Ленар Шәех - Үзем белән очрашу

Здесь есть возможность читать онлайн «Ленар Шәех - Үзем белән очрашу» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, Публицистика, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Үзем белән очрашу: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Үзем белән очрашу»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапта авторның әңгәмәләре, әдәби портретлары, иҗат бәяләмәләре, язмалары, уйланулары, сәяхәтнамәләре һәм хикәяләре урын алды.

Үзем белән очрашу — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Үзем белән очрашу», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башкалабыздагы тарихи урыннарны, биналарны карап йөри башлады. Дөрес, күп истәлекләребез сүтелә, җимерелә, яндырыла. Казаныбызның йөзе югала. Хәтта бөек Тукаебыз яшәгән «Болгар» кунакханәсе дә чыгарылма түгел. Данлыклы «Матбугат йорты» бушап калганга да биш ел… Бүген безгә Болгар шәһәрлеге, андагы тарихи биналар никадәр кадерле, аларның дөньякүләм әһәмияте никадәр зур булган кебек, киләчәктә Казанның архитектура истәлекләре дә шул дәрәҗәдә кыйммәтле булачак. Башкалабызның тарихи йөзе җуелып бетеп бара бит. Бу очракта нишләргә, нинди чыгу юлларын табарга? «Яңарыш» фонды башка тарихи һәйкәлләрне торгызуны да максат итеп куймыймы (Казан, Алабуга һ. б.)? Быел Татарстанда да Тарихи-мәдәни мирас елы бит әле…

– Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондын оештырганда ук, фондның максаты: Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгын, «Зөя утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеен, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан башка тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызуга һәм үстерүгә, Татарстан Республикасы күпмилләтле халкының тарихи, мәдәни, рухи традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә булышлыкны оештыру, дип билгеләнгән иде.

Чыннан да, ныклап тикшерәсе, яңартасы, төзекләндерәсе тарихи ядкярләребез күп әле безнең. Бу, бер яктан, безнең бай тарихлы халык икәнебезне күрсәтсә, икенче яктан, алдыбызга бик җитди бурычлар куя. Бу тарихи истәлекләрнең киләчәк буыннарга исән-имин барып җитүе өчен, чыннан да, без җаваплы бит. Татарстан тарихының үзенчәлеге шунда ки: тарихи урыннарны башлыча археологик документлар аша гына өйрәнү мөмкин. Географик яктан бик уңайлы җирдә урнашу сәбәпле, безнең аша бик күп халык узган, күп вакыйгалар, сугышлар, күченүләр булган, шуңа күрә бик күп язма документлар һәм истәлекләр юкка чыккан. Сез яхшы беләсез, безнең бик кадерле тарихи җәүһәрләребез – Биләр, Сувар, Тәтеш шәһәрләре бар. Алга таба археологлар, галимнәр, тарихчылар аларга игътибарларын күбрәк юнәлтергә тиеш, әлбәттә. Болгарда елга вокзалы төзү турында әйтеп киткән идем. Анда, причалдан бинага керә торган җирдә, без төрле чорларда Болгар дәүләтенең башкалалары булып торган Биләрне һәм Суварны чагылдыручы ике портал куйдык.

Казан мәсьәләсенә килгәндә исә, Рөстәм Нургалиевичның Казандагы тарихи урыннарны саклауга турыдан-туры алынуын хуплыйм. Тора-бара Сез телгә алган архитектура истәлекләрен реставрацияләү, төзекләндерү эшләренең формасы, вакыты, күләме билгеләнер дип уйлыйм.

– Безнең Актаныш районы гына милләтебезгә күпме асыл уллар һәм кызлар биргән! Шагыйрьләр, язучылар, җырчылар, биючеләр, галимнәр, спортчылар, сәясәтчеләр… Шулай да һәрбер кеше туган ягы, туган районының ниндидер үзенчәлеге бар дип исәплидер. Сезнеңчә, безнең якның төп үзенчәлеге нәрсәдә (мәсәлән, тарихи үзенчәлеге һ. б.)?

– Минемчә, иң элек Актаныш шуның белән үзенчәлекле: анда көн Татарстанның башка районнарына караганда иртәрәк туа, тормыш ике сәгатькә иртәрәк башлана. Без балачакта күрше Башкортстан радиосы буенча яши идек. Тугандаш башкорт халкы белән якынлык ул безнең сөйләм теленә дә кереп калган. Мин һәрвакыт әйтеп киләм: без башкорт җырларын тыңлап үстек. Авыл җирендә иртә торасың, мәктәпкә киткәнче, йорт-кура арасында эшләп алырга да өлгерәсең. Ә бу вакытта Башкортстан радиосы инде сөйли, иртәнге концерт тыңлыйбыз. Ә Казан радиосы сөйли башлаганда, инде өйдән чыгып киткән булабыз. Шул рәвешчә, без башкорт җырлары-моңнары тәэсирендә үстек. Мәдәниятебез, әдәбиятыбызның шулкадәр якын, шулкадәр үзара тыгыз үрелгән булуын, бер-берсен тулыландыруын, баетуын яшь чакта ук тоеп, белеп үстем.

Ә табигатебезнең матурлыгы! Иң матур елгалар – Агыйдел, Кама, Ык, Сөн – ярында урнашкан бит безнең туган җир… Тагын бер үзенчәлек: бүген Актаныш районындагы 88 авылның икесе – Мари Суыксу һәм Терпеле – мари авыллары, Михайловка татарлар белән катнаш рус авылы исәпләнә, калганнары – саф татар авыллары. Актаныш районында яшәүчеләрнең 98 проценты татар, шуңа күрә милли традицияләр, милли тәрбия, милли мәдәният көчле. Бу байлыкны саклау һәм тагын да үстерүдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның хезмәте мактауга лаек.

Актанышның тарихы да гаять үзенчәлекле бит аның, мәсәлән, ул Татарстанның бер өлеше булып бары тик 1920 елдан гына исәпләнә. Аңа кадәр ул бер-бер артлы Казан, Оренбург, Уфа губерналары составында йөри.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Үзем белән очрашу»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Үзем белән очрашу» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Үзем белән очрашу»

Обсуждение, отзывы о книге «Үзем белән очрашу» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x