– Сезнең белән килешәм, чыннан да, Болгардагы һәм Зөядәге тарихи ядкярләрне торгызу буенча әлеге күләмле проект өчен ике ел – бик кыска вакыт. Шушы вакыт эчендә ул бөтенхалык эшенә әйләнде, аны гамәлгә ашыру бу борынгы шәһәрләрнең барлык тарихи объектларын үз эченә алган киң колачлы төзү-реставрация рәвешен алды. «Яңарыш» фонды эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк, кешеләрне ниләр һәм ничек эшләнәчәге түгел, кайчан әзер булачагы кызыксындыра иде. Мин ул чакта: «Ике елдан без, ике борынгы шәһәрне дә күренекле кыяфәткә китереп, эшебезнең беренче нәтиҗәләрен күрсәтә алачакбыз», – дигән идем. Әлбәттә, күпләр моңа шикләнеп карагандыр. Торгызылырга тиешле ядкярләрнең һәм яңа корылмаларның без тәкъдим иткән эскиз-проектларын, матур макетларын карагач, мондый тиз, әкияти үзгәрешкә ышану кыен булгандыр, чөнки, үзегез беләсез, бу ядкярләрне төзекләндерүнең зарурлыгы турында сүз гасырлар дәвамында барды. Бу нисбәттән, «Яңарыш» фонды оештырылуны мин кайсыдыр дәрәҗәдә закончалыклы күренеш дип саныйм. Димәк, кем әйтмешли, сәгате суккан, һәм без барыбыз да моңарчы күрелмәгән шушындый зур гамәл өчен өлгереп җиткәнбез. Шуңа күрә эш яхшы гына башланып китте. Ил һәм республика җитәкчеләренең, хәйрияче оешмаларның, тарихи мирасыбызның кадерен белгән игелекле кешеләрнең ярдәме нәтиҗәсендә беренче ике елга исәпләнгән эш күләмен уңышлы башкарып чыга алдык.
Иң беренче чиратта Болгарда да, Зөядә дә көнкүрешне тәртипкә салырга, кешеләрнең яшәү шартларын җайларга кирәк иде. Бүгенге көнгә элек бөтенләй булмаган инфраструктура һәм коммуникация барлыкка килде, юллар төзелә, газ үткәрелде, чистарткыч корылмалар куелды, җылылык һәм электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү оештырылды. Биредә яшәүчеләрнең торак шартларын яхшыртуга ирештек. Мәсәлән, Болгарда 26 гаилә яңа фатирларга күчте, тагын 21 гаилә яңа фатирларны быел алачак. Ә 14 гаилә өчен шәхси йортлар салына. Зөядә исә ике ел эчендә яңа төзелгән йортлардагы фатирларга 81 гаилә күченде. Моңарчы алар монастырьлардагы кысан хөҗрәләрдә яшиләр иде. Болгарда – музей зонасында, Зөядә – тузган торакта яшәүчеләрне күчерү буенча куйган бурычларыбызны быел тулысынча үтәрбез дип уйлыйбыз.
Кыскача гына санап үтсәк, Зөя утравында 1552 елда салынган агач чиркәү – Троица чиркәве, казна корылмалары биналары, сәүдәгәр Каменев йорты, Богородица-Успение монастыре биналары, монастырь училищесы торгызылды. ХХ гасыр башына караган Җәмәгать бинасы төзекләндерелде, анда хәзер балалар өчен Мәгариф үзәге эшли. Елга вокзалы бинасы төзелеп, куллануга тапшырылды. Успение монастыре янында сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл куелды. Хәзерге вакытта храмнарда иконаларны, уникаль фрескаларны реставрацияләү эше башланды. Бу, әлбәттә, бик төгәл, күп көч таләп итә торган эш, шуңа күрә ул озакка сузылачак. Зөя шәһәренең тарихи архитектурасын торгызу шулай ук бик күләмле һәм катлаулы эш, бу очракта тиз түгел, нәкъ менә җиренә җиткереп, бөртекләп эшләү зарур.
Болгарда узган ел ахырында булгансыз икән, димәк, безнең эшчәнлекнең беренче нәтиҗәләрен үз күзләрегез белән күреп кайткансыз. Узган елгы Изге Болгар җыены алдыннан Чатырлар лагере куллануга тапшырылды, Болгар шәһәрлегенең Көньяк капкасы торгызылды. Хәзерге вакытта биш катлы елга вокзалы төзелә. Аның причалына теләсә нинди зурлыктагы елга суднолары килеп туктый алачак. Ә өске катларында Болгар цивилизациясе музее урнашачак. «Болгар» мәчете һәм мәдрәсәсе комплексы төзелә. Сез искә алган Икмәк музеенда да эшләр ахырына якынлашып килә. Табиб йорты салына. Әлбәттә, Болгарның тиңсез хәзинәсе булган борынгы ядкярләрне – Җамигъ мәчетен, Төньяк һәм Көнчыгыш төрбәләрне, Ак, Кара һәм Көнчыгыш пулатларны, Ханнар төрбәсен, Кече манараны төзекләндерү-реставрацияләү эше дәвам итә.
Шушы төзү-төзекләндерү эшләре эчендә кайный-кайный, мин инде үзем дә күпмедер дәрәҗәдә археолог, төзүче, архитектор булып җитәм бугай. Һәрхәлдә, тарихи мирас белән эш итүнең берничә кагыйдәсен яхшы үзләштердем. Мәсәлән, тарихи объект җир астыннан казып чыгарылып, ачып куела икән, аны саклау өчен барлык чараларны күрү мәҗбүри. Әгәр дә инде аны тиешенчә сакларга көчең җитмәсә, бөтенләй кагылмавың, җир өстенә чыгармавың хәерлерәк. Шуңа күрә археологлар тарафыннан чагыштырмача күптән түгел табылган Хан сараеның нигезе өстенә саклагыч корылма төзибез. Мең еллар буена сакланган әлеге уникаль истәлекнең кар-яңгыр астында таркалып юкка чыгуына юл куярга һич ярамый.
Читать дальше