Алып керде мине мәхәббәт
Океан кебек чиксез романга,
Ә корабы… крейсер түгел,
Ә корабы – җилкәнсез каек…
Хуш, язмышым, кайталмамдыр мин,
Батармындыр, дулкында калып…
1959
Сагынмый үткән сәгатем
Сирәк бит, сирәк, сирәк:
Мең сәгать сабыр итәргә
Иң түзем йөрәк ләбаса,
Реактор йөрәк кирәк…
Килсәң дә, күрсәм әгәр бер,
Ни кими, нәрсәң бетә? –
Күзләрем талганчы күрсәм,
Миңа бит шул да җитә.
Ни генә әйтсәң дә әйт син,
Мин кабул итәм, кабул:
Трибунал карарлары күк
Аяусыз булса да ул!
Мин әгәр амнистияңне
Көтәргә өлгермәсәм,
Әйтсеннәр илләр:
– Мәхәббәт Корбаны безнең Хәсән!..
1959
«Челтерәп аккан чишмә сыман…»
Челтерәп аккан чишмә сыман
Көләч иде кыз бала.
Уйга калды, – кемнедерме,
Үзендерме кызгана.
Кыен аңа: бер үк айда –
Ике төрле имтихан…
Фәнен бирдем. Ә сөюен?..
Ялгышамдыр, ихтимал?..
Юлы бикле чишмә кебек
Тынып калды кыз бала.
Үз хәленә мисал эзләп,
Тарихларга күз сала.
Дездемона – Отелло бар.
Маргарита – Фауст бар…
Мине дә бит көтә бугай,
Сөю, шундый язмышлар…
Ни булса да тыңла, йөрәк,
Вөҗдан әйткән тавышны:
«Яз, йөрәк, яз, үзең яз син
Сөюдәге язмышны…»
Давылдагы талчыбыктай,
Терәк эзли кыз бала.
Шундый чакта, Пушкин, Һөте,
Булышыгыз сез аңа.
Телефоннан: «Сезме бу?» – ди,
Шашып, сорау биргән күк.
– Сине сагынам, – ди кыз бала
«Нихәл?» дигән сорауга.
Язмыш, миңа бу җавапка
Нинди бәһа куярга?..
1959
«Кабатланмас сыман саф сөю дә…»
Кабатланмас сыман саф сөю дә,
Сагыну да бар кебек сүзеңдә…
Шул сүзләрең кебек булсаң әгәр,
Язганнарың кебек үзең дә,
Киләчәктә, якын киләчәктә
Мин генәме әллә, мин генә,
Юк, халкың да бәйрәм итәр иде
Шул кызының туган көнендә.
Төшләремә кереп йөдәтәсең,
Искә төшеп бергә кичләрең.
Сары сагышларга батам ласа,
Хисләремдә шыта шикләрем…
Синең куллар сулар сипкән гөлләр
Кайсы өйнең тәрәзәсендә?..
Тәрәзләрдә гөлләр күргәндә дә
Искә төшеп йөдәтәсең лә…
1959
«Хәерлегә булсын, хәерлегә…»
Хәерлегә булсын, хәерлегә
Синең шулай уйга калулар,
Сәбәпсездер генә кебек итеп
Керфегеңнән яшьләр тамулар.
Яндыра ул сөю!.. Рәхмәт аңа –
Хәерсезен хиснең яндыра! –
Хәерсезен хиснең яндыра да
Кадерлесен исән калдыра.
Коткарасың хисне ямьсезлектән,
Аламадан, изге мәхәббәт;
Гамьсезлектән безне аралыйсың,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, мең рәхмәт.
Хәерлегә булсын, хәерлегә
Синең шулай уйга калуың…
Китәм икән әгәр, сагын, сагын,
Бәхет бит ул – сагыну, акыллым…
1960
Онытчы, йөрәккәй,
Сагышның бусын да, –
Буйсынма акылга,
Буйсынма, буйсынма!
Сан гына лабаса
Бу сагыш, сан гына.
Кагылма, йөрәккәй,
Саннарга кагылма! –
Селтәче аларны
Киләчәк ягына,
Саннарның сыйфатка
Күчәсе чагына!
Син түгелмени соң
Хыялның җан дусты?
Кайтар, хис, йөрәккә
Чәчәкле августны!
Октябрь, 1960
«Бу хикмәтне – мәхәббәтне –…»
Бу хикмәтне – мәхәббәтне –
Кемнәр чыгарган икән?
Яндыра бит, көйдерә бит,
Ничек чыдарга икән?
Утырса да китсә йөрәк
Мурман корабларына,
Боз тауларын эретәчәк
Котып тарафларында.
Җитәр, йөрәк, сабыр кирәк,
Ташла януларыңны.
Күрәсеңдер, яна-яна
Нигә калуларымны? –
Бу хикмәтне – мәхәббәтне –
Кемнәр чыгарды икән?
Чыгарганнар чыдаганнар,
Без дә чыдарбыз микән?!
Янып-көеп беттем инде,
Тагын янасы микән?
Әллә инде бу яклардан
Башны аласы микән?
Әйдә, йөрәк, китик әле
Төньяк корабларында,
Боз тауларын эретергә
Котып тарафларында.
1960
«Бу якларның алсу төннәрендә…»
Бу якларның алсу төннәрендә,
Ал каеннар күләгәсендә
Онытылырга инде мөмкин дисәм,
Искә төшеп йөдәтәсең лә,
Искә төшеп…
Син калдырган кына кайсы икән?
Кайсы өйләр тәрәзәсендә?..
Илемдәге барлык гөлләр аша
Искә төшеп йөдәтәсең лә,
Искә төшеп…
Читать дальше