Ленар Шәех - Үзем белән очрашу

Здесь есть возможность читать онлайн «Ленар Шәех - Үзем белән очрашу» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, Публицистика, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Үзем белән очрашу: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Үзем белән очрашу»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапта авторның әңгәмәләре, әдәби портретлары, иҗат бәяләмәләре, язмалары, уйланулары, сәяхәтнамәләре һәм хикәяләре урын алды.

Үзем белән очрашу — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Үзем белән очрашу», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Быел май аенда – Идел буе болгарларының ислам динен кабул итү көнендә – әлеге вакыйга хөрмәтенә салынган яңа бинаны – Истәлек билгесен ачу күздә тотыла. Аның төп залына дөньяда иң зур басма Коръән куелачак. Залның диварына элү өчен, Сезгә яхшы мәгълүм Ибн Фадлан илчелегенең Болгарга килү юлы күрсәтелгән карта эшләнеп бетәчәк. Аскы залда исә болгарларның ислам динен кабул итү мизгелен сурәтләгән мозаик панно һәм Ибн Фадланның Идел буена сәяхәт турында язмасы, татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә басылып, үзенең лаеклы урынын алачак. Якын киләчәккә ниятләр менә шундый.

– Тарихи чыганаклар буенча, Болгар шәһәре 1236 елда Чыңгыз хан нәселенең дәвамчысы Батый хан тарафыннан яулап алына, яндырыла һәм озакламый яңадан сафка бастырыла. Ә бүгенге көндә әлеге тарихи шәһәрне өлешчә булса да торгызу мөмкинме? Болгарны уратып алган зур, калын, ак таш диварлар, данлыклы Ага-базар, хан сарайлары һ. б. күз алдына килә.

– Әгәр дә Сез бу очракта торгызу төшенчәсен Болгарны өлешчә булса да элеккеге хәленә китерү, ягъни яңадан төзү дип аңласагыз, бу мөмкин нәрсә түгел. Беренчедән, Сез беләсез, Болгар да, Зөя дә ЮНЕСКО оешмасының Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен әзерләнә. Шуңа күрә без тарихи ядкярләрне саклауның бөтен дөньяда кабул ителгән кагыйдәләре буенча эш итәбез. Алар буенча борынгы хәрабәләр (ә Болгар шундыйлар исәбенә керә) ничек бар – шулай сакланырга тиеш. Аларга реставрация ясарга, саклагыч корылмалар куелырга мөмкин, әмма нидер өстәп төзергә ярамый. Бу аңлашыла ки: һәрбер тарихи ядкяр үзен ясаган останың кул җылысын, гасырлар эзен саклый, ул шуның белән кадерле дә. Югыйсә дин кардәшләребез дөньяның әллә кайсы почмакларыннан килеп, Болгардагы Җамигъ мәчетенең әлегәчә сакланган диварлары янында дога кылып, борынгы ташларны сыйпап йөрмәсләр иде. Шуңа күрә Болгар шәһәрлеге җирендә яңа корылмалар төзү эшенә бик сак карала.

Шулай да Болгар җирлегендәге кайбер борынгы истәлекле урыннарны билгеләү мөмкин. Узган ел Изге Болгар җыенында Болгарга ислам динен алып килгән сәхәбәләрнең берсенең кабере өстендә шул сәхәбәләргә багышлап һәйкәл куелды, хәзерге вакытта аларга бәйле тагын бер истәлекле урынны – Габдрахман коесын төзекләндерү эше бара.

Сәхәбәләр турында безнең көннәргә килеп җиткән риваять бик кызыклы. Ул, әйтик, Кара пулат легендасы кебек үк киң таралмаган. Шуңа күрә аны сөйләп китү урынлы булыр дип уйлыйм. Мәгълүм ки, ислам динен кабул иткәнче үк, Болгар күренекле шәһәр, сәүдә үзәге булган. Шуңа күрә Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең өч сәхәбәсен, ислам динен тарату максатында, Болгарга җибәргән. Кулларына юл таягы, язу өчен кара савыты тоттырган һәм берсенә, үз башыннан салып, чалма кидергән. Бу исә исламның Болгарга тыныч юл белән керүе турында сөйли. Болгарга барыгыз, урамнарда йөрегез, кешеләр белән сөйләшегез, үзегезне Мәккә, Мәдинә табиблары дип тәкъдим итегез, дигән Мөхәммәд пәйгамбәр. Сәхәбәләр Болгарга килгәннәр. Бу вакытта биредә Айдархан хакимлек иткән. Аның вәзире сәхәбәләрне күреп алып, алар белән танышкан да Айдарханга хәбәр иткән. Ә ханның 20 яшьлек кызы Туйбикә каты авырый икән. Ул сәхәбәләрдән кызын дәвалауларын үтенгән. Аның дәвасы – каен себеркесе, дигән табиблар. Бездә алар күп, дигән патша. Юк, безгә шушы таяктан үсеп чыкканы кирәк, дигән Габдрахман атлы сәхәбә һәм үзенең юл таягын җиргә кадап дога укыган. Шул мизгелдә таяк кадалган урыннан су ургылган, күз алдында каен үсеп чыккан. Бу күренештән шаккатып калган Айдарханга шушы каеннан себерке ясап биреп, кызын мунчада чабарга кушканнар. Кыз, чыннан да, терелеп аякка баскан. Айдархан сәхәбәләргә рәхмәтләр укып, моның өчен нәрсә телисез, дип сораган. Хак динне кабул итегез, дигәннәр алар. Һәм Болгар кешеләре әкренләп мөселманнарга әйләнгәннәр. Туйбикә исә сәхәбәләрнең берсенә кияүгә чыккан, алар 25 ел тату гомер иткәннәр. Риваять буенча, Кече манара янындагы мәгълүм кабер дә шул сәхәбәнеке, чөнки сәхәбәләрнең икесе кире үз илләренә кайтып киткән. Шул тылсымлы юл таягы кадалган урыннан бәреп чыккан чишмәне халык изге чишмә дип кабул иткән, кое ясап, аны изге Габдрахман коесы дип атаган. Аның суы чыннан да шифалы, диләр.

Ә инде Сезнең күз алдыгызга килгән ак диварлар, Ага-базарга килгәндә, аларны күреп соклану мөмкинлеге булыр дип уйлыйм. Хәзерге фән-техника, компьютерлар заманында бу – тормышка ашмаслык нәрсә түгел. Казан (Идел буе) федераль университеты хезмәткәрләре безгә Болгарның космостан төшерелгән фотоларын тәкъдим иттеләр. Алар объектларны 10 см га кадәр төгәллек белән күрсәтә. Бу – археология өчен менә дигән нигез булып тора, яңа технологияләрне файдаланып, археологларга казу эшләрен алып бару өчен урыннарны төгәл билгеләп бирү мөмкинлеге бар дигән сүз. Хәзерге фәнни җайланмалар җир астындагы хәрабәләр буенча объектның 3D сурәтен дә ясап бирә ала. Димәк, Болгар җире астында ниләр ятканын ачыклап була. Шуңа күрә хәзерге вакытта яшь галимнәр борынгы Болгар шәһәрлегенең макетын һәм виртуаль күренешен булдыру буенча эшлиләр.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Үзем белән очрашу»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Үзем белән очрашу» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Үзем белән очрашу»

Обсуждение, отзывы о книге «Үзем белән очрашу» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x