чордан башлап үз әһәмиятен югалткан, соңгы елларда ул тирә-ягын тоташ әйләндереп алган роза чәчәкләре белән генә күренекле булган.

IX гасыр ахырында Пестум сарациннар тарафыннан таланган һәм ташландык хәлгә килгән. Биредә өч дорик храм бик яхшы сакланып калган. Аларның берсе Афина алиһәгә багышланган. Калган икесе Гера хөрмәтенә төзелгән, һәм хәзер алар Гера храмы I һәм Гера храмы II дип атала. Шәһәр диварларының киңлеге 6 м га кадәр җитә, периметры 5 км ны тәшкил итә. Без ул храмнар тирәсендә шактый озак йөрдек.

Пестумның хәрабәләре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә чагыштырмача күптән түгел – 1998 елда кертелгән. 1968 елда Пестумда «Суга чумучы төрбәсе» табылган. Аның эчендә безнең эрага кадәр якынча 470 елгы фрескалар сакланып калган. Бу – классик чорга караган грек фреска сәнгатенең безнең заманга тулысынча диярлек килеп җиткән бердәнбер ансамбле икән. Диварга ясалган шушы биш сурәт, башка антик табылдыклар белән беррәттән, җирле Милли археология музеена урнаштырылган. Бу кызыклы музейны карап чыгуыбыз да бик файдалы булды, музей эшләрен алып баруның яхшы үрнәген күрдек.

Чыннан да, Пестум шәһәре бүгенге көндә археологик объектларны реставрацияләүнең, консервацияләүнең һәм музейлаштыруның уникаль өлгесе булып тора. Мин итальяннарның үз тарихи мирасына карата кайгыртучан һәм сакчыл карашына сокландым. Аларның тәҗрибәсен без Болгардагы тарихи истәлекләрне саклау буенча эштә киң куллана алабыз. Без бит Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә тарихи-археология комплексы буларак тәкъдим итәбез.

Пестум белән Болгарның охшашлыгын күреп, мин шуны билгеләп үттем: Италия галимнәренең Пестумдагы кебек зур мәйданнарда археология объектларын реставрацияләү буенча тәҗрибәсен һәм технологияләрен гомумиләштерү безгә үзебезнең борынгы истәлекләребезне, атап әйткәндә, борынгы Болгар ядкярләрен казып чыгару, консервацияләү, музейлаштыру буенча мәсьәләләрне хәл итүнең иң яхшы юлларын табарга мөмкинлек бирәчәк. Игътибарыгызны шуңа юнәлтәсем килә: нәкъ менә зур мәйданнарда, ягъни тарихи ядкярләрне берәм-берәм яңарту түгел, тарихи тирәлекне тулаем торгызу. Без Болгарда да, Зөя утравында да үзебез алдына шундый бурыч куйдык та.

Пестум дөньяда Археологик туристлыкның Урта диңгез биржасы белән дә киң танылган. Ул биредә 1998 елдан башлап үткәрелә. Бу – дөньяның байтак илләрен берләштерүче зур күргәзмә. Әлеге илләрнең һәрберсе үзенең тарихи истәлекләрен сакларга мөмкинлек бирүче алымнарны һәм алдынгы технологияләрне тәкъдим итә. Без биржаның экспонатларын бөртекләп карап чыктык. Археологиядә кулланыла торган виртуаль чынбарлыкны һәм компьютер графикасын файдалануның иң яңа мисалларына аеруча игътибар иттек. Рим, Болония һәм башка университетлар тарафыннан күрсәтелгән виртуаль археология буенча инсталляция (фильм) проектлары бик кызыклы булып чыкты. Без аннан яңа идеяләр белән кайттык һәм аларны әкренләп гамәлгә ашыра барабыз. Сүз уңаеннан шуны әйтим: хәзерге вакытта Болгардагы Икмәк музеена кергән биналарда музейлаштыру эше бара, һәм анда менә шушы алдынгы ысуллар кулланыла.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Үзем белән очрашу»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Үзем белән очрашу» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Үзем белән очрашу»

Обсуждение, отзывы о книге «Үзем белән очрашу» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x