Марат Кәбиров - Китап / Книга

Здесь есть возможность читать онлайн «Марат Кәбиров - Китап / Книга» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2017, ISBN: 2017, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Китап / Книга: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Китап / Книга»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Танылган язучы М. Кәбировның бу китабына соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде. Автор бүгенге көннең кискен проблемаларын күтәрә, рухи кыйммәтләрнең югала баруын әдәби геройларның нечкә психологик кичерешләре аша тасвирлый.
В книгу известного писателя М. Кабирова вошли произведения, написанные в последние годы. Автор поднимает острые проблемы современности, описывает исчезновение духовных ценностей через тонкие психологические переживания литературных героев.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Китап / Книга — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Китап / Книга», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Өй!  –  дип шаркылдады Ләйлә.  –  Өй безгә рөхсәт итми.

– Күралмыйм бу өйне!  –  дип көлде Илдар.  –  Аның безгә комачауларга ни хакы бар? Ишетәсеңме, өй, син безгә комачаулама! Югыйсә…

– Ә ул чынлап та хаклы…  –  диде Ләйлә.  –  Сиңа китәргә вакыт, кадерлем…

Илдар хатынын үпте дә ишек төбендәге кечкенә келәмгә барып басты. Шундук келәм эченнән аның туфлие күренде, ул үзлегеннән ирнең аягына киелде. Бу хәл мизгел эчендә эшләнде, хәтта күз дә иярерлек булмады. Бер үк вакытта ниндидер күзгә күренмәс кул Илдарның чәчләрен матурлады, киемнәрен төзәтте, хәтта хушбуй да сиптереп куйды. Һәм барысы да әзер булгач, ишек ачылды.

– Хәерле юл сиңа, Илдар!  –  диде ниндидер ягымлы тавыш.  –  Исән-имин йөреп кайт…

Боларны сокланып күзәтеп торган Ләйләнең иренендәге елмаю бер генә мәлгә сүрелеп калды. Ишектән чыгып киткәндә, иренә соңгы сүзне ул әйтергә тиеш иде. Ә монда… Адәм баласының бөтен теләк-хаҗәтләрен үти торган шушы йорт хатынны икенче планга күчереп куяр төслерәк тоелды. Ләкин ул моңсулыкка бирелмәскә тырышты. Йорт чынлап та соклангыч иде. Ул сине үзе ашата, үзе киендерә, үзе йоклата. Йокы турында уйлауга, ул бүгенге төнне исенә төшерде дә татлы елмаеп куйды. Диван. Ир белән хатынның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен искә алып эшләнгән бу диван йокының тирән һәм тәмле булуын гына тәэмин итми, ул хәтта җенси мөнәсәбәтләрне дә тулыландырырга, яктырак, татлырак, ләззәтлерәк итәргә сәләтле иде. Гомумән, бу йорт кеше өчен, аның бәхетле тормышы өчен эшләнгән изге нәрсә иде.

Ләйлә болдырга йөгереп чыкты. Илдар машинага утырып өлгермәгән иде әле. Ул хатынын күреп елмайды. Ләйлә бармакларын елмаюлы ирененә тидереп алды да иренә кул болгады. Илдар аңа карап күз кысты һәм кабинага кереп утырды. Машина кузгалып китте.

3

– Мин сезгә хезмәт итәргә әзер,  –  дигән ягымлы тавыш ишетелде машина кәнәфиенә кереп утыру белән.  –  Кая юнәләбез?

– Эшкә.

Илдар машинаның мондый гадәтләренә күнегеп беткән иде инде, артык әһәмият бирмәде. Ул йорт турында уйлады. Һәм болдырга чыгып кул болгап калган хатыны турында. Әле аерылышуларына мизгел дә үтмәде, ә ул инде сагынып та өлгерде. Сагыну көчле иде. Өйдән ераклашкан саен, йөрәгенең ниндидер бер кылы ныграк суырылган төсле тоелды. Кире борыласы, эшкә барудан берәр сәбәп табып баш тартасы иде. Мондый гамәл ахмаклык икәнен белсә дә, ул бүген беренче тапкыр өйдән китәргә теләмәде. Беренче тапкыр ул чынлап, өзелеп сагынды. Сагыну көчле иде. Тик ул бер нәрсәне генә ачыклый алмады. Ләйләне сагынуы идеме, әллә өйнеме? Икесен дә… Икесен дә сагыну иде бу… Һәрхәлдә, Илдар шулай уйлады, үзен шуңа ышандырырга тырышты…

Илдар тәрәзәгә карап бара башлады. Иртә иде әле, кояш офык читендә генә тора, ә һавада төнге салкынлык таралып өлгермәгән иде, урамда кеше заты күренмәде. Хәер, Уфаның бу бистәсендә җәяүлеләрне бик күпләп очратырмын димә. Бу  –  йокы районы. Кешеләр иртә белән эшкә чыгып китәләр дә монда кичен генә кайталар. Ә өйдә калучылар булса, алар урам буенда селкенеп йөрми. Өйләрендә бөтен нәрсә өчен дә шартлар тудырылган, өйләрендә алар оҗмахтагы шикелле яшиләр. Кеше-фәлән күренмәде. Ә урамнар… Күз явын алырлык якты нурлар белән балкып торган йортлар да, ул йортларны әйләндереп алган коймалар да искиткеч дәрәҗәдәге сәнгать әсәренә тиң иде, алар тередер, сулыш алалардыр, тирә-юньдәге хуш исләрне тоялардыр, талгын гына агылган тылсымлы моңны ишетәләрдер шикелле иде. Хәтта автомобиль юлы да җанлыдыр, син юл буйлап бармыйсыңдыр, урыныңда гына торасыңдыр, юл сине каядыр йөздереп барадыр сыман тоела иде. Соклангыч матурлык монда һәммәсен дә җанлы итеп күрсәтә, ә җаны бар әйберләргә карата ирексездән күңелдә хөрмәт уяна, син аларны үзең дә абайламастан ярата башлыйсың. Илдар ирексездән рәхәт елмаеп куйды. Бу дөньяны ул ярата иде. Һәрнәрсәсен аерым-аерым һәм барысын берьюлы. Үзең яшәгән дөньяга сөю йөртү шултиклем рәхәт иде.

Агыйдел күперен чыгып Зорге урамына якынлашуга, хәрәкәт арта төште. Юлда автомобильләр дә, тротуардан атлаган кешеләр дә ешайды. Монда бөтен нәрсә үзгә иде. Бу инде алар яшәгән бистә түгел, бу шәһәрнең үзәгенә керә. Һәм ике-өч катлы шәхси йортлар бөтенләй юк, алар урынында егермешәр катлы хөкүмәт өйләре иде. Әмма алар да Илдарның күңелендә уянган ярату хисен сүрелдерә алмады. Бу йортлар үзләренчә матур иде. Алар да иртәнге кояш нурында төрле төсләргә кереп балкый, алар да җиргә үзләренчә ягымлы нур сибә. Моннан берничә көн элек кенә Илдар белән Ләйлә дә шушы йортларның берсендә яшиләр иде. Илдар үзләренең шушы йортларда гомер иткән чагын күз алдына китерергә тырышты. Унтугызынчы катта урнашкан өч бүлмәле фатир иде ул… Гаҗәпкә каршы, шуннан артык берни дә килеп чыкмады. Хәтерли алмады. Бөтен уңайлыклары булган яңа өйләренә кичә генә күченеп килсәләр дә, Илдар фатирдагы тормышның нечкәлекләрен оныткан иде. Әмма ул бер нәрсәне яхшы белә, бу фатирлардагы тормыш һич тә зарланырлык түгел, гомумән, алар бәхетле илдә, бәхетле шәһәрдә яшиләр, һәм алар белгән бөтен кеше дә үзен бәхетле итеп тоя иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Китап / Книга»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Китап / Книга» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Марат Оспанкулов - Денежная книга
Марат Оспанкулов
Марат Немешев - Книга для...
Марат Немешев
Марат Кәбиров - Тик син генә…
Марат Кәбиров
Марат Кәбиров - Киллер
Марат Кәбиров
Марат Кәбиров - Кайту
Марат Кәбиров
Марат Кәбиров - Китап (роман)
Марат Кәбиров
Марат Кәбиров - Сагындым. Кайт инде
Марат Кәбиров
Марат Кәбиров - Убырлар уянган чак
Марат Кәбиров
Марат Кәбиров - Мәхәббәт яңгыры
Марат Кәбиров
Марат Кәбиров - Өрәк җаны
Марат Кәбиров
Отзывы о книге «Китап / Книга»

Обсуждение, отзывы о книге «Китап / Книга» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x