Хәсән Туфан - Каеннар сары иде

Здесь есть возможность читать онлайн «Хәсән Туфан - Каеннар сары иде» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Каеннар сары иде: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Каеннар сары иде»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка татар әдәбияты классигы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфанның (1900–1981), вакыт сынавын узып, поэзиябезнең алтын фондына кергән шигырьләре, балладалары һәм поэмалары туплап бирелде.

Каеннар сары иде — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Каеннар сары иде», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
БАРМЫЙ ЛА Бармый ла минем шигырьләр Бармый ла сиңа табан Адрессыз хатлар - фото 24

БАРМЫЙ ЛА

Бармый ла минем шигырьләр,
Бармый ла сиңа табан,
Адрессыз хатлар кебек тик,
Өстәлдә ята һаман.

Ничә тел таныш үзеңә:
Рус, француз, хәтта латин…
Ә туган телең китабын
Белмисең укый ләкин.

Мин, Сәйдәш булсам әгәр дә,
Көй генә язар идем:
Син аны укымыйча да
Тыңлап та аңлар идең.

Ә шигырь?
Шигырь, акыллым,
Баралмыйм сиңа табан:
Ничә ел сиңа дигән сер
Өстәлдә ята һаман…

«Ни өчендер күзгә, йөзгә түгел…»

Ни өчендер күзгә, йөзгә түгел,
Ә җәллад күк читкә каранып,
Сургучлатып пичәт баскан сыман
Чәнчеп куя җанны канатып…

Аннан көтә. Тыныч кына көтә,
Тозлый-тозлый шушы яраңны,
Йә Сократча, яки Есенинча,
Үз җаныңа кулың салганны…

1962

«Ишәк кебек тирән акыллы ул…»

Ишәк кебек тирән акыллы ул,
Сарык кебек зирәк иде, ди,
Андый кеше, – хәзер әйткән дә юк, –
Ул чакта да сирәк иде, ди.

Шәке дигән кеше бар иде, ди,
Бик тә башлы кеше иде, ди:
«Талда үсә икән чикләвек» дип
Әйткән кеше шушы инде, ди.

Шәке әйткән халык әйткән белән
Туры килүен килмәс иде, ди…
Ә шулай да
Үзен бирсә бирер,
Ә сүзен һич бирмәс иде, ди.

Дуга белән печән чабуда да,
Иләк белән якты ташуда да,
Каш ясыйм дип күзне чыгаруда
«Үз башым бар…» дия иде, ди.

Нинди генә эшкә тотынмасын,
Каш ясыйм дип, күзен чыгара, ди.
Кайда икән андый ир, кайда?
Бар икән, ди, шул андый Шәке,
Кайда булсын… – Америкада!

Мәрәкәйнең җитмеш китап Мәрәкәйнең җитмеш китап Ә Дәрдемәнднең - фото 25

«Мәрәкәйнең – җитмеш китап…»

Мәрәкәйнең – җитмеш китап!
Ә Дәрдемәнднең… – бер генә…
«Бер»дә – мәңгелек; җитмештә –
Бер еллык гомер генә.

Азмы кәгазь киткән моңа?
Азмы акча – гонорар?
Бусы әле матди чыгым,
Бусы аның вак зарар.

Бу чыгымны ил кесәсе –
Ил иңе бар – күтәрә.
Иң зарарлы ягы аның
Малда түгел, бүтәндә.

Иң хәерсез ягы моның
Матди түгел, мәгънәви;
Укучының зәүкын, хисен
Җилгә суыра, жәлләми.

Миңа инде дөнья үз хикмәтен Миңа инде дөнья үз хикмәтен Әйткән иде шактый - фото 26

«Миңа инде дөнья үз хикмәтен…»

Миңа инде дөнья үз хикмәтен
Әйткән иде шактый күп кабат,
Расладыгыз сез дә менә шуны:
Рухи дуслык бакый шул фәкать!

Сүзегез дә сезнең, энекәшләр 4 4 Шигырь Наҗар Нәҗмигә, Гыйлемдар Рамазанов-ка, Шәриф Бикколга багышланган. (Ред.) ,
Үзегез дә шундый – мәңгелек:
Йөзегездән битәр, бәгърегездә
Иң мөкатдәс рухи ямьлелек.

Милләтләргә бүлгәләсәләр дә
Шагыйрьләрне һәрбер гасырда,
Безнең ишеләрнең «милләте»
Шигърият бит, дуслар, асылда.

Мәрәкәйләр, әрсез Әпкәләйләр
Тәрәзләрдән түргә узса да.
Алар «җаны» җиде ят бит безгә,
Гәрчә каны кардәш булса да.

Кагылмасын рухи кардәшлеккә
Фани дәртләр, фани өметләр.
Теге дөньяда да йә «яшисе»,
Йә «үләсе» бар бит, егетләр.

Нәкъ бер төптән үскән каеннар күк,
Бер зәминнән безнең бу җаннар.
Менә шулай сезне Казанда мин
Сагына-сагына яшим, туганнар.

1963

ТУКАЙ ЗАЛЫ

Ташламаган, ваз кичмәгән өчен,
Азмыни сез михнәт чиккәнсез…
Мәрхүмнәрне эзләп йөрегәндәй,
Сез бу залга килеп керәсез.

Әминә 5 5 Әминә Җәлил, Сәрвәр Әдһәмова, Жанна Нигъмәти – язучы хатыннары. гел, берәр сәбәп табып
Килеп чыкса Казан ягына,
Нәрсәнедер шунда табар сыман
Ашкынадыр Тукай залына.

Сәрвәр 6 6 Әминә Җәлил, Сәрвәр Әдһәмова, Жанна Нигъмәти – язучы хатыннары. килеп керә шушы залга
Һәм, күзләрен төбәп каядыр,
Уйга кала. Бәлки, Кавиның ул
Теге чорда менә шушы залда
Елаганын искә аладыр…

Жанна 7 7 Әминә Җәлил, Сәрвәр Әдһәмова, Жанна Нигъмәти – язучы хатыннары. килеп керә, сүз куйгандай,
Тиз-тиз, җитез адымнар белән:
Әйтерсең лә күрешә алачак ул
Монда тагын Галимҗан белән.

Заһидә ханым… Аның ал йөзендә
Нәфис моң да, алсу елмаю.
Ә күңелдә?.. Кәрим абый өчен
Чиксез сагыш анда, моң, яну…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Каеннар сары иде»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Каеннар сары иде» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Каеннар сары иде»

Обсуждение, отзывы о книге «Каеннар сары иде» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x